МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре өйрәнәбез 24.05.2019

"Җәйге каникуллар җитә. Укучылар ялларга таралачак. Яллар тыныч, матур үтсен өчен, "Балаларны яклау" айлыгы кысаларында "Терроризмга каршы көрәш чаралары" исеме астында әңгәмәләр уза. Әңгәмәләрне "Куркынычсызлык иминлеге нигезләре" фәне укытучысы А.З.Багавиев оештыра.
-
Асфальтта рәсем конкурсында 23.05.2019

22 май көнне укучылар арасында өч группада асфальтта рәсем ясау буенча конкурс оештырылды. Безнең мәктәптән бу конкурста 3 укучы катнашты. 11 яшькә кадәрге балалар арасында Симетбаш башлангыч мәктәбе филиалы укучысы Ахмадуллина Ләйсән 1 нче, 16 яшькәчә укучылар арасында 7 класс укучысы Хакимзянова Рәшидә 2 нче урын яуладылар. Укучыларны зур уңышлары белән котлыйбыз! Бу ярышка аларны укытучылары Л.З.Гилазова һәм Р..Р.Хакимзянова әзерләделәр.
-
"Балаларны яклау айлыгы" дәвам итә 21.05.2019

Мәктәптә "Балаларны яклау айлыгы" дәвам итә. ОБЖ укытучысы А.З.багавиев классларда "Пожар куркынысчсызлыгы кагыйдәләрен үтәү" темасына чыгышлар оештырды.
-
Вступили в "РДШ" 20.05.2019

Сегодня состоялась Торжественная церемония вступления наследников Татарстана - обучающихся 5 классов в общественно-государственную детско-юношескую организацию "Российское движение школьников".. Эта организация создана с Указом Президента Российской Федерации В.В.Путина от 29 октября 2015 года № 536 "О создании Общероссийской общественно-государственной организации "Российское движение школьников".18 апреля 2026 года было созданоТатарстанское региональное отделение. Вот сегодня обучающиеся 5 классов были приняты в эту организацию. Поздравить обучающихся пришли учитель-ветеран, Народный учитель Републики Татарстан М.З.Гарифжанов, офицер запаса А.З.Багавиев. Они поздравили обучающихся в вступлением в новую организацию, пожелали успехов. Обучающиеся дали торжественное обещание члена РДШ, рассказали о направлениях эой организации. Церемония завершилась гимном РДШ и флешмобом.
-
Без –Варислар 18.05.2019

Бүген мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары Варислар сафына кабул ителде. Укучылар варисларның законнарын, кагыйдәләрен, символларын яхшы белүләрен тагын бер кат исбатладылар. Укытучылары һәм иптәшләре каршында Татарстан Варислары Берлеге законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, һәрчак үрнәк булырга дип тантаналы төстә вәгъдә бирделәр.Укучыларыбызны варис булулары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Карлыгач" оешмасы сафлары артты 17.05.2019

Бүген 1 нче класс укучылары өчен зур бәйрәм оештырылды: алар "Карлыгач" сафларына кабул ителде. Укучылар тантаналы вәгъдә бирделәр, алда торган бурычларны барладылар, җырладылар, биеделәр, үзләрен тапкырлыкта сынадылар. 4 класс укучылары яшь "Карлыгач"ларга бу оешманың билгесен тактылар. Укытучы апалары, педагог-оештыручы яшь карлыгачларны укуда, хезмәттә алдынгы булырга чакырдылар, илебез өчен лаеклы алмаш булып үсәргә кирәклекне белдерделәр.
-
Чәчәкләр утыртабыз 16.05.2019

Май ае - чәчәкләр ае, матурлык ае. Иртә яздан көзгә кадәр мәктәп тирәсе шау чәчәктә утыра. Биология укытучысы Э.Р.Ибатуллина укучыларны чәчәкләр үстерү серләренә өйрәтә. Укучылар мәктәптә алган белемне өйләрендә дә кулланалар. Аларның да өй тирәләре шау чәчәктә утыра.
-
"Мәрҗани" чишмәсендә 15.05.2019

Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулган көннәрдә Ташкичү авылыннан 2 км ераклыктагы "Мәрҗани" чишмәсе төзекләндерелде. Юлчылар шушы чишмә тирәсендә ял итәргә туктый, шифалы суын эчеп сихәт алалар. Чишмә буен төзекләндерү өчен, өмә оештырдык. Тирә-юнь чистартылды, чәчәкләр утыртылды.
-
Җиңел атлетика ярышлары 14.05.2019

Арча районы мәгариф учреждениеләренең профсоюз членнары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар үтте. Әлеге ярышта безнең мәктәп укытучылары да актив катнаштылар.
-
Хезмәт тәрбиясе 13.05.2019

“Хезмәт шатлыгы — үзе үк тәрбия ул! Балалык елларында һәр бала бу хисләрне кичерергә тиеш”. Чыннан да, укучы яз көне үзе утырткан үсенте, орлыклардан көзен мул уңыш жыеп алса, сөенми калмас. Үз кулы белән чәчкән, үзе карап-тәрбияләп үстергән үсемлекләрдән җыеп алынган уңыш — аның хезмәт нәтиҗәсе. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү баланың үз көченә ышанычын арттырачак.Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын — укучы үз эшенең, шөгыленең файдалы, кирәкле, мактаулы булуын тоярга тиеш. Буген мәктәбебез укучылары укытучылар белән бергәләп тәҗрибә участогында тырышып эшләделәр. Түтәлләр әзерләделәр. Яшелчәләр утырттылар.












