Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Хуш башлангыч мәктәбем! 26.05.2016

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбенең 2 укучысын V класска озату кичәсе булды.Бәйрәмгә әти-әниләре,кунаклар килде.Укучылар шигырьләр сөйләделәр,җырладылар.Киләчәктә укучыларга уңышлар телибез.
-
“Балаларны яклау көне” 26.05.2016

“Балаларны яклау көне” уңаеннан башлангыч класс укучылары белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Су буена балык тотарга төштек. Һәр капкан балыкка сөенеп кайттылар.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы
Изге юл тели аның тавышы.
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау ул,мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек...Бәйрәм белән, хөрмәтле укучылар һәм укытучылар!
-
Конкурсларда җиңүчеләр. 24.05.2016

Атналык линейкада төрле конкурсларда катнашкан укучылар грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.
-
Тукай-Кырлай авылына экскурсия 23.05.2016

Мәктәбебезнең 7нче сыйныф укучылары Тукай-Кырлай авылына экскурсиягә бардылар. Анда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның музей-комплексында булдылар. Укучыларны капкадан ук Г.Тукай әкиятләре геройлары каршы алды һәм могҗизалы әкият дөньясына алып керделәр. Укучыларны төрле яктан сынап та алдылар. Экскурсоводлар Г.Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты, шәхси әйберләре белән якыннан таныштырдылар. Ул тоткан китаплар, үзе язган язмалар, газеталар, ул йөргән сукмаклар һәм ул яшәгән нигезне дә күрделәр. Экскурсия тирән эчтәлекле булды. Сәяхәтне оештырган җитәкчеләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Балаларны халыкара яклау көне" 21.05.2016

"Балаларны халыкара яклау көне" уңаеннан, башлангыч класс укучылары белән төрле спорт уеннары уйнадык.
-
Aсфальтта рәсем ясау конкурсы 20.05.2016

19 май көнне Арча Укучылар Сарае каршында асфальтта рәсем ясау конкурсы булды. Анда безнең мәктәпнең сигезенче класс укучысы Ганиева Айзилә катнашты. Ул юл йөрү кагыйдәләренә багышланган рәсем ясады.
-
19 нчы май - Пионер туган көне 19.05.2016

19 нчы май - Пионер туган көне . Бу чараның максаты: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, традицияләрне саклау. Педагог – организатор Венера Рашатовна яңа варислар сафына кабул ителүче укучыларны пионер туган көненең барлыкка килү тарихы, элеккеге пионерларның истәлекле фотолары белән таныштырды.
-
Мероприятия посвященные Международному дню семьи 18.05.2016

В нашей школе с 11.05 по 17.05 классными руководителями были проведены уроки, мероприятия посвященные Международному дню семьи. Классный руководитель 5 класса провела урок по теме «Семейные традиции». В 6 классе педагог провёл урок по теме «Я и моя семья». В 7 классе прошёл урок по теме «Тепло родного очага». В 8 классе говорили на тему «Когда семья вместе, так и душа на месте». В 9 классе было проведено занятие по теме « Условия создания семьи и основные семейные отношения».
-
Международный день детского телефона доверия 18.05.2016

17 мая в нашей школе проводился Международный день детского телефона доверия. Фонд поддержки детей провел общероссийский марафон "Скажи, о чем молчишь". Его цель - повышение узнаваемости детского телефона доверия, а также повышения уровня доверия к телефону среди детей и подростков как услуге экстренной психологической помощи в конфликтных ситуациях, при стрессах, суицидальных настроениях, межличностных проблемах. Учащиеся смотрели прямую трансляцию из московской студии, где выступали психологи, популярные для подростков артисты, музыканты и спортсмены.



















