Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Язның беренче көне белән! 01.03.2019
Бүген беренче март, язның беренче көне! Карлы – буранлы, салкын кыштан соң туган ягыбызга ямьле яз килә.
Кояш та көннән-көн ныграк елмая, күзен кысып карый башлар. Өй кыекларыннан тамчылар тамар, кар өстеннән гөрләвекләр биешер. Тиздән карлар да эреп бетәр, җылы яктан кошлар кайтырлар. Яз килүен һәммәбез шатланып, зур өметләр белән көтә. Хәерле язлар килсен җиребезгә!
-
Биюләр өйрәнәбез. 26.02.2019
-
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшердек. 25.02.2019
Янгын чыгу куркынычы булган предметлар, янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында белемнәрне ныгыту. Дисциплина, җаваплылык, мөстәкыйльлек формалаштыру.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2019
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
-
21 февраль халыкара Туган тел көне))) 21.02.2019
-
Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле диеп, телең йотма-
Туган телне онытма!
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил”дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган тел
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
-
-
Туган тел көненә әзерлек. 20.02.2019
Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул – минем туган телем."Балам!" - диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
"Әнием!" - дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә. -
Афганчылар булән очрашу! 18.02.2019
Кечкенә генә авылымда,
Әфган җирен сакларга .
Биргән бит ике егет,
Әйтерсең алар бөркет .
Әнкәйләр ничек түзгәндер ,
Бу авыр кайгыларга,
Тыныч илеңнән чыгып кит,
Дошманны юк итәргә.
Эссе җиле биткә бәрә,
Кайнардыр эчкән суы,
Таулы ташлы кыялары
Һаманда төшкә керә.
Әфганчылар! Ике бөркет,
Авылым горурлыгы.
Сездәй үрнәк ,маяк алып,
Үссен егетнең батырлары.
Мактанмыйсыз,масаймыйсыз,
Ышанычлы ,тырыш ,сабыр.
Әфганчы дигән исемегез ,
Киләчәк буынга барыр.
-
15 февраль-герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2019
Беләм, егет, синең җырыңда
Күп илеңә сөю, якынлык.
Тик әйт: авыр сугыш юлында
Син күрсәттең нинди батырлык?Син бастыңмы сафка, кыенлык,
Кайгы йөген илең тартканда?
Кыенлыкта күренә кыюлык,
Ил батырны сыный батканда,Ирлек сорый көрәш егеттән,
Ирешер өчен бөек өмиткә.
Ирек китәр, качсаң ирлектән,
Ирлек белән иреш иреккә.Коткарырмы ялыну, елаулар,
Тоткын итсә дошман йөрәкне?
Буа алмас ләкин богаулар
Кылыч йөртә белгән беләкне!Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,
Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?
Яшәү хозурлыгы хөрлектә,
Гомер озынлыгы ирлектә.Ил онытмас, бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Хаин каны тама чиләккә,
Батыр кан тама йөрәккә.Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.1943 ел
-
Афганстан - йөрәк ярам. 15.02.2019
Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.
-
Режим вакытында татарча мультфильмнар карыйбыз. 14.02.2019