Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ата-аналар жыелышы 13.11.2015

Күәм урта мәктәбендә беренче чирекне йомгаклап, 13 нче ноябрь көнне ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта сүз укыту-тәрбия торышы, билге кую критериелары, автобуста йөрү, дәрестән тыш түгәрәкләр эшчәнлеге һәм өстәмә дәресләр турында булды. Шулай ук ата-аналар балаларының сыйныф җитәкчеләре белән дә әңгәмә алыштылар.
-
Район туры олимпиадалары 13.11.2015

Мәктәп укучылары арасындагы фән олимпиадаларының район этабы башланды. Олимпиадалар рус теле һәм әдәбияты, геология фәннәре буенча узды да инде. Бүген укучылар “Татарстан тарихы” буенча җавап тоталар. Олимпиада нинди фәннән үткәрелүгә карап, төрле сыйныф укучылары катнаша. Күәм урта мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Газизова Зөһрә һәм 11 нче сыйныф укучысы Сираҗиев Нуршат көч сынаша. Уңышлар сезгә!
-
Эрудит клуб 12.11.2015

Районыбызда мәктәпләре арасында Эрудит бәйгесе башланып китте. Күәм урта мәктәбеннән әлеге көч сынашуда 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Уеннын төп темасы Әтнә районы тарихына багышланган иде. Сораулар катлаулы һәм шул ук вакытта бик кызыклы иде. Командалар арасында көчле көрәш барды. Нәтиҗәдә, без 2 нче урында!!! Афәрин, укучыларыбыз! Алдагы уеннарда да безне җинүләрегез белән куандырып торыгыз.
-
Әтнә районына 25 ел уңаеннан рәсем конкурсы 12.11.2015

Районыбызның юбилеена багышланган чаралар дәвам итә. Һәм шундыйлардан берсе Укучылар йорты каршында оештырылган башлангыч сыйныфлар арасында рәсем конкурсы. Әлеге конкурста Күәм урта мәктәбеннән 2 нче сыйныф укучысы Бәйрамова Айзила 1 нче урынга лаек булды. Афәрин, Айзиля!
-
Педсовет 10.11.2015

Күәм урта мәктәбендә чираттагы педсовет узды. Төп тема булып ФДБС шартларында укытучыларның компитентлыгын үстерү булып тора. Шулай ук әлеге очрашуда 1 чиреккә йомгак ясалды.
-
Укытучылар БДИ тапшыра 05.11.2015

5 ноябрь көнне Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укытучылар БДИ тапшырдылар. Күәм урта мәктәбе мөгаллимнәре Олы Әтнә мәктәбендә үз белемнәрен тикшерделәр. Нәтиҗәләр кәнагәтьләндерерлектер дип ышанып калабыз һәм укытучыларга эшләрендә уңышлар теләп, укучыларының БДИ һәм ТДИ ны яхшы билгеләргә тапшыруын теләп калабыз.
-
Көзге каникуллар 02.11.2015

Бугеннән укучылар көзге каникулга чыктылар. Ләкин ял итү белән беррәттән белемнәрен арттыруларын дәвам итәләр. Мәктәпләрдә укучылар өчен фән консультацияләре бар, түгәрәкләр эшен дәвам итә.
-
Көзге ярминкә 29.10.2015

Күәм урта мәктәбендә 5-11 нче сыйныфлар арасында көзге ярминкә узды. Бәйрәм чарасы җәй аенда колхозда эшләгән укучыларбызны тәбрикләүдән башланып китте. Һәр сыйныф икешәр концерт номеры һәм өстәл бизәгәннәр иде. Укучылар әлеге чарага барлык кәчләрен куеп, зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Бәйрәм күңелле узды.
-
Укытучылар белемнәрен арттыра 23.10.2015

Ике көн дәверендә Күәм мәктәбе гөрли - укытучылар сингапур программасы буенча белемнәрен арттыра. Әлеге укуларда Күәм, Мәңгәр һәм Өҗем мәктәпләре укытучылары катнаша.
-
Самый большой урок 22.10.2015

22 октября в Кубянской средней школе провели Самый большой урок, посвященный детям инвалидам. На уроке приняли участие учащиеся всех классов.











