Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Хәрби җыен 17.05.2012

10 нчы сыйныф укучылары өчен 17-19 майга кадәр Каенсар урманында хәрби җыен булып үтте. Мондый җыеннарда катнашу егетләрдә физик һәм рухи яктан ныклык тәрбияли. Безнең мәктәп укучысы Хәйретдинов Руслан чараларда актив катнашканы өчен грамота белән бүләкләнде.
-
"Онытмыйбыз сезне ветераннар" 16.05.2012

16 май көнне Күәм урта мәктәбе базасында район ветераннар советы утырышы узды. Кунаклар "С.Шакир" һәм "Туган якны өйрәнү" музейлары эшчәнлеге белән таныштылар. "Онытмыйбыз сезне ветераннар" исеме астында "Эзтабар" түгәрәгенең ветераннар белән элемтәсен чагылдырган презентация карап үттеләр. Обелискка венок куйдылар.
-
Тәҗрибә участогында эш кайный 14.05.2012

Мәктәп яны тәҗрибә участокларында кызу эш вакыты. Укучылар җир казу, түтәл ясау эшләрен башкардылар. Яшелчәләрдән суган, кишер, чөгендер утыртылды.
-
12 май - халыкара урман утырту көне 12.05.2012

12 май - халыкара урман утырту көне уңаеннан агач утырту акциясендә мәктәп укучылары теләп катнаштылар. Мәктәп территориясенә, мәчет һәм мәдәният йорты янына имән, нарат агачы үсентеләре утыртылды.
-
Спорт бәйрәме 11.05.2012

Район күләмендә уздырылган спорт бәйрәмендә укучылар теләп катнаштылар. 8 нче сыйныф укучысы Муртазина Зөһрә биеклеккә сикерү буенча 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз.
-
"Марш парков" конкурсы нәтиҗәләре 11.05.2012

"Ашыт" Дәүләт табигать заказнигы үткәргән "Марш парков-2012" конкурсында укучылар бик теләп катнаштылар . Барлык укучыларга дипломнар тапшырдылар. 3 сыйныф укучысы Газизова Зөһрә, 5 сыйныф укучысы Садриева Энҗе, 6 сыйныф укучысы Хисмәтуллина Зөһрә "Лукоморье" номинациясе буенча III дәрәҗә дипломга һәм йомшак уенчыкка ия булдылар. Табигатьне саклау безнең бурыч.
-
Җиңү көне 08.05.2012

Бөек Җиңүнең 67еллыгы уңаеннан һәйкәл янында бәйрәм тантанасы булды,венок куелды. Бердәнбер исән ветераныбыз Мозаффаров Рәхим бабай укучылар алдында чыгыш ясады. Тыныч көннәрнең кадерен белегез,балалар, диеп белдерде ветеран.
-
"АБВГДейка" конкурсы 04.05.2012

Районкүләм 3-4 сыйныфлар өчен уздырылган"АБВГДейка эрудит" конкурсында 4 сыйныф укучысы Газизова Зөһрә 2 урын алды.
-
"Без бит Әтнә яклары" гала концерт 27.04.2012

Әтнә районы мәктәпләре арасында уздырылучы "Без бит Әтнә яклары" иҗат фестиваленең гала концерты узды. Мәртәбәле жюри тарафыннан конферанс номинациясендә Сафин И. һәм Садриева Э. дипломант исеменә лаек булдылар. Шулай ук "Тамчы" ансамбле вокал номинациясендә дипломант исеме алды.
-
Өмә 27.04.2012

Тирә-юньне чистарту максатыннан укучылар мәктәпкүләм өмәләрдә катнаштылар. Мәктәп территориясе чистарды, тәҗрибә участогында да язгы эшләр башланды.











