Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Яңа ел белән! 31.12.2019
Яңа ел белән күңеллергә яңа өметләр, ышанычлар килә.Ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын. Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа 2020 нче ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын. -
Котлыйбыз! 30.12.2019

Бүген "Ел укытучысы" конкурсының йомгаклау муниципаль этабы үтте. Соңыннан катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Мәктәбебезнең татар теле укытучысы Л.М. Шакирова һәм физик тәрбия укытучысы Г.Р. Вәлиева бик уңышлы чыгыш ясадылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Олимпиада призерларын котлыйбыз! 28.12.2019

Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабы тәмамланды. Укучыларыбыз Гарипова Камилә - татар теленнән ( укытучысы - Л.М. Шакирова), Мингазов Радик - ОБЖ, математика фәннәреннән ( укытучылар Г.Р. Вәлиева, Ф.С. Нуретдинова), Чухнова Илсөя - хокук, җәмгыять белеме фәннәреннән ( укытучысы - Х.Х. Вәлиева), Камалова Айсинә- татар теле һәм рус теленнән ( укытучылар - Л.М. Гарипова, Р.М. Нигъмәтҗанова) район күләмендә призер булдылар. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәме. 27.12.2019

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәме бик матур утте. Укучылар Кыш бабайга барлык һөнәрләрен дә курсәттеләр. Үзләре дә бик күп бүләкләр алдылар.
-
Яңа яуган ап-ак кар өстеннән, йөгерә-йөгерә килә Яңа ел! 27.12.2019

Кичә мәктәбебездә иң сихри, әкияти һәм тылсымлы-могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа ел бәйрәме шаулап - гөрләп үтеп китте. Матур җырлаучыларга, оста биючеләргә, шигъри аһәңнәргә һәм әкияти киемнәргә килгән кунаклар гына түгел, хәтта Кыш бабай үзе дә сокланып утырды. Алай гына түгел, үзе дә кушылып биеде, җырлады...
-
Арча районы хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәме 26.12.2019

Бүген Арча мәдәният йортында Арча районы хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәме булып үтте. Әлеге тантанага мәктәпләрдән уку алдынгылары, активистлар, бәйгеләрдә җиңүчеләр чакырулы иде. Мәктәбебезнең 8 класс укучылары Чухнова Илсөя белән Гафиятуллина Зилә дә бу бәйрәмдә катнашу бәхетенә ирештеләр. Алар чыршы янында уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш бабайдан бүләкләр алдылар, бик матур тамаша карадылар. Бәйрәм җанлы, күңелле үтте, оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Күкчә - Бирәзә башлангыч мәктәбендә. 26.12.2019

Күкчә - Бирәзә башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәме! Укучылар чыршы янында уеннар, әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш бабайга җырлап та, биеп тә күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр һәм аннан бик күп бүләкләр алдылар. Бәйрәм, әти-әниләр дә килгәнгәме, бик күңелле үтте!
-
Президент ёлкасы. 25.12.2019

Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда бик яхшы билгеләренә генә укучылар, активистлар, волонтерлар, төрле бәйге, олимпиадалар җиңүчеләре өчен Президент елкасы үтте. Анда безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Камалова Айсинә дә катнашты. Ул елкадан бүләкләр, күтәренке күңел һәм уңай тәэсирләр белән кайтты.
-
Чиканас башлангыч мәктәбендә 25.12.2019
Ап-ак карларга уралыпСин киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишләрем,
Табын турендә торсын! -
Котлыйбыз! 24.12.2019

Бүген атналык линейкада, 7 класс укучысы Аглиуллин Инсаф, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында "Бәхет биргән туган җирем" темасына узган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә уңышлы катнашып, диплом белән бүләкләнде.Җитәкчесе татар теле укытучысы Л.М. Шакирова.Киләчәктә дә уңышлар телибез!!!



















