МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Волейбол үзәгенә экскурсия 11.02.2019

10 февраль көнне мәктәпнең волейбол уенын сөючеләргә зур бүләк әзерләнде – Казанның “Зенит” командасы белән Белгород шәһәренең “Белогорье” командасы арасында матчка экскурсия оештырылды. Комфортлы автобус укучыларны алып китте, кайтарып куйды. Чын матчта катнашу укучыларда бик җылы хисләр уятты.Экскурсияне оештырган Яңа Кенәр ветеран укытучы Т.Х.Ахметовка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
“Россия чаңгы юллары» ярышлары 09.02.2019

Укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту йөзеннән мәктәптә куп төрле чаралар үткәрелә. Бүген саф һавада “Россия чаңгы юллары” дип аталган чара үткәрелде. Укучылар,укытучылар дәресләрдән соң чаңыга басты, саф һавада чаңгы шудылар.
-
Россия фәне көне 08.02.2019

8 февраль Россиядә “Россия фәне көне” буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан мәктәптә класс сәгатьләре булып узды. Укучыларга бүгенге көндз фән үсеше, фәннең халык тормышында роле турында сөйләнелде. Укучылар белән виктриналар, кызыклы сорауларга җаваплар алу оештырылды. Өлкән клас укучылары фән-техника яңалыклары белән танышты.
-
Патриотик айлык башланды 07.02.2019

2019 нчы елның 1 февраленнән мәктәптә патриотик айлык кысаларында төрле чаралар оештырыла башлады. ФОРПОСТ оешмасы әгъзалары Яңа Кенәр мәктәбедә узган конкурста уңышлы гына чыгыш ясадылар. 1-9 классларда шушы айлык кысаларында патриотик темага рәсем конкурсы оештырылды. Иң яхшы эшләр Мари Республикасы Речной поселогында хезмәт итүчеләргә җибәреләчәк. Калган эшләр “Ватанны саклау –изге эш” темасы астында мәктәптә оештырыла торган күчмә күргәзмәдә урын алачак.
-
“Класс җитәкчесе – 2019” ярышларының зона туры 06.02.2019

Укытучыларның педагогик осталыкларын барлау йөзеннәнтөрле ярышлар үткәрелә. Бу көннәрдә “Класс җитәкчесе- 2019” Республика ярышларының зона туры уза. Безнең мәктәптән бу ярышларда Симетбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Галиева Гүзәл Илдар кызы каташа.Гүзәлгә бу ярышларда уңышлар телик!
-
Менә дигән вожатый! 05.02.2019

Районда “Менә дигән вожатый!” исеме астында укучылар арасында зона ярышлары булып узды. Бу ярышта 7 класс укучысы Касимова Алсу катнашты. Алсу- уку отличнигы, район, республика күләмендә уза торган төрле бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннар яулый. Алсу мәктәптә уза торган барлык концертларда чыгыш ясый, кече яшьтәге балалар белән эшләргә дә вакыт таба.
-
Форпост конкурсына хәзерлек эшләре бара 04.02.2019

-
Г.Тукай музее хезмәткәре белән очрашу 04.02.2019

Бүген мәктәптә Яңа Кырлай Г.Тукай музей-комплексы фәнни хезмәткәре Минһаҗева Сөмбел Мөдәррис кызы кунакта булды. Ул башлангыч һәм 5 класс укучылары белән Г.Тукай тормышы, аның әсәрләренә күзәтү оештырды. Чара бик җанлы барды. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, чараны төре формада оештырды. Укучылар ярыштылар да, Г.Тукай әсәрләреннән төзелгән сорауларга да җавап бирделәр, Г.Тукай әсәрләре персонажлары сурәтләрен буяп та уйнадылар. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Хәлиткеч Сталинград сугышы 02.02.2019

5-9 нчы сыйныфларда Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган, “Хәлиткеч Сталинград сугышы” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Укытучы Шаһидуллина Р.С. укучыларга Бөек Ватан сугышы, бу сугышта илебез халкының күрсәткән батырлыгы һәм сугыш елъязмасының иң куркыныч бер өлеше булган Сталинград сугышы турында тетрәндергеч итеп сөйләде. Мәктәпнең Юнармия отряды командиры да укучыларга Сталинград сугышы геройлары хакында сөйләде. Аннары укучылар Сталинград сугышына багышланган видеоязма карадылар. Класс сәгатендә сөйләнелгән вакыйгаларга бер укучы да битараф калмады, үз кичерешләрен башкалар белән уртаклаштылар.
-
Студентлар белән очрашу 01.02.2019

1 февраль көнне мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәге укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен дә бирделәр. Очрашу бик матур һәм җанлы узды. Чыгарылыш класс укучылары өчен бу күрешү файдалы булыр дип ышанып калабыз.












