Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Агач утырту 26.09.2015

26 нчы сентябрь көнне мәктәп яны территориясендә укучылар агач утырттылар. Өмәдә барлык сыйныф укучылары да катнашты. Утырткан агачлар матур итеп яшьнәп китеп, мәктәбебезгә тагы да ямь өстәрләр!
-
"Ялкын" журналы белән очрашу 25.09.2015

Бүген Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар залында "Ялкын" журналы хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Анда Күәм мәктәбеннән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гиззатова Айсылу Рафиз кызы һәм татар теле укытучысы Сөнгәтова Гөлнара Зөлкәр кызы катнашты. Очрашуда журналның яңа форматы, эчтәлеге турында сөйләделәр һәм Әтнә районы укучылары иҗаты белән таныштырдылар.
-
Олимпиада - мәктәп туры 23.09.2015

Барлык мәктәпләрдә дә фән олимпиадалары башланып китте: 21 сентябрь - экономика, 22 сентябрь - тарих, 23 сентябрь - математика фәннәре буенча булып узды. Укучыларыбыз аларда үз теләкләре белән катнашалар. Укучыларыбызга киләсе олимпиадаларда җиңүләр теләп калабыз. Алда безне район туры көтә!
-
"Время доверять" 22.09.2015

В рамках республиканской акции "Время доверять" в Кубянской СОШ прошел классный час, посвященный единому номеру поддержки детей. Ученики 5 - 7 классов встретились с психологом Лидией Рафилевной. Она рассказала им о телефоне доверия и о вопросах, с которыми можно обратиться на этот номер. После классного часа среди учеников было проведено анкетирование.
-
"Дизайн мәктәбе" түгәрәге 21.09.2015

Мәктәбебездә фән һәм балалар йортына караган түгәрәкләр барлык көченә эшли башлады. Анда һәр сыйныф укучылары да теләп, кызыксынып йөриләр. Шундыйлардан берсе технология укытучысы Төхфәтуллина Фәрдия Римхат кызы җитәкләгән "Дизайн мәктәбе" түгәрәге. Анда 5 - 8 нчы сыйныф укучылары шөгелләнә.
-
Иминлек ае кысаларында очрашу 15.09.2015

Бүген, ягъни 15 сентябрь көнне иминлек ае кысаларында Күәм урта гомуми белем мәктәбендә ЮХИДИ хезмәткәре Муллагалиев Ф. И. һәм җирле участок инспекторы Сабиров Ф. Ф. белән очрашу булып узды. Анда 1 - 11 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты. Фәнил Илдусович, елдагыча, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, юлда үзеңне ничек тотасын, машинада хәрәкәт иткәндә ремень куеласын һәм кечкенә балаларны урындыкта утыртасын искәртеп китте. Җирле участок инспекторы Фәнил Фәритович тәртип бозулар очрагын һәм кич белән урамда йөрү вакытлары кыскаруы турында кисәтте.
-
Уңыш - 2015 14.09.2015

Көз гадәттә уңыш җыю ае дип санала. Безнең мәктәп коллективы да яз көне утырткан җимнәрнең уңышын җыярга дип, уку елы башлануга бакчага чыкты. Мәктәп яны бакчасында быел 7 - 11 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре эшләде. Алар тырышлыгы белән ел дәверенә җитәрлек мул уңыш җыелды. Киләсе ел да шундый уңдырышлы булыр дип өметләнеп калабыз.
-
Посещение участника ВОВ 11.09.2015

Наша школа интересуется судьбами участников Великой Отечественной войны. В селе Кубянь их, к сожалению, практически нет. На сегодняшний день в живых остался лишь один ветеран - Музаффаров Рахим. Ученики Кубянской школы держат над ним шефство: посещают его, помогают по хозяйству, поздравляют с праздниками. И в этом году, по традиции, ученицы 5-х и 8-х классов посетили дом ветерана.
-
Иртәнге физкультминутка 09.09.2015

ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек максатыннан укучыларыбыз укудан кала спорт белән шөгелләнергә дә вакыт табалар. Алар һәр иртән дәресләр башланыр алдыннан физкультминутка ясыйлар.
-
"Аеклык бәйрәме" 08.09.2015

Бүген Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә республика акциясе кысаларында эчкечелеккә багышланган тәрбия сәгатьләре булып узды. Аңа барлык сыйныф җитәкчеләре тиешенчә әзерләнгән иде. Кайбер сыйныфлар бергә кушылып уен формасында да үткәрделәр.











