Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Кошлар безнең дусларыбыз 05.02.2016

Башлангыч укытучысы Ганиева Люция Фаесхан кызы 2 нче сыйныфлар белән кошлар темасына ачык тәрбия сәгате күрсәтте. Тәрбия чарасының төп максаты укучыларда кошларның файдасы турындагы белемнәрне ныгыту иде.
-
Ел укытучысы - 2016 02.02.2016

Ел саен Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укытучылар арасында "Ел укытучысы" бәйгесе үткәрелә. 2 нче февраль көнне әлеге бәйгенең Әтнә урта мәктәбендә муниципаль этабы узды. Конкурста шулай ук "Педагогический дебют" номинациясендә яшь укытучылар да сынау тотты. Бәйгегә беренче турда "Укытучы миссиясе" дип аталган эссе язып үткән финалистлар мастер-класс һәм 25 минутлык дәрестән өзек күрсәттеләр. Күәм урта мәктәбеннән яшь укытучыларыбыз Гыйззәтова Айсылу һәм Хәкимҗанов Фәнис катнаштылар. Биология укытучысы Гыйззәтова Айсылу финалга чыгып, 3 нче урынга ия булды.
-
Волейбол ярышы 30.01.2016

Күәм урта мәктәбе командасы волейбол ярышында 3 нче урынны яулады. Афәрин, егетләр!
-
Студентлар белән очрашу 30.01.2016

Традицияга кереп киткән студентлар белән очрашуны Күәм урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары быел да оештырырга булды. Алар алдан ук иптәшләренә чакыру тараттылар һәм кунак өстәле әзерләп каршы алдылар. Сыйныф җитәкчеләре Хабибуллина Айсылу Мөбәрәкҗановна, Галиева Рәисә Равилевна һәм Борханов Фәрит Фоатович укучыларын җылы каршы алды. Очрашу барышында алар мәктәп елларын искә алдылар, уку йортлары, студент тормышы турында сөйләделәр һәм төрле уеннар да уйнадылар.
-
Технология укытучылары семинары 29.01.2016

Бүген Күәм урта мәктәбендә Әтнә районы технология укытучылары семинары булып узды. Семинарда Төхфәтуллина Фәрдия Римхатовна 8 нче сыйныфлар белән "Электр куркынычсызлыгы турында плакат ясау" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Ә семинарның икенче өлешендә төрле мәктәп технология укытучылары мастер-класслар оештырдылар.
-
Директор яны киңәшмәсе
28.01.2016
28 нче гыйнварь көнне Күәм урта мәктәбендә чираттагы директор яны киңәшмәсе узды. Утырышта мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәттәшлеге һәм укучылар арасында сәбәпле һәм сәбәпсез дәрес калдыруны киметү юллары турында сөйләшенде. Киңәшмәдә Күәм балалар бакчасы тәрбиячесе Фазылҗанова Гөлнар мәктәпкә керүче балалар белән эшләүләре, аларның белем дәрәҗәсе, сәләтләре турында сөйләде. Шулай ук балалар белән эшләү юнәлешләре турында да әйтеп китте. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гатауллина Гөлназ Рахимановна балаларны күзәтүдән соң туган фикерләре белән уртаклашты. Борханова Римма Нурмөхәммәтовна үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерде. Икенче көн тәртибе буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйззәтова Айсылу Рафизовна сәбәпсез дәрес калдыру юллары турында чыгыш ясады. Дәрес калдыруны булдырмас өчен сыйныф җитәкчесе һәрдаим мәктәпкә килмәгән укучы турында мәгълүмәт җиткереп торырга тиешлеге искәртелде.
-
Балалар бакчасы мәктәптә кунакта 28.01.2016

Мәктәп белән балалар бакчасы арасында тыгыз элемтә булырга тиеш. Чөнки балага 7 яшь тулгач, аны әти-әнисе мәктәпкә укырга кертә. Шул исәптән Күәм балалар бакчасы тәрбиячесе Гатауллина Рафия һәм авыл китапханәсе хезмәткәре Вафина Луиза балаларга мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Алар китапханә эшчәнлеге белән таныштылар һәм Самат Шакир исемендәге музейны да карап чыктылар.
-
Инглиз теленнән ачык дәрес 22.01.2016

-
"Ашыт" тыюлыгы хезмәткәрләре белән очрашу 22.01.2016

-
Хоккей ярышы 16.01.2016

Күәм урта мәктәбендә авылдашыбыз Зарипов Илгизәр истәлегенә багышланган мәктәп командалары арасында хоккей ярышы булып узды. Ярышта барысы 3 команда катнашты. Җинүчеләр - Күәм урта мәктәбе командасы. Афәрин, егетләр!











