Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
“Хокукый турнир” 18.03.2021

Хокуклар – кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк булган шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. 8-9 сыйныф укучылары катнашында “Минем хокукларым һәм бурычларым” исемле хокукый турнир үткәрелде.
-
Кырымның Россиягә кушылу көне. 17.03.2021

17 март көнне мәктәбебездә " Кырымның Россиягә кушылуы" турында сыйныф сәгатьләре булды. Укучылар белән, Кырым Республикасының тарихы, халкы, тарихи һәйкәлләре, төрле яулаучылар белән күп еллык көрәшүе, кырымлыларның Бөек Ватан сугышында катнашуы, Севастопольне саклау, Россия өчен ярымутрауның мөһимлеге турында әңгәмәләр үткәрелде, презентацияләр каралды. Бүген гражданлык-патриотик тәрбия аерым әһәмияткә ия, ул тарихи фикерләүне формалаштыра, туган ил тарихын өйрәнүгә кызыксыну уята, укучыларда патриотизм хисе тәрбияли.
-
"Тукай эзләре буйлап” 16.03.2021

Буген мәктәбебез зур кунаклар кабул итте. "Ватаным Татарстан" газетасы журналистлары Риман ага Гыйлемханов җитәкчелегендә Тукай эзләре буйлап сәяхәт иттеләр.. Алар мәктәбебезнең "Туган якны өйрәну музее" нда Тукайның Өчиледәге тормышына кузәту ясадылар. Зиннәтулла бабай нигезендә булдылар. Зиннәтулла бабай муллалык иткән мәчет белән таныштылар. Кунакларны Арча районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мухаметшина Алинә Таһир кызы һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Әюпов Илфар Илдар улы озатып йөрде.
-
"Без тарихта эзлебез" 16.03.2021

Тарих атналыгы дәвам итэ. Буген 5 нче сыйныф укучылары белән "Туган ягым-Татарстан" дип исемләнгэн тарихи уен-викторина узды. Максат: укучыларда туган телгә карата кызыксыну уяту,аларның Татарстан, аның куренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү, фикерләу сәләтләрен устеру, әдәплелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләргә омтылу.
-
Музейларда тарихи хәтер саклана 15.03.2021
Музей - мәктәпнең мөһим белем һәм тәрбия бирү үзәге булып тора. Андагы күптөрле һәм эчтәлекле экспозицияләр укучыларга халкыбызның гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләргә ярдәм итә. Шуны истә тотып тарих атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары өчен " Туган якны өйрәнү" музеена экскурсия оештырылды. Музей материалларын өйрәнү укучыларда патриотлык хисе тәрбияли. Укучыларыбыз аеруча туган авылыбызның тарихы, кешеләре белән кызыксына, аларның тырышлыгына, осталыгына сокланалар. -
“Туган телем-татар теле” 15.03.2021
Арттырмый да, киметми дә шуны бел-Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-Баш очында кояш булып тора гел.“Туган телем-татар теле”исемле сыйныф сәгатендә без Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучысы белән туган телебез турында шигырьләр,мәкальләр укыдык. -
Мәктәп китапханәчесе Гарипова В.Р. укучыларны «Татар дөньясы» (“Татарский мир”) китабы белән таныштырды. 10.03.2021

Бу басмага татар халкының тарихы һәм мәдәнияте хакындагы төп мәгълүматлар тупланды. Анда татар бердәмлегенең барлыкка килүе, ныгуы һәм үсү юлы бәян ителә. Татар тарихындагы күренекле чорлар -Идел буе Болгары оешу, Алтын Урда (Җүчи Олысы), Урта гасырлар татар дәүләтләренең ныгу-урнашуы, мәдәниятнең яңарышы һәм татар милләте хасил булу, милли автономия һәм совет яңарышы формасындагы дәүләтчелек тергезелү – аерып чыгарыла. Мәдәниятнең мөһим фундаменталь нигезләре арасында, тел, язу, әдәбият, шәһәрләшү һәм шәһәр мәдәнияте формалашу, ислам динен кабул итү кебек, татар җәмгыятенең барлык өлкәләренә зур йогынты ясаган күренешләр билгеләнә. Шулай ук хуҗалык алып бару осталыгы һәм тәҗрибәсенең, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәрнең, халык декоратив-гамәли сәнгатенең, рухи мәдәният, традицион татар халык мәдәнияте, югары сәнгатенең белдерелеш төрләре күздән кичерелә. Китап татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын -кызларыбыз! 08.03.2021

Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, уңышларга ирешеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
-
Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә. 06.03.2021
Кадерле әниләребез, бәйрәм белән Сезне!!!Әйтәсебез килә бүгенКадерле әниләргә.Әле ярый сез бар җирдәБез сабый, нәниләргә. -
Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбендә. 06.03.2021
Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбендә әниләр бәйрәме үтте.Әниемә бүләк ясар өченУтырдым мин өстәл артына.Әллә ясап бирергәме икәнМатур гына берәр картина?



















