Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
"Без бергә" балалар иҗат фестивалендә. 26.02.2020

"Без бергә" балалар иҗат фестивалендә "Семейная династия мастеров" кул эшләнмәләре кургәзмәсендә Гатауллиналар гаиләсе узләренең зәвыкълы итеп ясалган эшләнмәләрен тәкъдим итте. "Вокал.Соло" номинациясендә Камалова Айсинә матур чыгыш курсәтте.
-
"Армия чемоданчыгы" бөтенроссия акциясе. 25.02.2020

5-9 класс укучылары катнашында мәктәбебездә "Армия чемоданчыгы" акциясе үткәрелде. Укучыларыбыз армия сафларында хезмәт иткән әтиләренең, абыйларының армия белән бәйле истәлекле әйберләрен алып килделәр. Акциянең максаты: укучыларга патриотик тәрбия бирү.
-
Хөрмәтле, ир - егетләребез! 23.02.2020
Сез булганга имин булып ата таңнар.Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз. -
Рыцарьлар турниры. 22.02.2020

Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бертуган укучылар белән рыцарьлар турниры үткәрелде. Турнирда абыйлы-энеле бертуганнар: Акмалиевлар, Вәлиевлар, Нуриевлар һәм Зиятдиновлар ярышты. Ярышлар бик куңелле, дулкынландыргыч үтте һәм җырлар - биюләр белән үрелеп барды.
-
"Туган телемнең туган көне" 21.02.2020

Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. "Туган телемнең туган көне" хөрмәтенә кичә оештырдык. Җырладык та, биедек тә, әкиятләр дә күрсәттек, аңа багышлап шигырьләр дә сөйләдек.
-
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. 21.02.2020
Дөньядагы һәр милләтнең үз теле, үз тарихы, үз гореф-гадәтләре бар. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Без — татарлар! Бай тарихлы, бай мираслы, бай әдәбиятлы зыялы халык. Туган телебез – татар теле. “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди халкыбыз мәкале. Башлангыч мәктәпләребездә дә туган тел бәйрәме югары дәрәҗәдә үтте. -
"Туган тел кичәсе" 21.02.2020

Чиканас башлангыч мәктәбендә Халыкара туган тел көне унаеннан "Туган тел кичәсе" дип исемләнгән чара үткәрелде."Үз ана телем -минем өчен матур,ин матур тел" дир аталган күргәзмәгә күзәтү ясалды, укучылар өчен әнгәмә үткәрелде. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Кичәдә укучылар өчен "Әйтеп бетер" дип исемләнгән викторина оештырылды, укучылар 2 командага бүленделәр. Монда укучылар мәкальләрне, сынамышларны әйтеп бетерделәр. Табышмакларга җаваплар таптылар, сорауларга җавап бирделәр. Укучылар актив катнаштылар. Аз генә өстенлек белән "Тапкырлар"командасы җинү яулады.
-
Тукай әкиятләре экраннарда... 20.02.2020

Күпме карасаң да карап туеп булмый татарча мультикларны! Тукай әкиятләрен карыйбыз.
-
Рәхмәт сиңа, әлифба! 20.02.2020
Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең һәм кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне көтеп гаилә белән көтеп алынган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни балаларның белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү ул.Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә дә әлифба бәйрәме булып үтте. -
21февраль–Халыкара туган тел көне 19.02.2020
Мәктәптә туган тел көне уңаеннан халкыбызның гореф-гадәтләрен, сәнгатен, мәдәниятен өйрәнү буенча чаралар уздырыла. Бүген «Татар милли бизәкләре» темасына рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Татар халкының милли киемнәре - күлмәк, калфак, түбәтәй, читекләрдә генә сакланып калган бизәкләр рәсемнәрдә генә түгел, күңелләрдә үз урынын алды. Их, бу бизәкләр заманча киемнәрдә - кроссовка, футболка һәм бейсболкалаларда да булсын иде…



















