МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
"Татарстан спорты" акциясе 30.04.2016

Мәктәптә 23 апрельдән 30 апрельгә кадәр "Татарстан спорты" акциясе үткәрелде. Бу акция кысаларында бөек спортсменнар турында лекцияләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы класс сәгатьләре, спорт ярышлары узды. Укучыларыбыз һәм укытучылар район күләмендә узган ярышларда катнаштылар. Линйкаларда бу ярышларда җиңүче һәм призер булган укучыларны котлау оештырылды.Укучылар өчен ачык һавада флеш-моб ойрәнелде..
-
Өмә үткәрдек 29.04.2016

Язгы өмәләр дәвам итә. Көннәр салкын булуга карамастан, җир кипте. Тирә-якны чистарту буенча өмәләр узды. Инде җирне эшкәртергә дә вакыт җитә. Мәктәп территориясенең алмагач, карлыган үсә торган участогы бүген эшкәртүгә әзер. Бүгенге өмәдә җир эшкәртү, кирәкмәгән ташларны җыю белән шөгыльләндек.
-
"Игелек кыл!" акциясе дәвам итә 28.04.2016

Мәктәпләрдә "Игелек кыл!" акциясе дәвам итә. 6 класс укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне чистартып торалар. Бүген алар һәйкәл кырыен чистарттылар, чәчәкләр утырту өчен урын әзерләделәр. "9 май көнендә бу урында чәчәкләр үсәр",- дип ышандыралар алар.
-
Безнең җиңүче 26.04.2016

25 апрель көнне Арчада "Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда - Тукай эзләрен" дип исемләнгән Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган район сәнгать фестивале узды. Бу фестивальдә безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Галаветдинова Фирдинә бу фестивальдә "Сәнгатле уку" нминаиясендә катнашты һәм 6-14 яшьлекләр арасында җиңү яулады.
-
Г.Тукайга - 130 ел 26.04.2016

Моннан 130 ел элек Арча җирлегендә Бөек Тукай дөньяга килгән. Пушкин, Лермонтов һәм Тукай. Өч йолдыз, өч даһи... Шигырьләрең мәңге күңелләрдән китмәс!
-
Мәмсә башлангыч мәктәбендә Тукай көннәре 26.04.2016

МБГБУ "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе" -"Мәмсә башлангыч гомуми белем мәктәбе" филиалында Г.Тукайның тууына 130 еллыкка әзерләнү алдан башланды. Бүген шушы бәйрәмнәрнең йомгагы - зур тантана булып узды. Әсәрләрдән өзекләр укылды, әсәрләре сәхнәләштерелде.Рәсем конкурсларына нәтиҗә ясалды.
-
Сәгъди абзый йорты матурлана 25.04.2016

Г,Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналар дәвам итә. Шуларның берсе Я.Кырлай авылында узды. Мәктәп коллективы шушы чарадан файдаланып, Сәгъди абзый йортына сәяхәт ясадылар. Дөрес, бу утарда эле ремонт эшләре бара. Ләкин барысы да уйланылып, зәвык белән ясала. Бик тәэсирләнеп кайттык!
-
Татар теленнән Бердәм Республика Тесты 25.04.2016

Бүген 9 класс укучылары өчен татар теленнән Бердәм Республика Тесты булды. БРТын укучылар Яңа Кенәр урта мәктәбендә тапшырдылар. Эш нәтиҗәләре 1 ай тирәсе вакыт эчендә билгеле булачак. Уңышлар сезгә, 9 класс укучылары!
-
Мөнирә апага булыштык 23.04.2016

Мәктәптә сугыш чоры балалары, сугыш чорында тылда хезмәт иткән ветераннарга ярдәм итү дәвам итә. Бүген тыл ветераны Мөнирә апага бәрәңге чыгарырга булышырга бардык. Мөнирә апа ялгызы яши. Яше 70 тән артса да, эле сыер асрый. "Иптәш миңа сыер"- ди ул. Печәнен дә чаба, бәрәңгесен дә утырта. "Сыер асрамаган кеше - ялкау кеше ул!"-дип әйтергә ярата Мөнирә апа. Быел идән астына су төшкән, бәрәңгесе черегән. Мөнирә апага утыртырлык бәрәңге җыю буенча акция үткәрергә җыенабыз.
-
Тукай шәкертләре 22.04.2016

Г.Тукай тууына 130 елга багышланган тантаналар дәвам итә. Бүен Яңа Кенәр техник сарае өстәмә белем педагогы Г.Гараева башлангыч класс укучылары белән "Тукай шәкертләре " дип аталган класстан тыш чара оештырды. Чарада Г.Тукайның үлмәс иҗаты искә төшерелде, аның сузләренә җырлар искә төшерелде.












