Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Әтнә районына 25 ел уңаеннан очрашу 20.10.2015

Районыбызда быел истәлекле дата - Әтнә районы оешуына 25 ел! Шул уңайдан барлык мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә. Күәм урта мәктәбе укучылар һәм укытучлар коллективы әлеге чараны хуплап алды: 9-11 нчы һәм башлангыч сыйныф укучылары стенгазета чыгардылар, тәрбия сәгатьләрендә дә Әтнәбез турында әңгәмәләр алып барыла. 20 нче сентябрь көнне без кунакка районны торгызуда күп көчен түккән, гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган шәхесне - Сабиров Наил Закировичны чакырдык. Ул укучыларыбызны район тарихы белән таныштырды.
-
Башлангычлар уңыш "җыя" 16.10.2015

Күәм урта мәктәбендә башлангычлар атналыгы башланып китте. Әлеге чорда нәни укучыларыбыз үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр: музейларга йөриләр, бәйрәмнәр үткәрәләр һәм төрле конкурсларда катнашалар. Шул исәптән 16 нчы октябрь көнне алар "Уңыш" бәйрәмен уздырдылар. Әлеге бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык итеп узды. Шулай ук укучыларыбыз яшелчә, җиләк-җимештән күргәзмә дә әзерләгәннәр иде.
-
"Тамчы шоу" 12.10.2015

Күәм урта мәктәбе укучылары командасы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гиззатова Айсылу Рафизовна җитәкчелегендә ТНВ каналында күрсәтелә торган "Тамчы шоу" тапшыруында төшеп кайттылар. Анда 7 нче сыйныфтан Мортазина Назгөл, 8 нче сыйныфтан Газизова Зөһрә һәм Хәкимҗанова Альбина чыгыш ясадылар. Әлеге ярышта укучыларыбыз Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе командасы белән көч сынашып, беренче урынны яуладылар.
-
Әбиләргә бәйрәм! 07.10.2015

1 нче октябрь - халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан 7 октябрь көнне 3 сыйныф укучылары үзләренең әби-бабаларына рәхмәт йөзеннән бәйрәм оештырдылар.
-
Нурания Идресовнага - 55! 05.10.2015

Бүген безнең мәктәбебездә икеләтә бәйрәм - укытучылар көне һәм Нурания Идресовнаның олугъ юбилее.
Нурания Идресовна, сезне укучылар һәм укытучылар коллективы чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итә. Сезгә тазалык, саулык, гаиләгездә тынычлык, балаларыгызның игелеген, оныкларыгызның якты киләчәген күреп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын! Авыр, ләкин мактаулы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын! Сез безнең өчен үрнәк мөгаллимә һәм хезмәттәшче.
Гомерләрне айлар, еллар саны
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә озын нәрсәләр бар?
Гомердән дә кыска ниләр бар?
Шул гомернең кадерләрен белеп,
Яшәргә дә иде яшәргә!
Гомер бер ул,
Икәү түгел гомер-
Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.
-
Укытучылар көне 05.10.2015

-
Всероссийский урок ОБЖ 01.10.2015

В рамках всероссийской акции "Урок ОБЖ" в Кубянской СОШ прошла встреча с сотрудником МЧС России по Атнинскому району Гиндуллином Ильнуром Ильсуровичем. Мероприятие началось с эвакуации школы, которая по словам Ильнура Ильсуровича прошла довольно оперативно. Затем сотрудник МЧС рассказал ученикам и преподавателям о действиях в случае пожара и других бедсвтиях, показал противопожарные оборудования и механизм их действия. В конце ученики узнали ответы на интересующие их вопросы.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

1 нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан Күәм урта мәктәбендә ветеран укытучыларга багышланган укучылар катнашында бәйрәм булып узды. Шулай ук профсоюз оешмасыннан аларга бүләкләр таратылды.
-
Пенсия фонды хезмәткәре белән очрашу 29.09.2015

29 нчы сентябрь көнне Күәм урта мәктәбендә "Финанс грамоталык көне" уңаеннан пенсия фонды хезмәткәре Хәкимов Рафис Денис улы "Хәзерге заманда пенсия түләү ысуллары" турында чыгыш ясады. Анда 9 - 11 сыйныф укучылары катнашты. Рафис Денисович пенсия түләү тарихы, аның ысуллары һәм пенсия яше турында сөйләп узды.
-
ГТО нормативларын тапшыру 28.09.2015

Татарстан Республикасы мәктәпләрендә ГТО нормативарының көзге өлеше башланып китте. Шул исәптән, 28 нче октябрь көнне физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдуллович 5 - 11 сыйныф укучылары арасында көзге кросс оештырды.











