МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Өстәл теннисы ярышлары 19.01.2017

Мәктәптә укучыларның буш вакытын үткәрүгә игътибар ителә. Өлкән класс укучылары советы эледән-эле төрле чаралар оештыра. Бу атнада егетләр арасында өстәл теннисы буенча мәктәп беренчелегенә әзерлек эшләре бара.
-
Имтиханнарга әзерлек.
18.01.2017
Бүген 8-9 класс укучылары өчен Дәүләт имтиханнарына әзерләнү буенча Инструкция өйрәтелде. 9 класс укучылары Дәүләт имтиханнарын сайладылар, 8 класс укучылары бу процедураның ничек буласына төшенеп утырдылар.
-
Синен хокукларың һәм бурычларың 18.01.2017

5-7 класс укучылары өчен чираттагы класс сәгате "Синен хокукларың һәм бурычларың" дип аталды. Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Р.Р.Хакимзянова укучыларга гражданлык хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты.
-
"Иң зирәк" бәйгесе 18.01.2017

Педагог-китапханәче Ф.Ф.Хабибуллина башлангыч класс укучылары арасында «Иң зирәк” бәйгесе үткәрде. Әлеге бәйге китап укуга кызыксыну уяту, класстагы иң зирәк, иң тырыш, белемле укучыны билгеләү максатыннан уздырылды. Укучыларга үзләренең укыган китаплары буенча туган якка, гаиләгә, мәктәпкә, кошларга, хайваннарга, табигать күренешләренә багышланган сораулар тәкъдим ителде. Укучылар бирелгән сорауларга бик теләп, тырышып җавап бирделәр. 4 нче сыйныф укучысы Фәттеров Фәнгиз “Иң зирәк” укучы исеменә лаек булды. Ә калган укучыларга “Ин зирәк” укучыдан калышмаска, күбрәк китап укырга, тырышырга кирәклеге әйтелде.
-
Иртәнге линейка 17.01.2017

Мәктәптә атнаның икенче көне - иртәнге линейка көне. Дежур класс атналык эшкә нәтиҗә ясый, мәктәптә булган кимчелекләрне бетерү юллары күрсәтә, тәртипсезлек очракларын кисәтә.
Бүгенге линейкада 2017 нче елга бурычлар каралды. Укуга караш, җәмәгать эшләренә актив катнашу мәсҗәләләре кралды. Спортта, төрле конкурсларда җиңү ялаган укучылар макталды.
-
Катнашыгыз!
16.01.2017
Арча муниципаль районында укучыларның"НУР" дип аталган телестудиясе эшли. Бу телестудиягә йөрүчеләр матур итеп сйләшергә, телевизион тапшырулар төшерү серләренә өйрәнә. "НУР" телестудиясе республикабыз, Россия Федерациясендә күп төрле ярышларда катнашып, зур җиңүләр яулаган коллекив. Шушы коллектив 2016 нчы елның 17 январенда татар телендә сөйләшүче укучылар өчен кастинг уздыра. Кастинг Арча укучылар сараенда 15.00 сәгатьтә башлана. Кастингта 7-8 класс укучылары катнаша ала. Кастингтан узган укучыларга бушлай күнегүләр оештырылачак. Рәхим итегез, үзегезне сынап карагыз!
-
Спорт ярышларында 09.01.2017

Кышкы каникуллар сиздермичә узып та китте. Балалар өчен районда, мәктәптә, авыл Мәдәният йортында, китапханәдә күп төрле чаралар узды. Мәктәп укучылары район күләмендә узган спорт ярышларында да катнаштылар. Бадминтон буенча узган ярышта 8 класс укучысы Шәйхетдинов Булат 2 нче урын яулады. Котлыйбыз, Булат!
-
Әбиемнең сандык серләре 06.01.2017

Ташкичү Мәдәният йорты, авыл китапханәсе, мәктәп коллективы кышкы каникул чорында укучылар өчен әледән –әле кызыклы чаралар үткәрә. Чираттагы чара “Әбиемнең сандык серләре” дип аталды. Кичәгә авылның олысы-яше чакырылды. Чарада сандык, аның эченә яшерелгән серләр ачылды. Сер дигәнебез – чиккән сөлгеләр, бизәнү әйберләре, читек, калфак, түбәтәй... Дөрес, бу әйберләр белән без көн дә очрашабыз. Ләкин алар кайдан килеп чыккан, ни өчен чигелгән? Сәбәбе гади икән – күз тигәннән саклый икән безне чигелгән әйберләр!
Укучылар кичәдә Сабантуй күрке – сөлге, кызларның сөйгәненә ядкәре – чиккән кулъяулык, балаитәкле күлмәк белән таныштылар. Читек ничек барлыкка килә – шул серне төшенделәр.
Өлкән буын вәкилләре укучыларга моңлы, борынгы җырлар бүләк итте, укучылар сикереп-сикереп биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кичә бик эшлекле рухта узды.
-
Барыбыз да - чаңгыга! 05.01.2017

5 январь - "Барыбыз да - чаңгыга!" көне итеп игълан ителде. Мәдәният йорты яны иртәдән мәш килде! Чонки анда чаңгы ярышларына старт бирелә. Ә финиш - мәктәп ишек алды. Мәктәп ишек алдында ярышта катнашчыларны тәмле коймак, бүләкләр көтеп тора иде. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, әби-бабалары да килгән иде. Ярыш тәмамлануга , ярышта катнашучыларны тәмле пылау, коймак белән чәй көтә иде. Бәйрәм күңелле узды.
-
Чаңгы юллары салабыз 04.01.2017

Яңа елның беренче көннәре карлы килде. Салынган чаңгы эзләре калын кар астында калды. Бүген төшкә кадәр башлангыч, төштән соң 5-9 класс укучылары чаңгы юлларын тәртипкә китерде.












