Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
1-10 октябрь - "Өлкәннәр декадасы" уңаеннан истәлекле очрашу... 02.10.2012

2 октябрь көнне мәктәбебезгә ямь өстәп өлкән буын укытучылар һәм теххезмәткәрләр очрашуга килделәр. Укучылар Садриев Равил абыйлары иҗат иткән сценарий буенча өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар. Җыр һәм бию, нәфис сүз белән үрелеп барган очрашу күңелле узды. Сәнгать мәктәбенең "Баян" һәм "Гитара" түгәрәге җитәкчесе Галиев Илнарның баянда уйнап җырлавы өлкәннәребезне яшьлек елларына алып кайтты.
-
"Яшь алмашлар" атналыгы 02.10.2012

1-6 октябрь -" Яшь алмашлар " атналыгы үткәрелә. Бүген "Чәчәкләр патшалыгы" күргәзмәсе. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Мәктәп бакчасында эш кайный. 01.10.2012

Мәктәп бакчасында карлыган төпләрен арттырдык.Укучыларыбыз бик тырышып эшләде.
-
Бүген - Өлкәннәр бәйрәме! 01.10.2012

Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел, - дип башланып китте 2 сыйныфларда Өлкәннәр бәйрәме. Сыйныф җитәкчесе Борһанова Римма апалары белән бик матур шигыръләр, җырлар , биюләр өйрәнеп, көзге яфраклардан эшләнгән композиция һәм ясалма чәчәкләр белән әби-бабайларын бәйрәм белән котладылар. Бу очрашу истәлеге өлкәннәрнең һәм укучыларның да күңелендә озак сакланыр.
-
"Бер яшьлектә, бер картлыкта" - Өлкәннәр көненә багышланган кичә 29.09.2012

29 сентябрь көнне 4 сыйныф укучылары , сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда, "Бер яшьлектә, бер картлыкта" - Өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрделәр.Әбиләр тәмле бәлешләр белән чәй эчә-эчә, сорау -биремнәр үтәп, балаларының бәйрәм белән котлауларын тыңлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 2 сәгать вакыт сизелми дә үтте.
-
Чәчәк орлыклары әзерләдек 27.09.2012

Технология дәресләрендә, укытучылары Төхфәтуллина Фәрдия җитәкчелегендә, 5-7 сыйныф кызлары чәчәк орлыклары җыеп, саклауга куйдылар.
-
Коррупциягә каршы “Надо честно жить” темасына рәсем бәйгесе
25.09.2012
Алар: 2сыйныф укучылары Борханов Әмир, Гатауллин Булат, 4 сыйныфтан Яруллин Инсаф, 10 сыйныфтан Шәрифуллина Илүзә.
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтә 24.09.2012

24 нче сентябрь көнне 3 сыйныф укытучысы Ганиева Люция башлангыч сыйныф укучылары өчен "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтә" исеме астында тәрбия чарасы үздырды. Укучыларның элек алган белемнәре тирәнәйтелде, викторина үткәрелде һәм укучыларга рәсем конкурсына катнашу буенча өй эше бирелде.
-
Районкүләм кросста уңышларыбыз 23.09.2012

23 сентябрь көнне районкүләм көзге кросста 7 сыйныф укучысы Хисматуллина Зөһрә II урынны яулады.Котлыйбыз!
-
Чын татар сәнгате 21.09.2012

21 сентябрь көнне мәктәбебезнең сәнгатьне яраткан укучылары район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле чыгышын карау бәхетенә ирештеләр.











