Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе яңалыклары
“Сөмбелә” һәм “Көзге бал” бәйрәмнәре
Опубликовано: 28.10.2016
Көз. Хәзер табигатькә ул хуҗа! Тылсымлы сулышы белән бер генә өреп җибәрә дә бөтен дөньяны танымаслык итеп үзгәртә. Яфраклар, алтын сары, кызыл- чия төсләргә кереп, моңсу гына җиргә коела. Җир өсте әкияттәге кебек әллә нинди сихри палас белән капланган. Шулай да, көзнең үз яме бар: яшелчәләр өлгерә, җиләк-җимеш пешә, уңышлар җыела. Көзнең яме - муллык белән. Мәктәбебездә бүген “Сөмбелә” һәм “Көзге бал” бәйрәмнәре үткәрелде. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.
К списку новостей



















