Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Йөзү буенча турнир 06.01.2015

Район күләмендә үткәрелгән йөзү турнирында 5 нче класс укучысы Мөхәммәтшин Айнур катнашты.
-
"Әкиятләр илендә" 06.01.2015

Укучыларыбызның кышкы каникуллары күңелле үтә. 5 нче январь көнне мәктәптә укучылыр, укытучылар, барлык филиал укучылары катнашында "Әкиятләр илендә" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булды. Хоттабыч катнашында үткән бу бәйрәм һәрберебезнең күңеленә һуш килде.
-
"Китап сөючеләр клубы" 06.01.2015

6 нчы январьда авыл китапханәчесе А. Г. Камалова укучылар белән "Китап сөючеләр клубы"ның чираттагы утырышын үткәрде. Укучылар яңа китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Яңа ел тамашасы өчен рәхмәт! 05.01.2015

Кышкы каникулның 5 нче январь көнендә Өчиле төп гомуми белем мәктәбе барлык куст башлангыч класс укучыларын "Әкиятләр илендә" дип аталган Яңа ел тамашасына чакырды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучылар рәхәтләнеп уйнадылар,биеделәр, җырладылар. Бәйрәмне оештыручыларга чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Хөрмәт белән, Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары исеменнән укытучылары Ф.В. Шәяхмәтова.
-
"Җимлек буш тормасын!" 04.01.2015

Канатлы дусларыбызны онытмыйк!
-
Теннис ярышлары. 02.01.2015

Укучылар арасында теннис буенча Яңа ел турниры булды. Егетләр арасында Шакиров Ильсафка тиңнәр табылмады.
-
Яңа ел белән! 31.12.2014

Яңа ел белән күңеллергә яңа өметләр, ышанычлар килә.
Ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.
Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен.
Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа 2015 нче ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә. 30.12.2014

Күңелле чыршы бәйрәмен балалар күптән көтте.
Бәйрәмгә килгән әниләр һәм кунаклар да канәгать калдылар. -
Чиканас башлангыч мәктәбендә чыршы бәйрәме! 29.12.2014

Чыршы бәйрәменә кунакка урманнан Дию, Кәрлә, Убырлы, Шүрәле килде. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Чыршы бәйрәме. 27.12.2014

Чыршы бәйрәме бик күңелле үтте.



















