Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Әкият геройларын ясыйбыз. 13.10.2021

Көз якты һәм матур төсләргә, бизәкләргә бай чор. Бу вакыт аралыгы балалар иҗаты өчен илһам чишмәсе дә, табигый материаллар чыганагы да. Көзге яфраклардан төрле-төрле кошлар, хайваннар, табигать күренешләре ясарга була . Эшләнмәләрнең төп элементы – көзге яфраклар булачак! Яфраклар бик нәзберек булсалар да, сак кына эшләгәндә әллә нинди матур эшләнмәләр майтарып була. Укучыларыбыз да көзге яфракларны уз иҗатларында кулландылар. Алар татар халкының һәм Габдулла Тукай әкиятләренең геройларын аппликация итеп ясадылар.
-
Үз телемдә сөйләшкәнгә, кояшлы күгем минем! 09.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан. "Үз телемдә сөйләшкәнгә, кояшлы күгем минем" дигән темага таянып башлангыч класс укучылары белән Г.Тукай шигырьләрен уку оештырылды.
-
Театр — яктылыкка, нурга илтә! 08.10.2021

Мәктәбебезнең "Тылсым" театр коллективы (җитәкчесе Л.М. Шакирова) Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектаклен сәхнәләштерде. Укучыларыбыз бик бирелеп уйнадылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.
-
Бәйрәмең белән, Укытучым! 05.10.2021

Мәктәбебез укытучылары хөрмәтенә укучылар бик матур концерт тәкъдим иттеләр. Күнел кылларын тибрәндерерлек җырлар, шигырьләр һәм дәртле биюләр белән урелеп барган котлаулары өчен укучыларыбызга зур рәхмәт.
-
"Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне" 01.10.2021

Бүген өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан классларда "Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне" дигән темага тәрбия дәресләре үтте. Дәреснең максаты, балаларда әти-әниләргә, туганнарга ихтирамлы, игътибарлы булу; кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү. Шулай ук укучылар хөрмәтле өлкәннәребезгә үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.
-
Экстремизмга — юк, дибез 28.09.2021

Республикада милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау максатында сентябрьдә “Экстремизмга – юк дибез!” дип аталган махсус айлык бара. Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Террор - ул кешеләр группасына оешкан, үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар - алар кешеләрне көчләп алучы, күп җыелыш урыннарында шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр, бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була. Шул уңайдан эстримизмга каршы тәрбия, класс сәгатьләре һәрдаим булып тора.
-
Котлыйбыз!!! 25.09.2021

Безнең батырларыбыз! Укучыларыбыз Арча шәһәрендә үткәрелгән кул көрәшендә барлык мәктәпләр арасында 3 урынга лаек булдылар. Афәрин! Сез булдырасыз!!!
-
#профнеделя2021 24.09.2021

“Сильная первичка- сильный Профсоюз!” Ознакомление членов Профсоюза с федеральной бонусной программой Profcardc, помощь в регистрации, установкой одноименного мобильного приложения.
-
”День профсоюзной информации“. 23.09.2021

”День профсоюзной информации“. Ознакомление с последними номерами газет “Мой профсоюз”, “Новое слово.”
-
Гариф Ахуновның туган көне. 18.09.2021

18 сентябрьдә күренекле язучыбыз Гариф Ахуновның туган көне. Яраткан язучыбыз, якташыбызның туган көне уңаеннан күргәзмә оештырылды.



















