Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Якташыбыз Рәис Сафин белән очрашу. 30.01.2015

Субаш Аты авылында туып, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, "Йөрәк парчалары", "Бер мәхәббәт тарихы", "Көзге аҗаган", "Памир", "Бабайлар чуагы" һәм башка китаплар авторы, шагыйрь Рәис Сафин белән 28 нче гыйнвар көнне "Казан арты" тарих–этнография музеенда очрашу булды. Якташыбызның 80 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичәдә килгән кунаклар авторны юбилее белән тәбрик иттеләр,иҗатында уңышлар теләделәр.
Мин түгел-Тукай,Такташ та,
Шигъри җанлы Гаташ та.
Тик бәхетле булыр идем,
Фикерем калса ташта.
Рәис Сафин -
Кошларны сыйлап торабыз 29.01.2015

Кышын кошлар кеше янына елыша,ярдәм өмет итә.Үлән,орлыклар кар астында калган.Кошларга салкыннар түгел,ә ачлык куркыныч тудыра.Шуны күздә тотып Чиканас башлангыч класс укучылары кыш көне кошларны җим белән сыйлап торалар..
-
Семинарда 27.01.2015

Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч класс укытучылары 2015 елның 22 январь көнне Арча педагогия көллиятендә үткәрелгән муниципаль семинарда катнаштылар.Мастер-классларда булдылар,сертификатлар алдылар.
-
Чаңгы ярышында. 25.01.2015

Иске Кырлай авылында Фәнил Гарәфиев истәлегенә узган чаңгы ярышында безнең мәктәп укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар.
-
«Туган телем –милләт язмышы” 23.01.2015

“Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем” класс сәгате. 7 класс. Гайнетдинова Р. З. Укучылар әзерләгән чыгышларны ачык тәрбия сәгатенә кергән кунаклар да кызыксынып тыңладылар.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 20.01.2015

Һәйкәлләргә игътибар зур.
-
Чаңгы шуабыз... 19.01.2015

Мәктәп янында чаңгы трассасы салынган.
-
Көрәш. 17.01.2015

16 нчы январь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең спорт залында яшүсмерләр арасында район җитәкчесе призына көрәш буенча ярыш үтте. Мәктәп данын 6 нчы класс укучылары Шувалов Булат, Ярыгин Кирилл яклады.
-
Әти-әниләр җыелышы. 16.01.2015

Чираттагы әти-әниләр җыелышы авылларда - башлангыч мәктәпләрдә үтте.
-
Котлыйбыз! 16.01.2015

"Минем кадерле әнием"дигән рәсем конкурсында җиңгән укучыларны котлыйбыз.



















