МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Ярышлар көне. 16.06.2017

Бүген лагерьда "Ярышлар көне" игълан ителде.Иртәнге аштан соң балалар арасында шашка ярышы һәм "Гаҗәеп кешеләр"темасына викторина уздырылды.Гадәттәгечә мәктәп яны участогында эш дәвам итте: су сибелде,чүп уталды.Обедтан соң шахмат ярышы да балаларга ошады.
-
"Кызлар" көне. 15.06.2017

Лагерьда бүген "Кызлар" көне. Иртәнге аштан соң кызлар өчен "Иң модалы прическа" һәм "Модница" конкурслары уздырылды. Малайлар тарафыннан кызларга бүләкләр ясалды, газета чыгарылды. Обедтан соң көн спорт уеннары белән дәвам итте.
-
"Акчарлак" лагере. 15.06.2017

Бүген лагерьда "Тәрбия" көне. Шул максаттан этик темага "Этикет кагыйдәләре" дигән әңгәмә үткәрелде. Коллаж ясау буенча кул эшләоре конкурсы, спорт уеннары уздырылды. Шулай ук мәктәп яны тәҗрибә участогында да эш дәвам итте: түтәлләргә су сибелде, чүп уталды.
-
"Акчарлак" лагере 14.06.2017

Иртәнге аштан соң балалар белән “Без бербөтен” дигән темага диагностик анкета уздырылды. Аннан соң эш мәктәп яны участогында дәвам итте: чәчәкләргә, яшелчәләргә су сибелде. Төшке аштан соң, “Кем тизрәк” темасына спорт конкурсы уздырылды.
-
“Көлке һәм юмор көне”. 14.06.2017

Бүген лагерьда көн “Көлке һәм юмор көне” нә багышланды. “Көнеңне елмаюдан башла” темасына уен-конкурс һәм “Иң көлкеле костюм” темасына уен уздырылды. Төшке аштан соң балалар асфальтта рәсем ясадылар һәм көн “Күңелле старт” белән тәмамланды.
-
Һәйкәлне чистарту. 13.06.2017

Иртәнге аштан балалар белән "Син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" дигән темага викторина уздырылды.Аннан соң Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл тирәсе чистартылды.Шулай ук эш мәктәп яны тәҗрибә участогында да дәвам итте: помидор,кыяр утыртылды,чәчәкләргә су сибелде.
-
Экология көне 13.06.2017

Иртәнге зарядкадан соң, балалар белән дару үләннәренең файдасы турында әңгәмә үткәрелде. "Туган җиребезне саклыйк" дигән темага плакатлар конкурсы һәм экологик уен да балаларга ошады. Төшке аштан соң, чишмәгә экскурсия һәм хәрәкәтле уеннар уздырылды.
-
"Акчарлак" лагере тормышы 12.06.2017

Иртенге аштан сон балалар арасында өстәл теннисы буенча ярыш уздырылды.Аннан соң экологик темага фильм күрсәтелде.Төшке аштан соң балалар мәктәп бакчасында эшләделәр.Кул эшләре буенча мастер-класс үткәрелде. "Россия көне" буенча әңгәмә үткәрелде.
-
Россия көне 12.06.2017

Бүген лагеребызда "Россия көне" билгеләп үтелде. "Туган ил нәрсәдән башлана?" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Отрядлар арасында "Минем туган ягым" темасына газеталар конкурсы уздырылды. Шулай ук балалар туган як турында җырлар өйрәнделәр. Ахырдан төрле хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
«Талантлар» көне. 11.06.2017

Бүгенге көн талантларны барлауга багышланды. Иртәнге аштан соң балалар арасында “Башваткыч” уены уздырылды. “Мода 2017” исеме астында отрядлар арасында ярыш үткәрелде. “Алло! Без талантлар эзлибез” конкуры балаларга бик ошады.












