МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
"Әлифба" бәйрәме 15.03.2017

"Әлифба, Әлифба! Беренче битеңне ачкан көн хәтердә!" .... Бүген 1 нче класс укучылары өчен "Әлифба" китабының соңгы бите ябылды. Алар "Әлифба" белән хушлашты. Укучылар укытучылары М.М.Камалиева белән 1 нче сентябрьдән нәрсә өйрәнгән, нигә ирешкәннәрен әниләренә, балалар бакчасы тәрбиячесе М.А.Вәлиевага, укытучыларга күрсәттеләр. Бик күп яңалыкларга өйрәнгәннәр алар. Шушы чорда укырга-язарга, шигырь сөйләргә, әкият геройларын танырга, мәсьәләләр чишәргә өйрәнгәннәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Язның беренче бәйрәме 09.03.2017

Март аеның беренче бәйрәме - 8 март көне һәркемнең күңелен җилкетә, яшәргә дәрт өсти! Сөекле әниләребезне сеендерәсе, күңелләребезнең җылысын бирәсе килә. Шушы максаттан, 6 март көнне әниләребезне, әбиләребезне, гомүмән, барлык хатын -кызларны мәктәпкә дәштек. Аларны 3 өлештән торган бәйрәм каршы алды. Педагог-оештыручы Г.Д.Касимова әниләрне актлар залына дәште. Бәйрәмчә киенгән укучылар аларны матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән котлады. Актлар залыннан барлык кунаклар, укучылар спортзалга юл алды. Монда Мәмсә авылы әниләре Ташкичү авылы әниләренә каршы спорт ярышларында катнаштылар. Аларга ярдәмгә кызлары да килде. Китте скакалка сикерү, капчык киеп йөгерү, кыршау әйләндерү, көнгерә булып йөгерү... Бер әнинең дә, укучы кызларның да сынатасы килмәде. Шулай да "Нечкәбил", "Чикерткә", "Иң оста ярышучы" һәм башка номинация җиңүчеләре билгеләнде. Уйнап арыгач,барлык укучылар, кунакларны чәй өстәле көтә иде. Арча электр челтәре начальнигы Н.Ф.Нурмухаметов спонсорлыгында, бик бай өстәл әзерләнгән иде. Кунаклар, яңадан килергә вәгъдә итеп, күңел ачып, өйләренә таралды.
-
Җырлыйм әнием турында! 07.03.2017

6 март көнне авылның хатын-кызларын мәктәпкә дәштек. Аларны "Җырлыйм әнием турында!" дип аталган әдәби-музыкаль композиция каршы алды. Укучылар иң изге хисләрен җыр-моңга, шигъри юлларга салып, әниләренә, әбиләренә җиткерделәр. Кичә бик матур булды.
-
Математикадан ОГЭ 04.03.2017

Бүген мәктәптә математика фәненнән сынап карау имтиханнары узды. КИМнар иртән почтадан алынды.Кабинетта чын имтихан халәте тудырылды. Чын имтиханнарга кадәр 2 айдан артык вакыт бар. Уңышлар сезгә, 9 класс укучылары!
-
Куркыныч уеннар 03.03.2017

Яшүсмерләр яңа уен уйлап тапкан. Ул "Чап яки үл" ("Беги или умри").Төп кагыйдәсе - җилдереп килгән машинаның нәкъ каршысына йөгереп чыгарга кирәк. Я чыгып каласың, я көпчәк астында калып, гомерең белән хушлашасың. Үсмернең әлеге "батырлыгын" видеога төшереп тора һәм Интернетка "элә".
КОТОЧКЫЧ уен! Шушы уенның фаҗигасы, тормышның иң кыйммәтле икәнен төшендерү максатында, 5-9 классларда "Куркыныч уеннар" темасына класс сәгатьләре оештырылды. Укучылар белән тормыш мәгънәсе, әти-әниләрне ярату, илгә хезмәт итү турында сөйләшү оештырылды.
-
Профсоюз рәисләренең район семинары 01.03.2017

