Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Иске-Йорт башлангыч мәктәбендә. 07.03.2020
Әниләрне, әбиләрне котлыйбыз!Иң кадерле, иң хөрмәтлеБулсын җирдә әниләр.Әниләрне кадерләсәк,Тыныч булыр ил-көннәр. -
Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә. 07.03.2020
Кадерле әниләребез, бәйрәм белән Сезне!!!Әйтәсебез килә бүгенКадерле әниләргә.Әле ярый сез бар җирдәБез сабый, нәниләргә. -
Профилактика гриппа и ОРВИ 06.03.2020

Профилактика гриппа и ОРВИ:
https://www.youtube.com/watch?time_continue=26&v=QhVmdwXINcM&feature=emb_logo Памятка
-
Күкчә-Бирәзәдә 06.03.2020

Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбендә әниләр бәйрәме үтте.
-
"Башваткыч" уены. 05.03.2020

8 Март көне уңаеннан Бөек Җиңунең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Арча районының 90 еллыгына багышлап 7-9 класс укучылары катнашында «Башваткыч» уены уткэрелде. Уен бик мавыктыргыч һәм кызыксындыручан иде. Укучылар бик теләп һәм уңышлы чыгыш ясадылар.7 нче класс укучысы Гиниятова Камилә үзенең тирән белемен күрсәтте һәм супер уенда да җиңү яулады.
-
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» 04.03.2020

Сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз башларыннан кичергән хөрмәтле ветераннарыбыз зур хөрмәткә , олы ихтирамга лаек. . Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. Бу чараларда безнең мәктәп укучылары да катнаша. Бүген тыл ветераннары Мөхәммәтгалиева Әлфия, Хәкимуллина Зәйтүнә, Исламова Рәйхана, Шәйхуллина Наилә апаларга медальләр тапшырылды.
-
Рәхмәт сезгә, ветераннар! 03.03.2020
Сугыш тәмамлануны санаучы еллар саны арткан саен, арабызда әлеге Бөек Җиңүне якынайткан сугыш ветераннары, тыл ветераннары саны кими бара. Бу көннәрдә илебез башлыгы Указы белән сугыш, тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру бара.Бүген Чиканас авылында "Барысы да - фронт өчен, барысы да - Җиңү өчен" девизы астында иртәдән кичкә кадәр армый-талмый эшләгән тыл хезмәтчәннәре Җәләева Фоадия апа белән Нуриева Сания апага юбилей медальләре тапшырдылар.Әлеге тантанада безнең укучыларыбыз да матур чыгышларын күрсәттеләр,ә ветераннарыбыз хәтерләрендә мәңгегә уелып калган сугыш вакыты истәлекләре белән уртаклаштылар. Алдагы көннәрендә якыннарының кайгыртуын тоеп, сәламәтлектә озын-озак яшәүләрен телибез. Сезгә барысы өчен дә олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез, алдыгызда баш иябез. -
Бүләгебез әзер. 02.03.2020
Иң зур бүләк - үз кулың белән ясаганы. Иң мөһиме: эшләгәндә күңел җылыңны да сал. Аның кадере бермә-бер артачак.Әниләргә бүләгебез әзер, диләр Күкчә Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары. -
Выпускникам 9 класса и их родителям (законным представителям) 28.02.2020

-
Ветераныбызга - медаль! 28.02.2020

Бүген Арча район башлыгы И.Г. Нуриев Иске-Йорт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил абый Фазлыевка “1941–1945 елларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” медале тапшырды. Бердәнбер ветераныбызны әлеге вакыйга белән без дә котладык.



















