Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
“Иң тәмле ашлар-милли ашларыбыз...” 13.04.2021

Бүген югары класс укучылары тубән класс укучыларына "Татар халык ашлары" дигән темага мастер класс күрсәттеләр. Алар татар халкының милли ашлары, татар халкының милли йолалары белән таныштырдылар.
-
12 апрель -Космонавтика көне. 12.04.2021

Бүген,12 апрель көнне, кеше беренче тапкыр җиһанга аяк басканга 60 ел тулды. Бу вакыйга бөтен дөнья өчен зур сенсация булды. Галәмдәге тәүге кеше – СССРдан. Шулай 1961 елның 12 апрель көнендә җиһанда 108 минутка сузылган сәяхәт мәңгегә тарихка кереп калды. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә Җир шарын урап чыкты. Бу датаны Юрий Гагарин Җир шары орбитасы тирәли тәүге очыш ясаганнан соң нәкъ бер ел узгач, 1962 елдан СССРда бәйрәм сыйфатында билгели башлыйлар. Бу уңайдан мәктәбебездә дә бик күп чаралар үткәрелде.
-
"Тотальный диктант" 10.04.2021

"Тотальный диктант" - ежегодная просветительская акция в форме добровольного диктанта для всех желающих. Ее участники могут проверить свою грамотность и знание русского языка. Уникальный текст диктанта каждый год специально для акции создает кто-либо из известных писателей. Принять участие в "Тотальном диктанте" может любой желающий, независимо от возраста, пола, образования, вероисповедания, профессии, семейного положения, интересов и политических взглядов. Первый "Тотальный диктант" состоялся в 2004 году.
-
"Зиһен базары" 10.04.2021

Математика атналыгы дәвам итә. Бүген мәктәбебездә "Зиһен базары" исемле физик кичә үтте. Анда "Җитезләр" - 8 нче класс укучылары, һәм "Йолдызлар"- 7 нче класс укучылары ярыштылар. Сораулар кызыклы булса да, бик җиңелләрдән түгел иде. Шуңадамы, бәйге бик җанлы һәм күңелле үтте. Нәтиҗәдә "Җитезләр" командасы үз исемен аклады - җиңүче булды. Молодцы, укучылар!
-
"Могҗизалар кыры" 09.04.2021

Математика атналыгы кысаларында мәктәбебездә бүген математика, информатика, физика фәннәренә багышланган 7-9 нчы класс укучылары катнашында "Могҗизалар кыры" булып узды. Финалга 8 нче класс укучылары Аглиуллин И. , Гыйниятова К. һәм 9 нчы класс укучысы Р. Вәлиев үттеләр. Уен, чынлап та, бик мавыктыргыч, кызыклы булды. Ә җиңүче булып Рәсим Вәлиев калды. Молодцы!
-
ОГЭ- сынау 08.04.2021

9 нчы классларда сынау ОГЭ системалы рәвештә алып барыла
-
"Математика дулкынында" 08.04.2021

Тормышта математика кулланылмаган бер генә өлкә дә юктыр, мөгаен. Ул һәрбер фән белән тыгыз бәйләнгән. Ә менә бүген мәктәп күләмендә 7-8 нче класс укучылары белән үткәрелгән "Математика дулкынында" исемле класстан тыш чара география фәнен математика белән бәйләде. Укучылар, сораулар катлаулы булуга карамастан, зур кызыксыну һәм җитезлек белән җавап бирделәр, үзләренең тирән белемнәрен исбатладылар. Чара бик мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.
-
"Кем зирәк?" 07.04.2021

Укучыларның математика, информатика, физика фәннәре белән кызыксынуларын тагын да арттыруда, математик уеннар аша фәнгә мәхәббәт, укучыларда эстетик зәвык тәрбияләүдә, гаять авыр һәм катлаулы бу фәннәрнең матурлыгын күрсәтүдә әлбәттә, төрле кызыклы конкурс һәм КВН- уеннарның роле зур. Бүген 5 нче класс укучылары белән “Кем зирәк?” дип аталган математик КВН үткәрдек. “Өчпочмак” һәм “Түгәрәк” командалары үзара көч сынашты.
-
День здоровья 07.04.2021

Всемирный День здоровья отмечается в конце первой недели апреля — 7 апреля в ознаменование годовщины основания Всемирной организации здравоохранения. Каждый год в праздник Всемирного дня здоровья в нашей школе проводятся традиционные состязания. ЗДОРОВЬЕ — Это данный с рождения бесценный дар, который преподносит человечеству природа.
-
ВПР 06.04.2021

Укучылар өчен җаваплы чор җитте- мәктәпләрдә ВПРлар башланып китте. Кичә 6 нчы класс укучылары математикадан эшләсәләр, бүген укучылар тарих (5 класс) , физика (7 класс), биология (8 класс), география ( 6 класс) фәннәреннән үзләренең белемнәрен сынадылар.



















