Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
"Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре"дәресе. 03.09.2012

3 сентябрь көнне мәктәбебезнең һәр сыйныфында түбәндәге темаларга тәрбия сәгатьләре уздырылды:"Гаилә бәйрәмнәре","Мин һәм минем гаиләм","Гаиләле булу -зур бәхет","Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре","Гаилә-бәхет ачкычы","Нык гаилә-дәүләт терәге","Бердәм гаилә-зур терәк","Минем гаиләм шәҗәрәсе","Гаилә бәхете нидә","Гаилә һәм гаиләдәге тигезлек".
-
"Белем бәйрәме" 01.09.2012

Беренче сентябрь- "Белем бәйрәме" күңелле тәэсирләр белән узды.
-
Мәктәптә "Универсиада дәресләре"! 01.09.2012

Уку елы Универсиада дәресләре белән башланып китте.
-
Мәктәбебезнең "Иң яхшы укытучы","ИКТ буенча иң яхшы педагог" грантлары җиңүчеләре. 29.08.2012

"Иң яхшы укытучы"грантына мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Гөлзада Гаптрауфовна,математика укытучысы Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗановна,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулловна,"ИКТ буенча иң яхшы педагог"грантына информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерисовна лаек булды.Аларны котлап уңышлар телибез!
-
Мәктәп яны лагерлары конкурсы 24.08.2012

“ Иң яхшы мәктәп яны лагере - 2012“ район күләм конкурсында мәктәбебезнең “Бәхетле балачак” лагере икенче урынны яулап, Мәгариф бүлеге грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Лагерь җитәкчесе Садриева Алия Габдулла кызы.
-
Мәктәп яны лагере. 01.06.2012

1июньнән-18июньгә кадәр"Бәхетле балачак" мәктәп яны ял,сәламәтләндерү,хезмәт лагере эшли.Анда 19 укучы ял итә.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2012

Һәр язда да мәктәпләрдә
Соңгы кыңгыраулар чыңласын.
Балаларның шат авазы,
Беркайчан да тынмасын.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау әнкәй догасы
Изге юл тели аның тавышы.
2011-2012 нче уку елында Күәм урта мәктәбен 10 укучыбыз тәмамлый. Имтиханнарда уңышлар телибез сезгә!
-
Сәләтлеләр җыены 23.05.2012

23 май көнне районда сәләтлеләр җыены булып узды. Безнең мәктәптән 4 укучы катнашты: 11 сыйныф укучылары Галиев Ильяс - Республикакүләм Х. Бәдигый исемендәге фәнни-гамәли конференция 3 урын, Нәҗипов Илназ - "Парламент дәресләре - 2012" 1 урын, 10 сыйныф укучысы Ганиева Рамилә - "Тукай - публицист" җиңүче, 9 сыйныф укучысы Хөснетдинова Лилия - татар теленнән регионара КФУ олимпиадасы 3 урын. Котлыйбыз!
-
Р.Фәизовны искә алу кичәсе. 23.05.2012

23 нче май көнне Дусым авылында туып үскән якташ язучыбыз Радик ага Фәизовның туган көне уңаеннан Дусым мәдәният йортында очрашу булып узды. Бу очрашуга язучының тормыш иптәше Дамира ханым һәм әдипнең якын дуслары, каләмдәшләре килде. Күәм урта мәктәбе укучылары язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль сәхифә тәкъдим иттеләр.
-
"Дуслык учагы 2012" 19.05.2012

19 май көнне район күләмендә оештырылган В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 90 еллыгына багышлаган "Дуслык учагы - 2012" фестивалендә С.Шакир исемендәге балалар оешмасы командасы түбәндәге станцияләрдә:
- "Лучший палаточный городок" - 1 урын;
- "Песенная" - 2 урын;
- "Игровая" - 1 урын;
- "Историческая" - 1 урын;
- "Юный барабанщик" - 1 урын;
- "Визитка" - 1 урыннарны яулап, команда беренчелегенә иреште. Алар: Сафин И. (5 кл), Борханов А. (6 кл), Фазылҗанова Г. (6 кл), Ганиева Г. (6 кл), Хисмәтуллина З. (6 кл), Төхфәтуллин С. (6 кл), Холмуродов Ф. (6 кл), Мортазина З. (8 кл), Гыйләҗева Ә. (8 кл), Сираҗиев Н. (7 кл) һәм җитәкчеләре Садриева А.Г. Котлыйбыз! Яңа уңышлар сезгә.











