МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Будь здоровым! Танцуй! 21.06.2016

Сегодня состоялась акция по пропаганде здорового образа жизни "Будь здоровым! Танцуй!". Обучающиеся, активисты проекта "SаMоSтоятельные дети", заранее подготовились к этой акциии: подготовили лозунги, речевки по пропаганде зорового образа жизни, рассказывали прохожим о вреде наркотиков, табакокурения и горячительных напитков.
-
Ш.Мәрҗани туган авылында 18.06.2016

Ямьле җәй көнендә укучыларның ялларын файдалы үткәрү буенча эш алып барыла. 17 июнь көнне 5-7 класста укучы бер төркем укучылар мәгърифәтче Ш.Мәрҗанинең туган авылы Ябынчы авылында булып кайттылар. Ш.Мәрҗани тормышында Ташкичү авылы зур урын алып тора. Чөнки аның бала чагы, яшүсмер чагы шуы Ташкичү авылында үтә. Ябынчы авылы бүгенге көндә 3 йорттан тора икән. Ш.Мәрҗани туган нигезгә истәлек тактасы куелган. Муллалар коесы бүген дә саф суы белән кешеләрне сөендерә.
"Ябынчы авылыннан Комыгурҗа авылына юл алдык. Мәктәптә музей хезмәткәре безне көтеп тора иде. Музейда Ш.Мәрҗанига багышланган экспонатларны карадык. Бик ошады экскурсия",- дип сөйләде экскурсиядә катнашкан 7 класс укучысы Р.Галиев.
Мәктәп дирекциясе укучыларның җәйге ялын файдалы итеп үткәрергә булышкан Идел буе электр челтәре ОАО "Сетевая компания"сенең Арча районы бүлеге җитәкчесе Нурмухаметов Нияз Фәрит улына олы рәхмәтен җиткерә.
-
Куркынычсыз җәй 17.06.2016

Бүген мәктәпкә кунакка Идел буе электр челтәре ОАО"Сетевая компания"сенең Арча районы электр челтәре бүлеге 2 нче категорияле инженеры Ләйсән Сафаргалиевна Миннебаева килде Аның төп максаты - укучыларның җәе тыныч, хәвефсез итүне булдыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү. Ләйсән апалары укучыларга электр, аның әһәмияте, тормышта куллану турында сөйләде. Шул ук вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен аңлатты. Ул тормышта, кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, нинди куркыныч очракары булырга мөмкинлекне, һәркем тарафыннан үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерде. Кызыклы сораулар, викторина, уеннар укучыларда зур кызыксыну уятты. Шул ук вакытта Ләйсән Сәфәргалиевна беренче ярдәм күрсәтүнең әһәмиятен тошендерде. Алып килгән манекенны "терелтү"укучыларны гаҗәпкә кадырды. Укучылар үзләре дә беренче ярдәм оештыруны теләп башкардылар.
Ләйсән апалары буш килмәгән иде. Ул укучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Очрашу бик җылы, дустанә үтте.
-
12 июнь - Россия көне 14.06.2016

Ватан нидән башлана? Безнең туган яктан, туган авылдан, аның данлыклы кешелреннән! Апрель аенда бөекТукайның 130 еллык юбилеен билгеләп үттек. 12 июнь көнне дә, хисләребезне яңартып, бер төркем укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре Тукай-Кырлай авылындагы музейга экскурсия ясадылар. Бу көнне кунакка Кырым ярымутравыннан килгән вәкилләр дә килгән иде. Укучыларда һәм хезмәткәрләрдә музей, Сәгъди абзый йорты турында уңай тәэсирләр калды.
-
Тәҗрибә участогында 9 класслар 10.06.2016

9 класс укучылары мәҗбүри һәм сайлау фәннәреннән булган имтиханнарны тапшырып бетерделәр. Бүген алар мәктәп яны тәҗрибэ участогында эшләргә килделәр.Кишер, суган түтәлләре, кәбестә аралары чиста булып калды.
-
Имтиханнар тапшырабыз
09.06.2016
Бүген 9 клсс укучылары физика, биология фәннәреннән дәүләт имтиханнарын тапшыралар. 15 июнь - соңгы имтихан көне. Укучыларга уңышлар телик!
-
Тәҗрибә участогында 07.06.2016

Тәҗрибә участогында кызу эшкайный.Томат, кыяр, кабак кебек җылы яратучы культураларның үсентеләрен күчереп утырту буенча эш оештырылды.
-
Сабантуйлар гөрләп узды
06.06.2016
4-5 июнь - язгы Сабантуй бәйрәме белән истәлекле булып калыр. Бу көнне олысы-кечесе бәйрәмгә агыла.. Ташкичү мәктәбе балалары да бу бәйрәмне көтеп алалар. Алар җырладылар да, биеделәр дә, матур шигырьләр дә сөйләделәр. Тагын шунысы куанычлы булды: аларның чыгышларын җырчы Нурзадә апалары да карады, бәя бирде.
-
Куркынычсыз җәй 31.05.2016

Бүген мәктәптә "Куркынычсыз җәй" акциясе кысаларында, СМС дети проекты балалары укучыларга җәйге каникул чорында үз-үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләре, буш вакытны үткәрү турында әңгәмә үткәрделәр. Тәмәке тартуга каршы көрәш чарасы буларак, блиц-интервьюлар алдылар.
-
Җәйге табигатькә экскурсия
30.05.2016
Башлангыч класс укучылары җәйге табигатькә экскурсия ясадылар. Чәчәкләр тормышы, туфрак, һава торышы, су турында өйрәнгән материалларны ныгыттылар. Спорт ярышлары, балык тоту - барысы да укучыларга ошады. Җәйләр ямьле булсын!












