МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Волейбол буенча ярышлар 28.01.2017

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенә Винер Шакирзянов истәлегенә волейбол буенча ярышлар уза. Бу ярышларда 2001-2002 нче елларда туган укучылар арасында безнең мәктәп командасы да катнаша. Уңышлар телик үзләренә!
-
Г.Камал исемендәге театрда 26.01.2017

Ташкичү төп мәктәбе дирекциясе, профсоюз комитеты белән берлектә, 25 январь көнне педагоглар, хезмәткәрләр, ветеран укытучылар, уку алдынгылары өчен Г.Камал исемендәе Татар Дәүләт академия театрына экскурсия оештырды. Бу көнне "Бабайлар чуагы" спектакле сәхнәгә куелды. Спектакльдә сәхнә корифейлары - Наилә Гәрәева, Әсгар Шакиров, Хәлим Җәлалов, Равил Шәрәфиевлар иҗатына сокланып утырдык.
-
Встреча со специалистом по предупреждению правонарушений 23.01.2017

Сегодня состоялся встреча с ведущим специалистом аппарата исполнительного комитета Арского муниципального района РТ М.К.Нигъматуллиным. Он провел беседу с обучающимися по предупреждению правонарушений среди несовершеннолетних. М.К.Нигъматуллин посетил на дому родителей, состоящих на учете, Встретился с трудными подростками индивидуально.
-
"Иксез-чиксез балачак" конкурсы 20.01.2017

Районда укучылар өчен төрледән-төрле конкурсларүткәрелә. Узган атнада "Иксез-чиксез балачак" конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар рәсем ясауда, йомшак уенчыклар әзерләүдә, фанердан төрле сыннар кисеп ясауда үзләрен сынадылар. Иң яхшы дип табылган эшләр муниципаль конкурска җибәрелде.
-
Өстәл теннисы ярышлары 19.01.2017

Мәктәптә укучыларның буш вакытын үткәрүгә игътибар ителә. Өлкән класс укучылары советы эледән-эле төрле чаралар оештыра. Бу атнада егетләр арасында өстәл теннисы буенча мәктәп беренчелегенә әзерлек эшләре бара.
-
Имтиханнарга әзерлек.
18.01.2017
Бүген 8-9 класс укучылары өчен Дәүләт имтиханнарына әзерләнү буенча Инструкция өйрәтелде. 9 класс укучылары Дәүләт имтиханнарын сайладылар, 8 класс укучылары бу процедураның ничек буласына төшенеп утырдылар.
-
Синен хокукларың һәм бурычларың 18.01.2017

5-7 класс укучылары өчен чираттагы класс сәгате "Синен хокукларың һәм бурычларың" дип аталды. Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Р.Р.Хакимзянова укучыларга гражданлык хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты.
-
"Иң зирәк" бәйгесе 18.01.2017

Педагог-китапханәче Ф.Ф.Хабибуллина башлангыч класс укучылары арасында «Иң зирәк” бәйгесе үткәрде. Әлеге бәйге китап укуга кызыксыну уяту, класстагы иң зирәк, иң тырыш, белемле укучыны билгеләү максатыннан уздырылды. Укучыларга үзләренең укыган китаплары буенча туган якка, гаиләгә, мәктәпкә, кошларга, хайваннарга, табигать күренешләренә багышланган сораулар тәкъдим ителде. Укучылар бирелгән сорауларга бик теләп, тырышып җавап бирделәр. 4 нче сыйныф укучысы Фәттеров Фәнгиз “Иң зирәк” укучы исеменә лаек булды. Ә калган укучыларга “Ин зирәк” укучыдан калышмаска, күбрәк китап укырга, тырышырга кирәклеге әйтелде.
-
Иртәнге линейка 17.01.2017

Мәктәптә атнаның икенче көне - иртәнге линейка көне. Дежур класс атналык эшкә нәтиҗә ясый, мәктәптә булган кимчелекләрне бетерү юллары күрсәтә, тәртипсезлек очракларын кисәтә.
Бүгенге линейкада 2017 нче елга бурычлар каралды. Укуга караш, җәмәгать эшләренә актив катнашу мәсҗәләләре кралды. Спортта, төрле конкурсларда җиңү ялаган укучылар макталды.
-
Катнашыгыз!
16.01.2017
Арча муниципаль районында укучыларның"НУР" дип аталган телестудиясе эшли. Бу телестудиягә йөрүчеләр матур итеп сйләшергә, телевизион тапшырулар төшерү серләренә өйрәнә. "НУР" телестудиясе республикабыз, Россия Федерациясендә күп төрле ярышларда катнашып, зур җиңүләр яулаган коллекив. Шушы коллектив 2016 нчы елның 17 январенда татар телендә сөйләшүче укучылар өчен кастинг уздыра. Кастинг Арча укучылар сараенда 15.00 сәгатьтә башлана. Кастингта 7-8 класс укучылары катнаша ала. Кастингтан узган укучыларга бушлай күнегүләр оештырылачак. Рәхим итегез, үзегезне сынап карагыз!












