МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Язучылар бездә кунакта 15.09.2016

Бүген Арча районында зур бәйрәм. "Без бит - Арча яклары" дип аталган җыентыкны тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Бу җыентык 3 томнан тора: башлангыч, 5-9 класс, өлкәнкласс укучылары өчен шушы төбәктән чыккан атаклы язучылар, шагыйрьләр, драматурглар әсәрләре белән бергә төрле жанрда иҗат сөючеләрнең дә әсәрләре урын алган анда. Районыбызга бер төркем язучыар кайтты. Алар Арча шәһәрендә эшлекле сөйләшүдән соң район мәктәпләренә таралдылар. Гәүһәр Хәсәнова Белән Гафур Каюмов Ташкичү төп мәктәбенә кунакка килделәр. Укучылар кунакларга туган як, туган тел турында җырлар башкардылар, "Без бит - Арча яклары" җыентыгына кергән берничә шигырьне сәнгатьле укыдылар. Гәүһәр Хәсәнова әтисе Мөхәммәт Мәһдиев турында истәлекләре , үзенең әдәбиятка килү юллары турында сөйләде. Гафур Каюмов театр артистыннан драматургиягә, режессурага килү серләре белән таныштырды. Яшь вакытта иҗат иткән шыгырьләрен укыды. Кичә тормыш мәгънәсен ачу, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү, туган якны ярату, туган телне саклау рухында барды. Рәхмәт сезгә, Гәүһәр ханым, Гафур әфәнде!
-
Без бит Арча яклары 14.09.2016

Арча районы язучыларга, сәнгать әһелләренә бай. Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев инициативасы, "Таттелеком" җәмгыяте генераль директоры Л. Н.Шафигуллинның матди ярдәме белән танылган язучыларның, шагыйрьләрнең, районның каләм тибрәтүчеләре иҗат иткән әсәрләрдән торган 3 томлык хрестоматия дөнья күрде. Мәктәпнең педагог-китапханәчесе Ф.Ф.Хабибуллина шушы дәреслекләрне укучыларга тәкъдим итү чаралары оештырды.
-
Музей белән танышу 13.09.2016

"Добрый Татарстан" акциясе кысаларында яңартылган музейга экскурсияләр оештырылды. Укучыларга туган ягыбызның үткәне, бөек кешеләре турында музей җитәкчесе Р.Р.Хакимзянова таныштырды.
-
Әти-әниләр җыелышы
10.09.2016
9 сентябрь көнне мәктәптә әти-әниләр җыелышы булып узды. Анда түбәндәге көн тәртипләре каралды:
1.2015-2016 уку елы йомгаклары.
2.Укучыларны тукландыру торышы.
3.Укучыларның сәламәтлеген саклау, иминиятләү торышы.
4.Көзге, кышкы чорда пожар курынычсызлыгын кисәтү.
5.Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу мәсҗәләләре.
-
День грамотности 09.09.2016

В мире насчитывается более 700 миллионов неграмотных людей среди взрослых, а среди детей это число превышает 72 миллиона. Наиболее распространена проблема неграмотности в странах, в которых ведутся войны, гражданские беспорядки, и в странах «третьего мира». Это стало предпосылками к появлению Международного дня грамотности, призванного обратить внимание общественности к данной проблеме.
Мировая конференция министров образования, тема которой была «Ликвидация неграмотности», открылась и состоялась 8 сентября 1965 года в столице Ирана, крупнейшем городе Тегеране. По предложению этой конференции ЮНЕСКО в следующем, 1966 году, провозгласила Международным днем грамотности (International Literacy Day) – 8 сентября. И в нашей школе в классах провели мероприятия, посвященные этому дню: лекции, викторины, интеллектуальные игры.
Организация Объединенных Наций признала 2003-2013 гг «Десятилетием грамотности», а ЮНЕСКО была назначена координатором всех мероприятий.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек 07.09.2016

Бүген мәктәптә башлангыч классларда юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча сыйныф сәгате узды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр. Дәрестән соң 1 нче класс укучылары өчен "1 нче класс укучыларына юлдан аркылы чыгара булыш!" акциясе узды.
-
Тәртип сагында 06.09.2016

Бүген мәктәптә полиция подполковнигы Раил Рахматуллин белән очрашу оештырылды. Ул экстримизм, терроризм мәсьәләләренә тукталды, үз-үзеңне саклау белән таныштырды. Ахырыдан укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Шушы очрашуда ул мәктәпнең "Тәртип саклау отряды" вәкилләре белән очрашты һәм үзенең киңәшләрен бирде.
-
Пожар куркынычын кисәтәбез 05.09.2016

Мәктәпләрдә куркынычсызлык айлыгы бара. Җәй коры килү сәбәпле, пожар булу куркынычы артты. Шуны кисәтү максатыннан, Яңа кенәр янгын сүндерү началҗнигы Х.Х.Ахметов белән очрашу үткәрдек. Хәниф Халилович поңар килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты, тәмәкетарту, шырпы белән уйнауның нинди фаҗигага китерүен аңлатты. Ул шулай ук су коену, урамда йөрү, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйлдәләренә дә тукталды.
-
Бәйрәм тантанасы 01.09.2016

Бүген 300 еллык тарихы булган Ташкичү халкы өчен сөенечле вакыйга!Ныклап төзекләндерелгәннән соң, мәктәп яңадан үзенең ишеклрен ача. 1986 нчы елда сафка баскан мәктәп бинасы 30 елдан соң төзекләндерелде.
Авыл халкы, мәктәп коллективы чиксез рәхмәтен президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Vиннехановка, мәгариф һәм фән министры Энгель Навапович Фаттаховка, Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габдельфартович Нуриевка, КСМ ширкәте җитәкчесе Рафаэль Әдһәмович Муллагаиевка, барлык эшчеләргә җиткерә бүген.
Безнең шатлыкны уртаклашырга Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев килде. Ул укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады, мәктәптә узган ремонт эшләре белән танышты һәм канәгать калды.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2016

Ташкичү төп мәктәбендә Белем бәйрәме төзекләндерелгән бинада узды. Тантанада Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габдельфартович Нуриев катнашты. Ул укучыларны Белем бәйрәме белән котлады, 1 нче класска укырга керүчеләр белән танышты, аларга бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә "Мәрҗани" агрофирмасы генеральный директоры М.К,Миначетдинов, Арча районы башкарма комитеты МУ "Управление образования" җитәкчесе З.М.Давлетбаев, Ташкичү җирле үзидарәсе башлыгы Ф.Х.Файзуллин катнаштылар, укучыларны бәйрәм белән котладылар, укуда, хезмәттә уңышлар теләделәр.












