МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
11 январь- бер-береңә "Рәхмәт" әйтү көне 12.01.2018

11 январь - бер-береңә "Рәхмәт" әйтү көне буларак бәйрәм тиелде. 1-4 класслар һәм 5-7 класс укучылары өчен утырышлар үткәрелде, бер-береңә матур сүзләр әйтергә кирәклек турында сөйләшенде.
-
"Олимпка юл!" республика олимпиадасы призерын котладык 12.01.2018

10-12 нче яныварь көннәрендә физика фәне буенча укучыларның "Олимпка юл!" дип аталган республика олимпиадасы узды. Бу олимпиадада безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Галиев Расул катнашты һәм призер булды. Бу олимпиадага Рәсулне физика укытучысы М.М.Гайфуллин әзерләде.Котлыйбыз!
-
Ялгыз калганнарны котладык 05.01.2018

Мәктәпнең SMS -дети пректы әгъзалары кышкы каникул чорында ялгыз калган апаларны котлау оештырдылар. Аларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар, хәлләрен сораштылар.
-
Чангы юлларында уеннар 05.01.2018

Бүген мәктәп укучылары өчен "Чаңгы юлларында уеннар" дип аталган көн узды. Барлык теләгән укучылар, ата-аналар өчен чаңгы ярышлары, чаңгыда шуулар оештырылды. Укучыларны һәм авыл халкын Кыш бабай уйнатты, ярыштырды, бүләкләр өләште.
-
Оренбург өлкәсе делегациясен каршыладык 04.01.2018

4 январь көнне мәктәптә Оренбург өлкәсе Олы Каргалы авылы делегациясе булып китте Бу делегация Арчага махсус килгән. Аларны Ш.Мәрҗани, Г.Тукай иҗаты һәм тормышы белән таныштыру максатыннан, Ташкичү һәм Яңа Кырлай авылына да алып килделәр. Кунаклар мәктәп тормышы, музей белән таныштылар, фикерләр уртаклашынды.
-
80 нче ел музыкасы астында
03.01.2018
Ташкичү авылы мәдәният йорты, китапханәсе, төп мәктәбе коллективы Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү буенча бердәм план белән эш башкаралар. 2 январь көнне авылның 30 яшьтән арткан кешеләре, кунаклар өчен"*0 нче еллар музыкасы астында" дип исемләнгән дискотека оештырылды. Уенннар, музыка, дәртле биюләр белән аралашып барды бу чара. Айга бер тапкыр шушындый чараны тематик итеп оештыру планлаштырыла.
-
Чыршы, чыршы без сине, сагынып көттек...
03.01.2018
3 январь көнне мәктәп укучылары, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен Мәдәният йортында "Чыршы, чыршы, без сине, сагынып көттек..." дип аталган балалар иртәсе уздырылды. Бу чарага кече яшьтәге балалар, мәктәп укучылары чакырылды. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга төрле уеннар оештырдылар, җырлаттылар, биеттеләр. Иң уңган балаларга бүләкләр өләшенде.
-
Мәктәп укучылары Пирамидада
02.01.2018
Кышкы каникул чорында "Таттелеком" җәмгыяте 1-5 класс укучылары өчен тагын бер бүләк ясады: яңа ел күчтәнәче пакетларында Казандагы "Пирамида"күңел ачу сараенда уза торган Яңа ел чарасына билетлар да салган иде. 30 днн артык укучы шушы чараларда катнашты.
-
Котлы булсын Яңа ел!
30.12.2017
Ташкичү авылы культура йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре Мәмсә авылында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында ачык һавада зур бәйрәм оештырдылар. Кичке сәгать сигездә авыл халкын дәртле музыка үзенә дәште. Яше-карты агылды авылның уртасына. Матур итеп бизәлгән чыршы янында әти-әниләр, укучы яшьләр, балалар күңел ачты: биеделәр, җырладылар. Кыш бабай җырчыларга, биючеләргә күчтәнәч алып килгән иде. Авыл халкы Ташкичү Мәдәнят йөрты хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерә.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез
29.12.2017
Укучылар өчен каникуллар башланды. 9 клас сукучылары каникул чорында да белемнәрен арттыру өстендә эшлиләр. Алар график нигезендә, имтиханнарга әзерләнү өчен, консультацияләргә йөриләр, имтиханнарга әзерләнәләр.












