Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Хоккей мәйданчыгы 27.10.2016

Соңгы елларда Дәуләтебез тарафыннан спортка зур игътибар күрсәтелә. Татарстан Республикасының районнарында спорт мәйданчыклары төзелә. Безнең мәктәбебезгә дә шушы өлкәдә зур игътибар бирелә. Укучылар өчен спорт мәйданчыгы төзелде. Шушы көннәрдә мәктәп территориясендә хоккей мәйданчыгын торгызу эшләре бара. Әлеге мәйданчык укучыларыбыз, шулай ук хоккей яратучы авыл яшьләре өчен зур вакыйга.
-
Уңыш - 2016 27.10.2016

Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз тырышлыгы белән быел мәктәп яны тәҗрибә бакчасыннан җыеп алган уңыш мул булды. Көзге эшләрне тәмамлап, беренче чиректә эшләнгән эшләргә йомгак ясап, уңыш бәйрәмен уздырдык. 5-11 нче сыйныфлар арасында узган чара җыр-бию, төрле кызыклы уеннар белән чиратлашып барды.
-
Инглиз теленнән семинар 25.10.2016

Укытучылар гел үз өсләрендә эшләп, белемнәрен камилләштерергә тиеш. Шул уңайдан мәктәпләрдә район семинарлары уза. Монда фән укытучылары фикерләре, укыту методикалары белән уртаклашалар. Быелгы семинарлар үзгә. Чөнки алар түгәрәк өстәл артында уза. Мәктәбебездә инглиз теле укытучылары җыйналды. Алар БДИ эшләре белән танышып, мастер-класслар күрсәттеләр.
-
Математика фәненнән ачык дәрес 24.10.2016

"Укытучы - остаз" гранты иясе математика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы 10 нчы сыйныфлар белән ачык дәрес күрсәтте. Бу дәрес үзенчәлекле булды. Чөнки аны Арча районы Лесхоз урта мәктәбеннән килгән, остазның яшь укытучылары да карады.
-
1 нчеләр - ачык дәрестә 24.10.2016

1 нче сыйныф укучылары мәктәп тәртибенә ияләшеп беттеләр дисәк, ялгыш булмас. Алар сыйныф җитәкчеләре Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы тырышлыгы белән укырга, язарга өйрәнәләр. Әлифба дәресеннән булып узган ачык дәрес шушы сүзләрне исбатлады.
-
Безнекеләр - икенче! 22.10.2016

Районыбыз мәктәпләре арасында спартакиада башланып китте. Алдагы хәбәрләрдә шахмат ярышы турында язган идек. Чират волейбол уенына да җитте. Безнең кызларыбыз әлеге спорт төреннән Шашы төп мәктәбенә генә җиңелеп, 2 урынга лаек булдылар. Афәрин, кызлар! Алда тагы да югары үрләр яуларга язсын!
-
"Яшьүсмерләрдә җенси тәрбия" дигән темага табиблар белән очрашу 20.10.2016

Хәзерге заманда гаилә кыйммәтләренә, шул исәптән җенси тәрбиягә игътибар җитеп бетми. Ата-аналар да мондый темаларга баласы белән әңгәмә кылырга читенсенәләр. Табиб янына да сораулар туган саен бару мөмкинлеге укучылар да әлбәттә юк. Шушы пробелмаларны күздә тотып укучылар өчен табиблар белән очрашу оештырдык. Әтнә районы шифаханәсе табиблары Галиуллина Зөһрә Рамил кызы һәм Яруллин Илдар Шәүкәт улы яшьүсмерләр белән ачыктан ачык сөйләшү үткәрделәр.
-
Биология фәненнән ачык дәрес 20.10.2016

Яшь укытучыларыбыз белемнәрен камилләштерәләр, яңалыкка омтылалар. Остаз укытучыларның дәресләренә йөреп, шомаралар. Биология укытучысы Гыйззатова Айсылу Рафиз кызы 6 нчы сыйныфлар белән "Яфракның тышкы төзелеше" дигән темага ачык дәрес күрсәтте.
-
География укытучысы Галиева Рәйсә Равил кызы район Мәгариф бүлегенең мактау кәгазе белән бүләкләнде 19.10.2016

Укытучылар Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Кичә укытучыларны бүләкләүдән башланып китте. География укытучысы Галиева Рәйсә Равил кызы мәгариф өлкәсендәге хезмәте өчен район Мәгариф бүлегенең мактау кәгазе белән бүләкләнде.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы район Мәгариф бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 19.10.2016

БДИ да яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар әзерләгәне өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы район Мәгариф бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.











