Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Яшәү мәгънәсе нәрсәдә? 14.12.2016

9 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Төхфәтуллина Фардия Римхатовна белән "Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?" дигән темага ачык тәрбия сәгате күрсәттеләр. Сайланган тема әлеге сыйныф укучылары өчен бик актуаль, чөнки алар сайлау алдында торалар, төрле каршылыклар белән очрашалар. Тәрбия сәгате әңгәмә рәвешендә үтте. Шулай ук укучылар үзләренең хыяллары һәм теләкләре белән дә уртаклаштылар.
-
2 нче сыйныфта математика фәненнән ачык дәрес 09.12.2016

2 нче сыйныф укучылары укытучылары Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы белән математика фәненнән "Квадратның периметры" дигән темага ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрестә укучылар актив катнаштылар, төрле типтагы биремнәр башкардылар. Дәресне ныгыту ягыннан егетләр төзүче, ә кызлар тегүче булып биремнәр башкардылар.
-
Кошларга ярдәм 09.12.2016

Укучыларыбыз кошларга ярдәм итергә әзер торалар: җимлекләр ясыйлар, оя коралар. Кыш җитүгә 2 нче сыйныф укучылары кошларга яңа җимлекләр эшләп, мәктәп тирәли элделәр, искеләрен яңарттылар, җимнәр салдылар.
-
Математика фәненнән 6 нчы сыйныфта ачык дәрес 08.12.2016

Математика укытучысы Хабибуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызы 6 нчы сыйныф укучылары белән математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Әлеге дәрес федераль дәүләт белем бирү стандарталырына туры килгән үрнәк дәрес булды.
-
Рус әдәбиятыннан йомгаклау сочинениесы
07.12.2016
11 нче сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарына юллама итеп, рус әдәбиятыннан йомгаклау сочинениесы яздылар. Имтихан оффлайн режимда үтте.
-
"Укытучы - остаз" грантына йомгак ясалды 07.12.2016

"Укытучы - остаз" грантына түгәрәк өстәл артында йомгак ясалды. Нурания Идерисовна яшь укытучыларга теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге грант яшь белгечләр өчен бик отышлы булды. Алар үзләренең осталыкларын арттырдылар, остаз укытучы ярдәме белән дәрес бирү методикаларының яңа төрләре белән таныштылар.
-
МХК олимпиадасыннан 8 нче сыйныф укучысы Төхфәтуллин Раил призер
05.12.2016
Россиякүләм фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. МХК фәне буенча олимпиадада да нәтиҗәбез бар. 8 нче сыйныф укучысы Төхфәтуллин Раил берничә баллга гына калышып призер булды.
-
Волейбол ярышында егетләребез 3 нче урынга лаек булдылар! 02.12.2016

Мәктәп укучылары арасында спартакиада кызганнан кыза: чиратта ир-малайлар командалары арасында волейбол ярышы. Әлеге кызу ярышта 13 команда көч сынашты. Мәктәбебез укучылары, тренерлары физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдул улы җитәкчелегендә 3 нче урынга лаек булдылар. Афәрин, егетләр!
-
Директор яны киңәшмәсе 02.12.2016

Мәктәбебездә чираттагы ноябрь ае директор яны киңәшмәсе узды. Җыелыш түгәрәк өстәл формасында үтте. Анда чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханга әзерлекләре, ФДББС ның башлангыч сыйныфларда торышы, төрле оешмалар белән тәрбия өлкәсендә хезмәттәшлек турында әңгәмә кордык.
-
7 нче сыйныф укучысы Хафизов Булат физикадан призер 02.12.2016

Фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. Укучыларыбыз анда актив катнашып, уңышларга ирешүләрен дәвам итәләр. Физика фәненнән дә призерыбыз бар. Ул 7 нче сыйныф укучысы Хафизов Булат, укытучысы Хәкимҗанов Хәмит Газим улы.











