Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгер, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | Sbm.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Зарипова-Иманкулова Гульчира Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 78 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция 16.02.2018

Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә уздырылган Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә укучыларыбыз Гайнетдинова Алинә (җитәкчесе Ахмадиева Ф.М.), Мостафина Адилә( җитәкчесе Фазлиева Р.Г), Әхмәдиев Гадел(җитәкчесе Сабирова Р.Х) уңышлы чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнделәр.
-
М.Җәлилнең туган көнен искә алу 15.02.2018

15нче февраль- патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә кичә уздырылды. Китапханәче Нурания Габделбәровна шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды. Укучылар М.Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләү конкурсында катнашып, истәлек бүләкләренә ия булдылар.
-
Замечательный вожатый 13.02.2018

13 февраль көнне Әтнә мәктәбенең актлар залында "Замечательный вожатый" конкурсының район этабы узды.Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы,активисты,әйдәманы Гайнетдинова Алинә Илдус кызы да бәйгедә көч сынашты.Бәйге бик җанлы узды:әйдәманнар эссе яздылар,үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар,тестлар эшләделәр,группалар белән төрле чаралар үткәрделәр.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсы 13.02.2018

13 февраль көнне "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсының район туры булып узды.Мәктәбебездән 6 нчы сыйныф җитәкчесе Фазлыева Рәмзия Габделбәр кызы, үз тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклашып,лауреат исемен яулады.Без аны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Ф.Яруллинны искә алдык 09.02.2018

Бүген мәктәбебездә Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе үтте. Китапханәче Нурания Габделбәровна укучыларны Фәнис Яруллинның тормыш юлы, аның язмышы, әсәрләре белән таныштырды. Соңыннан укучылар өчен шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләү конкурсы үткәрелде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Мин һәм Кызыл китап" 06.02.2018

6 февраль көнне 1-3 сыйныфлар арасында "Ашыт" тыюлыгы вәкилләре белән берлектә "Мин һәм Кызыл китап" Республикакүләм иҗади кул эшләре конкурсының районара туры үтте. Конкурс кысаларында география укытучысы Сабирова Р.Х. башлангыч сыйныф укучыларына "Татарстанның "Кызыл китабы" битләре буйлап дип исемләнгән сәяхәт-презентация үткәрде.Конкурс нәтиҗәләре буенча Гәйнетдинова Ильнара, Гарипова Ранилә, Сәләхетдинов Раяз,Хисматуллин Альмир, Шарипов Ислам эшләрен жюри югары бәяләде.
-
Студентлар белән очрашу 03.02.2018

Мәктәбебезнең 7,8,9 сыйныф укучылары студентлар белән очрашты. Очрашу күңелле бәйгеләр, җыр-бию, төрле ситуацияләрне сәхнәләштереп күрсәтү белән аралашып барды. Соңыннан студентлар булачак студентларга теләкләрен, укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
-
Юнармия сафларына кердек 01.02.2018

Бүген мәктәбебез укучыларын Юнармия сафларына кабул итү тантанасы булып үтте.
-
Ачык тәрбия сәгате 31.01.2018

4-сыйныф җитәкчесе Зәлия Хәмитовна ачык тәрбия сәгате үткәрде. Хезмәт тәрбиясе юнәлешендә үткән сыйныф сәгате бай эчтәлекле, шул ук вакытта кызыклы итеп әзерләнгән иде
-
Кызлар-беренче! 25.01.2018

Спартакиада кысаларында үткән волейбол ярышында мәктәбебезнең кызлар командасы беренче урын яулады. Афәрин!!!







