Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
“Җиңүләрне яулап алган көннәр, онытылмаслар гомер-гомергә” 24.01.2020

2020 нче ел илебездә “Хәтер һәм Дан” елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә, тарих атналыгы кысаларында “Сугыш җиле” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә укучыларыбыз сугышка кадәр вакытны,сугышка озату,сугыш барышын һәм Бөек Җиңү көне күренешләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм “Җиңү таңы” җыры һәм “Катюша” биюе белән йомгакланды.
-
Ата - аналар җыелышы. 23.01.2020

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып үтте. Көн тәртибендә чирек нәтиҗәләре һәм чыгарылыш класс укучыларының алда торган имтиханнарына әзерлекләре; балаларның иминлеге, интернет куркынычсызлыгы, туклану мәсьәләләре каралды. Әти-әниләргә укучыларның юлда йөрү кагыйдәләре, аларның иминлеге, яктылык кайтарткычларны даими күзәтү астында тотарга кирәклеге искәртелде.
-
“ТАССР оешуга 100 ел!” 22.01.2020

Тарих атналыгы дәвам итә.Тарих укытучысы Валиева Х.Х 6 нчы сыйныф укучылары белән “Татарстан дәүләт символларын беләсеңме?” викторина-уен үткәрде. Балалар сорауларга төгәл һәм дөрес җавап бирделәр.Соңыннан “ТАССР оешуга 100 ел!” күргәзмәсе белән таныштылар.
-
“Үз хлкыңның тарихын өйрән һәм аны башкаларга да сөйлә,өйрәт!” 20.01.2020

Элек –электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү торган. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Мәктәбебездә тарих атналыгы башланып китте. Укучыларыбыз “Туган якны өйрәнү” музеенда тупланган материаллар,экспозицияләр аша туган авылның, туган мәктәпнең тарихында булган вакыйгалар белән таныштылар.
-
Күргәзмә 17.01.2020

ТАССРның 100 еллыгы, Арча районының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмәдә Республикабыз һәм районыбызның үткәнен һәм бүгенгесен яктырткан материаллар урын алган.
-
Кошларга ярдәм итик! 16.01.2020

Укучылар ясап элгән җимлекләр кыш буе кошларыбызны сыйлый. Укучылар һәр көн аларга җимнәр сала.
-
“Китап – безнең дустыбыз, киңәшчебез, сердәшебез” 13.01.2020

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә китап укуга багышланган кичә үткәрелде. Укучылар яңа кайткан китаплар белән таныштылар.
-
11нче январь – Тыюлыклар һәм милли парклар көне 11.01.2020

Һәр елны 11нче январьда Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Мероприятиенең максаты – булган проблемаларга гражданнарның игътибарын юнәлтү, кешеләрне бөек илдәге табигый төрлелекнең кадерен белергә өйрәтү. Бу бәйрәм беренче тапкыр 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы буенча үткәрелә. Баргузин исемен алган беренче дәүләт тыюлыгы Россия империясендә нәкъ менә 11нче январьда оешкан.
-
ПАМЯТКА ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ И УЧАЩИХСЯ - ОСТОРОЖНО, ЛЕД! 09.01.2020

Уважаемые учащиеся и родители!
С приходом зимы и наступлением холодов на водоемах наблюдается становление ледового покрова. В это время выходить на его поверхность крайне опасно. Однако, каждый год многие люди пренебрегают мерами предосторожности и выходят на тонкий лёд, тем самым подвергая свою жизнь смертельной опасности.
УКП ГОиЧС напоминает, что безопасным для одного человека считается лед толщиной не менее 7 см, пешие переправы считаются безопасными при толщине льда 15 см и более. Толщина льда на водоеме не везде одинакова, в устьях рек и притоках прочность льда ослаблена. Лед непрочен в местах быстрого течения, бьющих ключей, вблизи произрастания водной растительности. Чрезвычайно ненадежен лёд под снегом и сугробами. Прочность льда можно определить визуально: лёд голубого цвета – прочный; белого – прочность его в 2 раза меньше; серый, матово-белый или с желтоватым оттенком – лед ненадёжен.
Во избежание трагических случаев предупреждаем:
1. Соблюдайте элементарные правила безопасности на льду, помните, безопасным лед считается при толщине не менее 12 см.
2. Запрещается ходить по льду под мостами, рядом с любыми водными сооружениями, в местах впадения в водоем ручьев и рек.
3. Ни в коем случае нельзя допускать выхода детей на лед.
-
Шахмат - шашка ярышында. 06.01.2020

Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз членнары арасында район күләмендә шахмат - шашка ярышлары узды. Хезмәттәшләребез Р.М. Нигъмәтҗанова һәм Н. В. Хәкимуллин әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!



















