Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Әвәләү “Кош”(дымков) 11.11.2019
Максат: Үзенчәлекле якларын күрсәтеп кош әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. Төрле әвәләү алымнарын куллану (чеметү,шомарту,тарту һ.б) Чиста-похтә эшләүне тәләп итү.
-
Көзге күргәзмә. 05.11.2019
Көзне муллык, байлык фасылы дип юкка гына әйтмиләр. Шушы уңайдан Югары Аты балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә "Көзге хәзинә" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә балаларның әти-әниләре белән бергәләп яшелчә, җиләк-җимештән эшләнгән кул эшләре урын алды.
-
Математика шөгыле . 31.10.2019
Максат: Геометрик фигураларны танып әйтә белү. Үз тәнеңдә ориентлашырга өйрәнү,уң һәм сул кулларны аера белү. Ике предметны киңлеге һәм тарлыгы буенча чагыштыру. Аларны кую юлы белән чагыштырыруны камилләштерү,озын-кыска,озынрак-кыскарак сүзләре белән билгеләү.
-
"Китаплы фото" конкурс . 20.10.2019
Бакчабызда тәрбияләнүче Залялетдинов Ислам "Китаплы фото" кокурсында 2 нче урынга лаек булды!
-
Милли музей почмагы! 18.10.2019
Без үзебезнең балалар бакчасында кечкенә генә милли музей почмагыбызны булдырдык Анда халкыбызның борынгы көн-күреш әйберләреннән:бала бишеге, бала арбасы,читек,чабаталар,түбәтәй,калфаклар,самавыр,кулдан сугылган ,чигелгән сөлге-кашагалар, милли бизәкләребездән торган альбомнар,стендлар һәм башка бик күп әйберләр тупланды.Балалар монда туган илебезнең тарихи үткәне ,гореф-гадәтләре белән таныштылар.Бу почмак балаларга татар халкының милли киемнәре,матур йолалары,борынгы бәйрәмнәре белән якыннан танышырга ярдәм итә.
Үткәннәребезгә күз салсак, татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, күп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Без балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне хәзерлибез, чөнки милли рухта акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм физик тәрбия.
"Хәтерләүдән курыкма син,үткәнеңне онытма син!,Бел син ерак бабаңнарның ничек итеп көн иткәнен,нинди уйлар,нинди моңнар безгә калдырып киткәнен!"
-
"Көзге яфраклардан панно"-кисеп ябыштыру эшчәнлеге. 14.10.2019
Максат:Табигатькә карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү. Кипкән яфраклардан панно ясау күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итү. Балаларны фантазияләрен баету, башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерү теләге уяту
-
"Өлкәннәр тормыш бизәге" бәйрәм кичәсе. 10.10.2019Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.Аларгадыр бөтен авырлык.Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,Я кояштан һәйкәл салырлык.Шатлык җыры илем күгендә.Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,Кошлар җырлый туган җиремдә,Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә!
-
Бәйрәм күренешләре. 10.10.2019
-
Бәйрәм күренешләре. 10.10.2019
-
Өлкәннәр декадасы! 01.10.2019
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын
Өлкәннәрнең көләч йөзе
Гел көләч булып калсын!!!