Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Экскурсиядә 03.10.2016
Укучылар белән көзге экскурсиягә киттек. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде. Саф һава сулап, басуларны, елгаларны күзәтеп кайттык. -
Яңа Кырлайда " Ат көне" 01.10.2016

1нче октябрь көнне Яңа Кырлай җирендә "Ат көне" үткәрелде.Мәйданга бизәлгән атлар керде. Янәшәдә эш атлары йөк белән узышты.Казан ипподромыннан кайткан атлар төрле каршылаклар аша узып күрсәттеләр.Чиста, ярым чиста токымлы,җирле атлар,эш атлары да көч сынашты.Халык рәхәтләнеп күңел ачты,төрле уеннар,спорт ярышлары үткәрелде.Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да әлеге бәйрәмдә катнаштылар. Чаңгычылар ярышында безнең егетләргә тиңнәр булмады.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне! 01.10.2016

Хөрмәтле өлкәннәр!
Өлкәннәр көне бүген булса да
Күңелегез Сезнең гел яшь.
Яшәгез безнең арада
Булып назлаучы кояш!
Бүген-Өлкәннәр көне! Мәктәбебездә шушы уңайдан "Кайгыртучанлык" атналыгы башланып китте.Тәрбия сәгатьләрендә укучыларыбыз үзләренең әби-бабайлары,аларның гыйбрәтле язмышлары турында чыгышлар ясадылар.Атналыкның планын,төзеп,бу эшләрне ничек башкарачаклары турында фикер алыштылар. Өлкән пенсионер укытучыларыбызны өйләренә барып котладык һәм бүләкләр тапшырдык.
-
1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. 30.09.2016

1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне.Шул уңайдан Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары үзләренең әби-бабайларына открытка ясадылар.
-
1 нче октябрь - "Агач утырту көне" акциясе. 30.09.2016

Бүген 1 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп территориясендә агач утырттылар. Кулыңда кечкенә яшел агач тотып тору, киләсе буынга чын яшел урман бүләк итү – зур бәхет ул. Кешенең күбесе агач утырту кыен дип уйлый. Ә чынлыкта исә бу рәхәт эш. Әгәр елга бер генә тапкыр булса да чыгып, берәр агач утыртсаң да син табигатькә зур файда китерүеңне аңлыйсың.
-
Күктә кояш елмая, күңел шуңа шатлана! 29.09.2016

Гел яңгырлар гына яудырып тормый, көз болытлар арасыннан үзенең кояшын да яктыртты. Шуннан файдаланып без дә башлангыч класс укучылары белән табигатькә көзге эксурсиягә чыктык. Тирә – юньдәге үзгәрешләрне күзәттеләр, төрле уеннар уйнадылар, көзге букетлар җыйдылар. Нинди ел фасылы булса да табигать бик матур.
-
Математикадан тикшерү эше. 28.09.2016

Бүген 5 нче класс укучылары математикадан диагностик тест эшләделәр.
-
“Беренчеләр аллеясы” 27.09.2016

Бүген Чиканас башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары Нигъмәтҗанова Исламия һәм Хидиятуллин Ислам “Беренчеләр аллеясы”нда үз агачларын утырттылар.
-
ГТО 26.09.2016

В школе началась сдача осенних норм ГТО на 2016-2017 учебный год.
-
"Игътибар, балалар!" 24.09.2016

Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбендә укучыларга тәрбия дәресендә юлда йөрү кагыйдәләре аңлатылды. Балаларның юлда йөргәндә куркынычсызлыгын булдыру максатында, аларның сумкаларына яктылык кайтаручы билгеләр ябыштырылды.



















