МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Китап - иң зур бүләк 03.12.2016

Иң зур бүләк – китап!
“Таттелком” акционерлык җәмгыяте 2016 нчы елны Г.Тукай елы дип билгеләгән. Шушы истәлекле датага багышланган чаралар әле дәвам итә. Бүген бездә кунакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте вәкиле шагыйрь Рөстәм Зәкуанов булды. Ул шушы җәмгыятьнең генераль директоры Л.Н.Шафигуллин башлап җибәргән Тукай елын йомгаклау йөзеннән, мәктәпкә меңнән артык китап алып килгән. Алар арасында татар, рус, чит илләрнең матур әдәбияты, публицистик әсәрләр, төрле фәннәрдән ярдәмлекләр, сүзлекләр, бала тәрбияләү һәм төрле кул эшләре буенча китаплар бар. Килгән кунаклар арасында якташыбыз, Г.Тукайның дүртенче буын туганы, журналист Риман Гыйлемханов та бар иде. Ул укучылар белән үзенең кайбер истәлекләре белән уртаклашты һәм бөек шәхесләребезнең туган якны ничек данлауларын әйтеп үтте. Арча муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифжанов Рамил Илгиз улы “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең район һәм республика буенча башкарган гүзәл эшләрен санап китте. Укучыларга тырышып укырга, киләчәктә илебезнең лаеклы алмашчылары булырга кирәклекне ассызыклады.
Кичәгә укучылар да әзерләнгән иде. Алар туган тел, туган ил, китап турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Кичә шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.
Мәктәп директоры И.И.Гибадуллин, кичәне йомгаклап, бу китаплар өчен Л.Н.Шафигуллинга, килгән кунакларга зур рәхмәтен җиткерде.
-
ЯҢА ЕЛ ЯКЫНЛАША 02.12.2016

Бүген кышның икенче көне. Тиздән Кар кызын ияртеп, мәктәпләргә Кыш бабай килер, укучыларны, укытучыларны Яңа ел белән котлар. Ә бүген шушы бәйрәмгә әзерлек эшләрен башланды. Дәрестән соң мәктәп ишек алды шау-шуга күмелде. Укучылар кардан сыннар ясарга кереште. Башлангыч класс укучыларына ярдәмгә әти-әниләре дә килде. Бәйрәм күңелле узар!
-
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2016

1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне. Шушы уңайдан мәктәптә класс сәгатьләре узды. Шуларның берсен биология укытучысы Ә.Ә.Вафина үткәрде. Ул укучыларга аңлаешлы итеп сәламәт яшәү серләрен төшендерде.
-
Һәркемгә дә Әни кирәк! 29.11.2016

Һәркемгә дә әни кирәк!
Әни! Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә – ничә кат әйтә икән! Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. “Әни” дигән сүз йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. “Әни” дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Бүген мәктәптә бәхетле балалар белем ала. Чөнки аларның әниләре бүген бәйрәмгә килде. Фойеда ук әниләрне “SаMоSтоятельные дети” проекты укучылары каршы алды, котлады, үз куллары белән ясаган йөрәкләрне бүләк итте. Залда аларны концерт номерлары каршы алды. Укучыар әниләре алдында ярты елда өйрәнгән осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, чын йөрәктән чыккан котлау сүзләрен тыңладылар. 5 класс укучылары И.Зәйниевнең “Кәҗә, сарык һ.б” дип аталган спектакль тәкъдим иттеләр. Ата-аналар укучыларны сокланып карады.
Бәйрәмнең өченче өлеше мәктәп ашханәсендә узды. Әниәр чәй өстәле артында укучыларны тәрбияләү серләре , бала тәрбияләүдә уңышлы алымнар куллану белән уртаклаштылар.
Чара бик эшлекле шартларда узды.
-
Баскетбол буенча зона ярышлары 28.11.2016

Бүген мәктәптә баскетбол буенча зона ярышлары узды. Бу ярышларга 5 мәктәп вәкилләре җыелды. Киеренке көрәштән соң кызлар арасында беренчелекне Носы төп гомуми белем мәктәбе укучылары яулады. Хәсәншәех төп мәктәбе кызлары 2 нче, Яңа Кишет төп мәктәбе кызлары 3 нче урында.
Егетләр арасында беренче урын Иске Ашыт егетләрендә. Икенче, өченче урыннарда Яңа Кишет, Ташкичү төп мәктәпләре егетләр командасы.
-
Көрәш буенча район ярышы призеры 26.11.2016

26 ноябрь көнне ООО "Тайд-Фойл" призына милли "Көрәш" буенча район беренчелеге узды. Бу ярышта мәктәпнең 8 классында укучысы Йулдашов Сәид 50 кг га кадәр авырлыкта көрәшеп, 3 нче призлы урын яулады. Сәидне бу уңышы белән котыйбыз!
-
27 ноябрь - әниләр көне 26.11.2016

Традиция буенча ноябрь аеның соңгы ял көнендә әниләр көне билгеләп үтелә. Җырларда җырланганча "Көннәр матур булсын өчен - әни кирәк!" Әниләр - тормыш тоткалары! Хөрмәтле әниләр! Сезне шушы көн белән котлыйбыз!
Мәктәптә әниләр көнен үткәрү өчен әзерлек бара. Классларда әниләрне котлап, кунакка чакырып, открыткалар әзерлиләр. 5 класс укучылары әниләрне мәктәпкә кунакка чакырып, спектакль тәкъдим итәргә планлаштыралар.
-
Әниләр көне 25.11.2016

Илебездә әниләр көне үткәрүгә әзерлек бара. Ташкичү балалар бакчасында бу кичә бүген узды. Балалар әниләренә ярату хисләрен шигырьләрендә, җырларда чагылдырдылар.
-
"Көзге фьюжн" бию марафоны 23.11.2016

Бүген мәктәпнең бию коллективы "Осенний фьюжн" дип аталган юию марафонында уңышлы гына чыгыш ясады.
-
22 ноябрь сүзлекләр көне 22.11.2016

22 ноябрь - илебездә сүзлекләр көне. Сүзлекләр укучыларның, укытучыларның, гомумән ни белән дә кызыксынучан кешеләрнең өстәл китабы ул. Бүен мәктәптә үзлекләргә багышланган чара үткәрелде. Рус теле укытучысы А.Т.Ахмадулина укучыларга бу көннең килеп чыгуы, беренче сүзлек авторы Даль турында кызыклы материаллар китерде. Сүзлекләр белән эшләү серләре белән таныштырды.












