Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Яңа еллар гөр килә" 28.12.2012

Мәктәбебез шатлык ,куанычлар белә гөрләп тора ,чөнки кунакка Кыш бабай белән Кар кызы килделәр. Барлык укучылар,укытучылар ,килгән кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр Яңа ел барыбызга да сәламәтлек, тынычлык алып килсен!
-
Әкияттә кунакта. 27.12.2012

Бүген мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары Әтнә театрында кунакта булдылар.Алар Илгиз Зәйни әсәре буенча куелган"Урман CLAB"әсәрен карадылар.
-
Олимпиада нәтиҗәләре
26.12.2012
Район олимпиадаларында татар теле, татар әдәбияты һәм рус теле фәннәреннән мәктәбебез укучылары призер булдылар. 9 сыйныф укучысы Гыйләҗева Әдиләне (укытучысы Садриева А.А.), 10 сыйныф укучысы Хөснетдинова Лилияне (укытучысы Зарипова Х.Х) ,11 сыйныф укучысы Ибраһимова Айгөлне (укытучысы Сөнгатова Г.З.) зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Кар шәһәрчеге" 25.12.2012

Мәктәбебезгә кергән вакытта сезнең барыгызны да Кыш бабай белән Кар кызы каршы ала. Мәктәбебез укучылары ,укытучылары тырышлыгы белән гүзәл сыннар әвәләнде.
-
Шугалакка рәхим итегез! 18.12.2012

Кыш. Салкын.Шугалакта җилдерәбез генә. Җилләрдән дә җитез без. Әгәр сезнең дә шуасыгыз килсә ,безнең мәктәп шугалагына рәхим итегез! Бүгеннән мәктәп яны шугалагы барлык укучылар өчен ачык. Физкультура укытучысы Зарипов Булат мәктәп командасын киләчәк ярышларга әзерли башлады.
-
Универсиаданы каршылап... 14.12.2012

Башлангыч сыйныф укучылары "Универсиаданы каршылап.." темасы буенча рәсем күргәзмәсе оештырдылар.
-
Тинчуринны күрдек без, сәхнәләргә мендек без. 14.12.2012

-
Мари иле республикасында безнекеләр 14.12.2012

Мари иле республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан МОУ "Коркатово" лицей базасында "Этнокультурная составляющая во внеурочной работе с одаренными детьми сельского лицея" исеме астында оештырылган регионара семинарда мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, "Эзтабар " түгәрәге җитәкчесе Садриев Равил Мөхтәр улы уңышлы чыгыш ясап, тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
"Җимлек " операциясе 14.12.2012

"Шәфкатьлелек" айлыгы уңаеннан "Җимлек " операциясе игълан ителде. 14 декабрь көнне 1-7 сыйныф укучылары өчен биология укытучысы Шәрипова Ильзия Минзөфәр кызы "Кышлаучы кошлар" темасына дәрестән тыш чара үткәрде. Чара укучыларда зур кызыксыну уятты. "Ашыт" заказнигы хезмәткәре Рәшит Зиннур улы катнашып, кошлар турында күп кенә мәгълүматлар биреп, җимлекләр ясап килгән укучыларга рәхмәтен җиткерде.
-
Математика укытучылары семинары. 13.12.2012

Мәктәбебездә математика укытучылары семинары узды. Укытучыларыбыз Хәкимҗанова Нурания һәм Хәбибуллина Айсылу 7, 11 классларда ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр бик уңышлы узды. Килгән кунаклар да укытучыларыбызның хезмәтләрен югары бәяләделәр.











