Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Өстәмә түгәрәкләр эшчәнлеге 31.03.2015

Өстәмә түгәрәкләр каникул көннәрендә дә үз эшчәнлеген дәвам итте. "Күңелле сәхнә"түгәрәгенә йөрүче укучылар түгәрәк дәресендә кызыклы әсәрләр белән танышалар һәм сәхнәләштерәләр.
-
Сингапур методикасы буенча укулар 30.03.2015

Бүген Төбәк - Чокырча урта мәктәбе - "АСОШ №7" базасында "Преобразование обучения в XXI веке: развитие культуры мышления" темасына сингапур укулары үтте. Укуларда безнең мәкәп коллективы да бик теләп катнашты.Тренерлар - Л.М. Гатауллина,Гатиятова Г.И. һәм Г.Х. Феоктистова критик фикерләүнең принципларын аңлаттылар, сигез фикерләү тибын сингапур структуралары ярдәмендә күрсәттеләр,фикерләү культурасы асылына төшендерделәр. Эшлекле аралашу, эчтәлекле презентацияләр, тренерларның материалны оста , аңлаешлы , кызыксындыра торган итеп бирүләре өчен барлык тренерларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Яңа Кырлайда "Нәүрүз" бәйрәмендә. 29.03.2015

Бүген бер төркем укучылар Яңа Кырлай авылында булып узган "Нәүрүз" бәйрәмендә катнаштылар. Милли традицияләрнең безнең як тарихы белән бәйле театрлашкан тамаша караганнар. Төрле уеннарда катнашканнар, музейда булганнар. .
-
Әти-әниләр җыелышы
28.03.2015
26 нчы март көнне авылларда "Баланың физик, психик, мораль һәм социаль сәламәтлеге" темасына ата-аналар җыелышы үтте.Шулай ук, әти-әниләрне чирек нәтиҗәләре һәм 9 нчы класс укучылары өчен ТДИ (ОГЭ) яңалыклыклары белән таныштырдык.
-
Имтиханга әзерлек. 26.03.2015

Каникул көннәрендә дә 9 нчы класс укучылары белән график нигезендә имтиханнарга әзерлек дәвам итә.
-
Котлыйбыз! 25.03.2015

Татар теленнән үткәрелгән Халыкара "ТатарТелеИнфо" олимпиадасында җиңү яулаган укучыларыбыз Хадиева Эльвира, Җамалиев Рәзил ( 7 класс) һәм 5 нче класс укучысы Шакиров Ильсафны (укытучылары - Л. М. Гарипова) ихлас күңелебездән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Башлангыч профсоюз оешмасы җыелышы
25.03.2015
Мәктәбебездә башлангыч профсоюз оешмасы җыелышы булып үтте. Анда Арча мәгариф идарәсеннән вәкил буларак Разъезд - Курса төп гомуми белем мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе Г.Г. Салаватова катнашты.
-
"Урман көне" 23.03.2015

21 март – Халыкара Урман көне. БМО инициативасы белән 1971 елда билгеләнә. Әлеге датаның төп максаты планетабыз халкын урман экосистемаларының әһәмияте, аларны саклау, урман мәйданнарын арттыру,торгызу кирәклеге турында искәртү. Укучыларыбызның шушы юнәлештә белемнәрен тагын да тулылындыру максатыннан 21 мартта мәктәбебезнең барлык классларында да “Урман дәресләре” үткәрелде.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2015

Бүген бездә зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз!
-
"Күңелле сәхнә" 20.03.2015

Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.20 нче март-әкият көне. Шул уңайдан "Күңелле сәхнә"түгәрәгенә йөрүче укучылар түгәрәк дәресендә татар халык әкиятләре белән таныштылар..



















