МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Укучылар өчен дискотека 03.01.2017

Ташкичү авылы Культура йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, мәктәп белән берлектә, укучылар өчен әледән-әле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештыралар. Чираттагысы 3 январь көнне узды. Укучыларны якты залда Кыш бабай, Кар кызы каршы алды. Алвр укучыларга кызыклы уеннар, башваткычлар әзерләгәннәр иде. Бию катыш бәйрәм укучыларга да, алар белән килгән әти-әниләренә, әбиләренә дә бик ошады. Кичә укучылар өчен дискотека белән дәвам итте. Укучылар өчен Культура йорты алдында да төрле уеннар оештырылды.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 31.12.2016

Яңа 2017 нче ел да килеп җитте. 2016 нчы ел безнең мәктәп өчен капиталь ремонт елы булып истә калачак! Мәктәбебез яңарды, яктырды, тагын да җылыракка әйләнде! 2016 нчы ел якташыбыз Мәхмүт Галәүгә 130 ел тулу белән безнең истә калачак. Аның оныгы Олег Надирович, оныкчыгы Анастасия Олеговна белән очрашу безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Укучыларыбыз, укытучылар район, республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнаштылар, җиңүләр яуладылар, үзләренең көчләрен сынадылар. Яңа 2017 нче ел барчабызга бетмәс бәхетләр, күңел күтәренкелеге, семьяларда тигезлек, сәламәтлек алып килсен! Яңа ел белән!
-
Татар теленнән имтиханнарга әзерлек
29.12.2016
Сайлап алу имтиханнары арасыннан укучылар татар телен дә сайладылар. Бүген татар теле укытучысы Р.С.Шагидуллина белән алар имтиханнарга әзерләнделәр.
-
Барыбыз да бозга! 28.12.2016

Укучыларның кышкы каникуллары дәвам итә. 1-8 класс укучылары өчен "Барыбыз да бозга!" акциясе узды. Мәктәп ишек алдында укучылар өчен төрле ярышлар, кызыклы уеннар оештырылды.
-
ОГЭга әзерәнәбез 28.12.2016

Каникул чоры 9 класс укучылары өчен Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен бик кулай вакыт. 27 декабрь көнне рус теленнән, бүген математикадан аларга имтиханнарга әзерлек эше оештырылды. Шулай ук график нигезендә биология, химия. татар теле, география, җәмгыять белеменнән дә өстәмә эшләр оештырылачак.
-
Әтиләр Советы утырышы 28.12.2016

Бүген мәктәптә "ӘтиләрСоветы"ның киңәйтелгән утырышы булды. Утырышка укучыларның барлык әтиләре дә чакырылган иде. Әтиләр Советы 2016 нчы елда оештырылган эшләргә отчет тотты. Ирешелгән уңышлар, алда торган проблемалар турында эшлекле сөйләшү булды. 2016 нчы елда "Әтиләр Советы" эшчәнлеге "канәгатьләнерлек" дип бәяләнде.
Икенче көн тәртибендә кышкы каникулларны оештыру мәсьәләләре каралды. "5 январь - чаңгы шуу көне" акциясе үткәрү планлаштырылды, Арча районында узучы бәйрәмнәргә катнашу, әтиләрнең булышлыгы кирәклеге турында сөйләшенде.
-
Чыршы бәйрәмнәре 26.12.2016

Мәктәптә бүген - чыршы бәйрәмнәре. Иртәдән укучылар бәйрәмчә киенеп, мәктәпкә агылдылар. Аларны мәктәптә киенеп-ясанып чыршы көтеп тора.
Башлангыч класс укучылары өчен бик сөенечле булды бу көн. Мәктәп дирекциясе аларны бәйрәм белән котлады, бүләкләр, тырышып укыганнарга, грамоталар бүләк итте. Бәйрәм уртасында башлангыч класс укучыларын котларга "Таттелеком" җәмгыяте вәкилләре килде. Алар да Кыш бабайдан күчтәнәчләр алып килгәннәр. Бик зур рәхмәт аларга! Җавап итеп, башлангыч класс укучылары үзләре өйрәнгән биюләрне бүләк иттеләр.
Бәйрәм дәвам итә! Һәр семьяга тынычлык, бәхет, саулык алып килсен Яңа ел!
-
Могҗиза бүләк ит! 22.12.2016

Бүген мәктәптә "Могҗиза бүләк ит!" акциясе уздырылды. SМS балалары кече яшьтәге һәм ятим балаларга Яңа ел бүләкләре әзерләделәр, Кыш бабай бүләкләрен өләшеп йөрделәр. Ахырыдан 5 класс укучылары флеш-моб үткәрделәр.
-
Тәртип сагында 22.12.2016

Бүген мәктәптә Арча муниципаль районы буенча өлкән УУП Ленар Алтафович Хисамиев булды. Ул мәктәп укучылары белән тәртип мәсьәләләре, бер-береңә карата миһербанлы булу, өлкәннәрне хөрмәт итү турында сөйләде. Яңа ел чорында куркынычсызлык кагыйдәләре, кич йөрмәү, Культура йортында өлкәннәр өчен оештырылган бәйрәмдә укучыларның булырга тиеш түгеллеге белән таныштырды. Ахырыдан Л.А.Хисамиев тәрбиягә авыр бирелүче укучыларбелән аерым сөйләшү үткәрде.
-
Мәрхәмәтлелек кыл! 21.12.2016

21 декабрь көнне SМS балалар төркеме белән мәктәп күләмендә "Мәрхәмәтлеклек кыл!" акциясе оештырылды. Укучылар бу көнне кар сыннарын чистарттылар. кошларны өстәмә тукландыру оештырдылар, нәни балаларга Яңа ел сувенирлары әзерләшергә булыштылар.












