Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Атналыклар дәвам итә... 05.04.2021

Мәктәбебездә фән атналыклары дәвам итә. Бүген математика, информатика, физика (МИФ) атналыгы башланып китте. Укучылар атна дәвамында башваткычлар, кроссвордлар, ребуслар, викториналар, интерактив уеннар станцияләрендә булачаклар, шулай ук математик КВНда, физик - марафонда катнашырлар һәм күренекле галимнәр белән танышырлар... Ә бүген 5 класс укучылары мавыктыргыч математик табышмаклар кичәсендә кунакта булдылар.
-
Осторожно! Весенний паводок. 03.04.2021

Уважаемые родители! Под воздействием солнечных лучей лед на водоемах с каждым днем все больше и больше теряет свою прочность, покрывается талой водой. Не допускайте детей к реке без надзора взрослых, во время весеннего паводка; предупредите их об опасности нахождения на льду при вскрытии реки или озера. Расскажите детям о правилах поведения в период паводка, запрещайте им шалить у воды, пресекайте лихачество. Оторванная льдина, холодная вода, быстрое течение грозят гибелью. Помните, что в период паводка, даже при незначительном ледоходе, несчастные случаи чаще всего происходят с детьми. Разъясните детям меры предосторожности в период ледохода и весеннего паводка.
-
День детской книги 02.04.2021

2 апреля- Международный день детской книги. В этот знаменательный день ученики начальных классов ознакомились новыми книгами, на татарском и на русском языках, для детей, поиграли в игру "Угадай словечко"
-
Ата-аналар җыелышы 01.04.2021

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып үтте. Көн тәртибендә чирек нәтиҗәләре һәм чыгарылыш класс укучыларының алда торган имтиханнарына әзерлекләре; балаларның иминлеге, интернет куркынычсызлыгы, туклану мәсьәләләре каралды. Әти-әниләргә укучыларның юлда йөрү кагыйдәләре, аларның иминлеге, яктылык кайтарткычларны даими күзәтү астында тотарга кирәклеге искәртелде.
-
Ял файдалы үтә. 30.03.2021 Укучыларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша хезмәт тәрбиясе бирү- бүгенге көндә актуаль булып кала. Каникул көннәрендә укучылар белән мәктәп музеенда булдык һәм әби-бабаларыбызның кул эшләре белән таныштык. Соңыннан “Алмаз мозаика” техникасы белән эшләү буенча мастер класс үткәрелде.

-
Туган теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” конкурсының йомгаклау этабы 24.03.2021

22 марттан 24 мартка кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында туган теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” конкурсының йомгаклау этабы үтте. Конкурс «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2019-2022 уку елына эш планы нигезендә үткәрелде. Конкурста районыбызның данын яклап, мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Ләйсән Мансур кызы бик уңышлы чыгыш ясады. Аны ихлас котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Без бергә" 24.03.2021 Халык иҗаты өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, балаларның шәхси уңышларын үстерү, аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан Арча муниципаль районында «Без бергә " Республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды. 7 класс укучысы Шувалова Мирослава фестивальдә катнашып, II дәрәҗә лауреат булды. Җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.М. Нигъмәтҗанова. Котлыйбыз!

-
Уен үзенә тарта... 22.03.2021

Компьютерда интерактив уеннар укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә, танып белү активлыгын үстерә, белемнәрен тирәнәйтә һәм зур кызыксыну уята. Каникул көннәрендә дә укучыларыбыз бер-берсе белән ярышып һәм бер- берсенә ярдәмләшеп, интерактив уеннар уйнадылар.
-
Нәүрүз – яз бәйрәме. 20.03.2021

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.
Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз – яз бәйрәме.
-
Ачык дәрес 19.03.2021

7 нче сыйныфта тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Х.Х. Валиева «Россия беренче Романовлар вакытында; дәүләт төзелешендәге үзгәрешләр» темасына ачык дәрес уздырды.



















