МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
"Укучының иминлек көндәлеге" буенча эш 28.09.2019

"Укучының иминлек көндәлеге" н тормышка ашыру йөзеннән, 5 класс укучылары белән юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча чара үткзрелде. Бүгенче чара "Тәртипле җәяүле ул!" дип аталды. Җәяү йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре өйрәнелде, көндәлек белән эш тәртибе аңлатылды.
-
Әтнә районы мәктәпләре профсоюз лидерлары бездә кунакта 27.09.2019

Әтнә районы мәктәпләре профсоюә комитеты рәисләре бүген безнең мәктәптә кунакта булдылар. Алар мәктәпнең һәм районның профсоюз эшчәнлеге тәҗрибәсе, Ташкичү төп мәктәбе тарихы., ирешкән уңышлары белән таныштылар. Ш.Мәрҗани музеенда булдылар, Мәрҗанинең ташкичү авылындагы тормышы,иҗаты белән таныштылар. Кунакларга Ташкичү авылында туган, татар әдәбиятына зур өлеш керткән М.Галәү иҗаты һәм тормышы турында информация бирелде. Кунакларның күп төрле сорауларына мәктәп администрациясе һәм профком рәисе җавап бирделәр. Очрашу бик эшлекле төстә узды.
-
"Арчалыларның тормыш кодексы"н тормышка ашырабыз 26.09.2019

"Арчалыларның тормыш кодексы" ның бер пункты "Туган ягыңның тарихын бел, халкыңа хезмәт ит!" дип атала. Бүген шушы пунктны тормышка ашыру буенча эш башладык. Бөек мәгърифәтче Ш.Мәрҗанинең тормыш юлын өйрәнү белән башладык бу проектны тормышка ашыруны. Мондый очрашулар атна саен узачак.
-
"Арчалыларның тормыш кодексы" белән таныштык 24.09.2019

Бүген иртәнге линейкада "Арчалыларның тормыш кодексы" белән таныштык. Кодекстагы һәрбер пункт укучыларга ныклап аңлатылды.
-
М Галәү укулары 23.09.2019

Ташкичү төбәге татар әдәбиятында зур урын алып тора. Ташкичүдә тәрҗемәче, сатирик, тарихи роман авторы М.Галәүнең туган төбәге. Сентябрь аенда мәктәптә М.Галәүне искә алу оештырыла. Бүген дә язучының якты истәлеген кабат яңарттык, М.Галәү укулары оештырдык.
-
Мул уңыш үскән 21.09.2019

Иртә яздан мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайнады. Көз җитте. Уңышларны җыяр чак җитте. Тырыш хезмэт нәтиҗәсе бушка булмаган: чөгендер,кишер мул үсте, саклануга куелды. Соңгы сорт кәбестәләр генә участокта үсүләрен дәвам итәләр.
-
Мәдәни көндәлек тапшырдык 20.09.2019

Бүген башлангыч класс укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру оештырылды. Очрашу Ш.Мәрҗани исемендәге музейда узды. Музей җитәкчесе М.З.Гарифжанов һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.Ф.Хабибуллина мәдәни көндәлек, аның укучыларның белемен арттыруда роле турында сөйләделәр, көндәлек белән якыннан таныштылар, ничек алып барырга, тулыландырырга кирәклегенә төшенделәр. Беренче тамга Ш.Мәрҗани исемендәге музей белән танышкач куелды.
-
Стенд җиһазладык 18.09.2019

Мәктәп укучылары арасында төрле конкурслар оештырыла. Уку елы башында Бесландагы вакыйгаларга багышлап, класстан тыш чара оештырылды. Шушы чарада укучыларга "Без тынычлык телибез!" темасына рәсем конкурсы игълан ителде. Укучылар бу конкурста теләп катнаштылар. Ин яхшы дип табылган эшләр стендта урын алды. Өлкән класс укучылары мондый стендлар янында башлангыч класс укучылары өчен төрле чаралар оештыралар.
-
Линейка узды
17.09.2019
Сишәмбе - мәктәпкүләм линейка көне. Бүген укучылар мәктәптә эчке тәртип кагыйдәләрен өйрәнделәр. Төрле оешмалар, аларның эшчәнлеге, составы белән таныштылар. Мәктәп тормышын алып баруга эшләр планлаштырылды.
-
Уңыш -2019 16.09.2019

Мәктәбебездә көзге уңыш җыю башланды.












