Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Бәйрәм күренешләре. 25.03.2019
-
Гаилә бәйрәме)))) 22.03.2019
Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел. -
Нәүрүз мөбәрәк булсын!!!! 21.03.2019
“Нәүрүз” ул – Яңа ел, яңа көн дигән сүз. Бу бәйрәм – борынгыдан килгән бәйрәм. “Нәүрүз” – көн белән төн тигезләшкән чакка - 21-22 мартка туры килгэн, шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.
-
Режим вакытында. 18.03.2019
-
Гөлфинәне туган көне белән котлыйбыз!!! 15.03.2019
Бүгенгедәй сөйкемле бул!
Бүгенгедәй бәхетле бул:
Жәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз жилләре искәндә дә,
Жиргә карлар яуганда даЯкты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең -
Җимлекләргә җимнәр салып торыйк))) 14.03.2019
Чырык-чырык килеп янда
Чыпчыклар серләшәләр.
Җим сипсәнә, диеп миңа
Әйтерсең эндәшәләр.
Кулымдагы икмәгемне
Бүлешәм алар белән.
Канатларын җилпи-җилпи
Рәхмәт әйтәләр, беләм.
-
Үсемлек орлыкларын чәчеп -тәҗрибәләр үткәрәбез. 13.03.2019
Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында эш алып барыла. Анда яшьүзенчәлекләренә туры килә торган гөлләр: бегония, алоэ, герань, традесканция утырттык. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген үз күзләре белән күрәләр. Кышын тәрәзә тәпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Иртә язда , клумбаларга утырту өчен , орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез . Балалар табигать почмакларында бик теләп эшлиләр.Һәм бу эшнең нәтиҗәсе булып, бакчабыз шау чәчәктә утыра. Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә. Тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.
-
«Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясе 11.03.2019
11 март көнне без :балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар һәм мәктәп укучылыры «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясендә катнаштык. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәптә укучы балалар өчен премия лауреатлары белән әдәби танышу уздырылды. Китапханәче Миңнуллина Фәрдия Фарук кызы балаларны танылган татар язучысы А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. А. Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язган, ләкин ул татар әдәбиятының алтын фондына кергән әкиятләре белән аеруча танылган. Балалар аның әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Тыңлаганнан соң әкиятләр турында фикер алышуда актив катнаштылар. Кечкенә дусларыбызны китапханәчеләр кыскача гына А. Алиш исемендәге премия лауреатларының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларны һәм иҗат коллективларын бүләкләү максатынннан Татарстан язучылар берлеге карары белән 1996 елда Абдулла Алиш исемендәге премия булдырыла. Беренче лауреатлар - танылган язучыларыбыз Шәүкәт Галиев һәм Ләбибә Ихсанова. Төрле елларда Рафис Корбан, Рөстәм Мингалимов, Нәкыйп Каштанов, Фәнис Яруллин, Ләбиб Лерон, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин, Дания Гайнетдинова һ.б. әлеге бүләккә ия булалар. Чара ахырында балаларга Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары: Ш. Галиев, Р. Корбан, Л. Сабирова, А. Гыймадиев, Р. Миңнуллин, Р. Хафизова һәм башка бик күпләрнең китаплары белән танышырга тәкъдим ителде.
-
Кояш көлә,мин елмаям )))) 07.03.2019
Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй,
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын
-
Әниләребезгә бүләкләребез әзер. 04.03.2019
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.