Бүген мәктәптә район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисләре район семинары узды. Ул "Отчет-сайлау җыелышы уздыру буенча мастер-класс" темасы астында узды. Прфсоюз рәисләре башта яңартылган мәктәп белән таныштылар, укытучылар оештырган дәресләрдә, балалар бакчасы тәрбиячесенең ачык занятисендә булдылар. Семиарның икенче өлешендә мәктәп коллективы семинарда катнашучыларга Равил Сабырның "Сигезле бию" дип аталган спектаклен тәкъдим итте. Өченче өлештә "Отчет-сайлау җыелышы үткәрү буенча мастер-класс оештырылды". Семинар эшлекле тонда узды.
-
Булган егетләр 28.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында спорт буенча иң алдынгы егетләр билгеләнде. Алар 5 төр буенча ярыштылар. 5-6 класс укучылары арасында 5 класс укучысы Ахмадуллин Ильмир, 7-9 класс укучылары арасында 9класс укучысы Габделхаков Фидаиль җиңүчеләр булып танылды. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаган укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Тыюлыклар турында сөйләштек 25.02.2017

"Тирә-якны саклау елы" кысаларында, мәктәптә төрле эшләр башкарыла. Бүген биология укытучысы А.А.Вафина укучылар өчен "Тыюлыклар" темасына класстан тыш чара оештырды.
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Ташкичү төп мәктәбендә укучылар арасында ярышлар, әңгәмәләр, очрашулар узды. Айлыкның соңгы көнендә әтиләр, укучылар, ир укытучылар, Ташкичү, Мәмсә егетләре өчен волейбол буенча ярышлар оештырылды. Ярышларда 5 команда катнашты. Киеренке көрәштә Мәмсә авылы укучылары әтиләре җиңү яулады. Алар 3 таймда узган уенда 2 җиңү яулап, беренче урынга чыктылар. Мәктәп укытучылары 2 нче, 8 класс егетләреннән торган команда 3 нче урынны яулады.
Шунысы куанычлы, бәйрәмдә Галаветдиновларның династияләре катнашты. 64 яшьлек Тәбрис Галаветдинов күп еллар буе күмәк хуҗалыкта механизатор булып эшли, күп еллар Сабантуе батыры, спорт ярышларының актив катнашучысы. Бүген дә ул ярышлардан читтә калмады, спорт киемнәре алып килеп, ярышларда катнашты.
Ярышлар бүләксез булмый. Ярышларга катнашкан һәр кешегә Арча район электр челтәре начальнигы Нияз Фәрит улы Нурмухаметов истәлекле бүләкләр тапшырды, чәй өстәле әзерләде. Ул үзе дә ярышларның актив уенчысы булды. Улы, Илсаф, бу ярышта 2 нче призлы урынны яулады.Ярышта җиңүчеләрне котлаганда ул бәйрәмнең бик күңелле узуы, Мәмсә, Ташкичү авылы әтиләренең бик актив булуларын билгеләп үтте.
Ярышларның кунагы итеп, бүгенге көндә Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә урта мәктәбендә физкультура фәне укытучысы Нәкыйп Әлтаф улы Магсумов та чакырылды. Ул бик теләп, моннан 11 ел элек үзе укыткан туган мәктәбенә килүен белдерде. Үзе укыткан укучыларның балаларын ярышларда күреп соенүенә басым ясады.Әтисенең улы, улының әтисе өчен шатланып торуын, тәрбия эшендә мондый ярышларның бик кирәк булуына басым ясады.
Мәктәп директоры И.И.Гибадуллин барлык укучылар, укытучылар, әтиләрне бәйрәм белән котлады. Үзенең чыгышында ул укыту-тәрбия эшендә соңгы елларда әтиләрнең активлашуын белдерде.
Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар, әтиләр, кунаклар тәмле пылау, хуш исле чәй белән сыйландылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды.
-
Бәйрәм белән, егетләр! 22.02.2017

Бүген мәктәптә "Бәйрәм белән, егетләр!" - дип аталган кичә булды. Һәр класс кызлары үз классларында укучы егетләргә багышлап шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.












