МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Г.Тукай укулары дәвам итә 05.04.2019

Мәктәптә Г.Тукай укулары дәвам итә. Бүген башлангыч класс укучылары өчен "Яздан аерып булмый Тукайны" дип аталган иртә үткәрелде. Иртәне 7 класс укучысы Алсу Касимова оештырды. Ул Г.Тукайның балачагы белән таныштырды. Мондый укулар Г.Тукайның туган көненә кадәр планлаштырыла.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен үтисенме? 05.04.2019

Мәктәптә дежур класс әледән әле төрле чаралар үткәрә. Бүген иртән һәр укучының кире кайтаргыч элементлары булу-булмавы тикшерү акциясе узды. Һәр укучының алгы һәм арткы яктан бу элементлары булу-булмавы ачыкланды. Булмаган укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча фикерләр әйтелде. Тиз арада кайтаргыч элементларны булдыру чарасына керешергә кирәклеге искәртелде.
-
Ата-аналар җыелышы 04.04.2019

Бүген мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта район Мәрхәмәтлелек үзәге җитәкчесе М.Н.Шакирова, участковый Л.Хисамиев катнаштылар. Ата-аналар 3 гнче чирек нәтиҗәлре, алда торган бурычлар, ОГЭ га,ВПРга әзерлек торышы белән таныштылар. М.Н.Шакирова Татарстан Республикасында халыкка Интернет аша хезмәт күрсәтүнең өстенлеге белән таныштырды. Л.Хисамиев районда укучы яшьләр арасында җинаятьчелекне булдырмау буенча киңәшләрен бирде. Җыелыш эшлекле шартларда узды.
-
Авыл китапханәсендә 03.04.2019

Ташкичү авылы китапханәсе мәктәп укучылары өчен төрледән төрле чаралар үткәрә. Чираттагы чара Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланды. Китапханә мөдире В.Мостафина укучыларга Тукай тормышыннан кызыклы фактлар әзерләп, укучыларны таныштырды. Укучылар Г.Тукай иҗаты буенча үз белемнәренең тирәнлеген барладылар, күпсанлы сорауларга җаваплар алдылар.
-
Тукай айлыгы башланды 02.04.2019

" Язда килгән, язда ул янган," - дип язды Г.Тукай турында Р.Файзуллин. Быел Г.Тукай вафат булуына 106 ел була. Тукайсыз яшәсәк тә, без Тукайдан аерылмадык. Тукайдан ераклашкан саен, Тукайга якынаябыз. Безнең белән аның үлмәс әсәрләре, шул әсәрләрдәге һәммәбезгә таныш булган геройлар - Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык...
Бүген мәктәптә апрель ае Тукай ае дип игълан ителде. Укучылар Тукай аеның эш паны белән таныштырылды, максатлар куелды. Тукайның туган көнен лаеклыкаршы алуга әзерлек эше башланды.
-
Исәнмесез, кошкайлар! 01.04.2019

Бүгенмәктәптә кошлар көне үткәрелде. Укучылар бу чарага алдан әзерләнделәр.5-6 класс укучылары кошлар турында төрле фактлар тупладылар. Үзләре туплаган фактлар белән башлангыч класс укучыларын таныштырдылар. Кичәнең икенче өлешендә "Зирәкләр бәйгесе" оештырылды. Кошлар турында иң күп белүче укучы ачыкланды. Бәйрәм ахырында "Сыерчык оясы" акциясе уздырылды. Укучылар әтиләре ярдәмендә ясаган сыерчык ояларын агачларга, өй кыекларына куйдылар. Кичә бик җанлы узды.
-
ВПР га әзерлек 28.03.2019

Апрель ае- мәктәптә бик кызу көннәр. Укучылар ВПР тапшырырга тиешләр. Бүген 5, 6 класс укучылары биология, география буенча ВПРга әзерләнергә мәктәпкә килделәр.
-
Кошлар көненә әзерлек 28.03.2019

1 апрель- халыкара кошлар көне. Бу датаны билгеләп үтәргә әзерлек эше башланды. Укучылар кошлар турында мәгълүматлар туплыйлар, кошлар турында кызыклы фактлар өйрәнәләр. Укучылар инде сыерчык ояларын каникулга кадәр үк ясадылар.
-
Йөзү ярышларында 27.03.2019

Язгы каникул чорында укучылар төрле ярышларда үзләрен сыныйлар. 6 класс укучылары Ибатуллина Гөлия белән Мостафина Азалия район беренчелегенә узган йөзү ярышларында катнаштылар һәм җиңүгә ирештеләр. Ибатуллина Гөлия 3 тапкыр призер, Мостафина Азалия 2 тапкыр җиңүче, 3 тапкыр призер булды. Котлыйбыз!
-
ОГЭга әзерлек 26.03.2019

9 класс укучылары язгы каникул чорында да имтиханнарга әзерлек эшен дәвам итәләр. Бүген физика, биология, география буенча сынап карау имтиханнарын тапшырып карыйлар. Уңышлар, сезгә, 9 класс укучылары!












