Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгерь, ул. Ленина, д. 69 |
Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
E-Mail: | BMengershcola@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
Руководитель: | Залалиев Айнур Госманович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 76 |
У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Телләр атналыгы. Татар теленнән "Йолдызлы сәгать" 25.04.2017
Мәктәптә телләр атналыгы старт алды. Бүген татар теле укытучысы Фазлиева Рәмзия 5-6 сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбият фәннәреннән "Йолдызлы сәгать" уены уздырды.
-
"Яшьләр гвардия"се белән бергә! 25.04.2017
Бүген 9 сыйныф укучыларыбыз Әтнә районының "Яшьләр гвардия"се уздырган "Тарихыбызны саклыйк" акциясендә катнашып Изгеләр каберлеген чистарттылар
-
"Экология - балалар күзлегеннән" 22.04.2017
Бүген Экология елы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бердәм Россия" партиясенең Әтнә бүлек җирлекчәсенең Олы Мәңгәр башлангыч оешмасы һәм Олы Мәңгәр китапханәсе "Экология - балалар күзлегеннән" дип исемләнгән чара уздырды. Чарада укучылар табигатьнең кеше өчен никадәр мөһим булуы турында сөйләштеләр, ясаган рәсемнәрен тәкъдим иттеләр.
-
"Без бергә" - гала концерт! 21.04.2017
Бүген "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә "Без бергә" конкурсының гала концерты булып узды. Гала концертта мәктәбебездән Сәләхетдинов Раяз, Гарипов Эльмир, "Нур" иҗат төркеме (6 сыйныф) һәм Якупова Динә катнашты. Киләчәктә иҗади уңышлар телибез сезгә!
-
1 сыйныфта ачык тәрбия сәгате 19.04.2017
Бүген 1 сыйныфта Гөлия Камилевна "Сәламәтлек - зур байлык" дигән темага ачык тәрбия сәгате күрсәтте. Укучылар сәламәтлекнең мөһимлеге турында сөйләштеләр, сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк, нәрсә эшләргә ярамый - шуны ачыкладылар. Ачык тәрбия сәгате уңай бәяләнде.
-
Бөтендөнья тарихи истәлекле урыннарны саклау көне 18.04.201718 апрель - Тарихи истәлекле урыннарны искә алу һәм саклау көне. Бүгенге тәрбия сәгатьләренең төп темалары да әнә шулар иде.
-
"АБВГД" ейканың мәктәп туры! 15.04.2017
14нче апрель көнне 3нче һәм 4нче сыйныфның сәләтле укучылары арасында "АБВГДейка" конкурсы булды. Конкурста Югары Сәрдә башлангыч мәктәбе укучылары да катнашты. 3нче сыйныф буенча Якупов Динә 1урынга, Хәйруллина Иркә 2урынга, Җиһангирова Азалия 3урынга лаек булды. 4нче сыйныф буенча 1урынны Шәрипова Айсинә, 2урынны Ибраһимова Диләрә, 3урынны Гарипов Эльмир алды. Укучылар Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
-
Математика фәненнән "Үз уеным" 13.04.2017
Бүген 7 һәм 8 сыйныфлар арасында "Үз уеныбыз" ("Своя игра") дип аталучы чара булып узды.
-
Тәнәфестә - чемпионат! 13.04.2017
Тәнәфесләр кызыклы һәм иң мөһиме файдалы уздыру максатыннан 11 апрельдән мәктәбебездә өстәл теннисы буенча чемпионат старт алды. Әлегә егетләребез көч сынаша, киләчәктә чират - кызларыбызда. Теннис өстәле яны кайный: уйнаучылар, җанатарлар - бар да монда!
-
12 апрель - космонавтика көне! 12.04.2017
12 апрель - Космонавтика көне. 12 апрель 1961 елны Юрий Гагарин космоска оча һәм җир шарыбызны читтән күрү бәхетенә ирешә. XX гасырда иң популяр булган кеше - Юрий Гагарин, иң популяр профссия - космонавтка әверелә.Бүген мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре нәкъ менә шул темага багышланды.