МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Иң татлысы – туган тел 10.02.2021

Татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль, әйтем, табышмаклар аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү, кроссвордлар чишәргә өйрәтү, укучыларда тапкырлык сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләре, игътибарлылык формалаштыру, сүз байлыгын үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү буенча үткәрелгән тәрбия сәгате
-
«Тамчы шоу» интеллектуаль уен 09.02.2021

Бүгенге“Тамчы- шоу” уеныбыз татар теленә, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолаларына, күренекле шәхесләребезгә багышланды. Бәйгедә 2-6 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын үстерү, мөстәкыйльлеккә өйрәтү, туган телгә, күренекле әдипләребезгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү өстендә максатчан эш алып барылды. Командалар үзара тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынаштылар.
-
Без - Тукайлы, Сәйдәшле халык 08.02.2021

Салих Сәйдәшев – татар профессиональ музыкасына нигез салучы. Аның әсәрләре бүгенге көн өчен дә актуаль. Музыкасы миллилеге, халык җырларына якын булуы белән аерылып тора. Бүген 9 класс укучылары белән татар халкының сөекле улына багышланган класс сәгате узды, музыкаль әсәрләре тыңланды, тормышындагы кызыклы вакыйгалар искә алынды, видеофильм каралды.
-
"Тукай геройлары минем янәшәмдә" конкурсы 06.02.2021

2021 нче ел - Г.Тукайның тууына 135 ел. Шушы уңайдан мәктәп укучылары арасында "Тукай геройлары - минем янәшәмдә" дип аталган кул эшләре бәйгесе игълан ителде. Укучылар бу бәйгегә бик теләп кушылдылар. Тукай әсәрләренә рәсемнәр, макетлар, төрле материалдан Тукай әсәрләрендәге образларны ясадылар.
-
"Иң булдыклы егет" конкурсы
05.02.2021
Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә "Иң булдыклы егет" бәйгесе уза. Бәйгенең максаты - егетләрнең спортта, интеллектуаль уеннарда белемнәрен тикшерү. Бәйге башлангыч класс, 5-7 класс һәм 8-9 класс егетләре арасында үткәрелә. Аны үткәрүдә "Волонтеры Победы" төркеме әгъзалары һәм физик культура укытучысы А.З.Багавиев катнаша. Бүген урыннан ераклыкка сикерү буенча ярышлар узды.
-
Туган телем-татар теле 05.02.2021

Бүген башлангыч класс укучылары белән”Туган телем-татар теле”темасы астында тәрбия сәгате үткәрелде.Кичә татар милләте өчен горурлык хисләре белән сугарылган.Әңгәмә барышында укучыларга татар теленең дәрәҗәле, горур, камилләшкән, моңлы тел булуы турында аңлатылды. Кичә татар халкының Гимнына әверелгән “Туган тел “җыры белән тәмамланды.
-
Милли уеннар өйрәнәбез - Изучаем национальные игры 04.02.2021

"Мәмсә башлангыч мәктәбе" филиалы укучылары белән атнага бер тапкыр милли җырлы-биюле уеннар өйрәнү башланды. Укучылар бу тәкъдимне бик теләп кабул иттеләр.
В филиале "Мамсинская начальная школа" начались изучение национальных игр, танцев. Они пройдут раз в неделю.
-
Һади Такташның тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби кичә. 03.02.2021

Бөек татар шагыйре Һади Такташның тууының 1 нче гыйнварда 120 еллыгы билгеләп үтелде. Шушы уңайдан уздырылган кичәдә укучылар шагыйрьнең шәхси тормышындагы вакыйгалар, аның каршылыклы иҗат юлын, рус шагыйрьләренә карата мөнәсәбәтен чагылдырган материаллар белән белән таныштылар. Шулай ук укучылар Такташның узләре яраткан шигырьләре белән дә таныштырдылар.
1 января исполнилось 120 лет со дня рождения татарского поэта Х.Такташа. Сегодня в школе проведен утренник в честь этого юбилея. Учащиеся рассказали о детстве, творчестве, о жизненном пути поэта. Его творчество сравнивали с творчеством русских поэтов того времени
-
“Гомәр Бәширов – әдәбиятыбыз аксакалы”. Әдәби кичә. 02.02.2021

Әдәби кичә Г.Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылды. Кичәдә әдипнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. Аның туган якның матурлыгын тасвирлаган әсәрләреннән өзекләр укылды. Презентация куллану чараның үтемлелеген арттырды.
-
2 нче февраль - Хәрби дан көне - - 2 февраля - День воинской славы 02.02.2021

2 нче февраль - немец-фашистларын Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн. Бу көн илебездә Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә. Мәктәптә шушы көнгә багышланган класс сәгатьләре узды.
2 февраля - День освобождения города Сталинград от фашистких захватчиков. В честь этого дня провели классные часы.












