МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез
15.11.2017
Мәктәптә "Юнармия" оешмасы членнары төрле чаралар үткәрүдә катнашалар. Чираттагы утырыш башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү формасында узды.
-
М.Галәүгә 131 яшь
11.11.2017
9 класс укучылары башлангыч класс укучылары өчен М.Галәү, аның иҗатына багышланган экскурсия үткәрделәр. Экскурсия мәктәптә М.Галәүгә багышланган стенд, Ш.Мәрҗани исемендәге музейда оештырылды.
- Мансур Гайфуллинга - 60 яшь 10.11.2017 Бүген мәктәп укучылары шушы көннәрдә 60 яшь тулган Мансур Гайфуллинны котлау оештырдылар. Актлар залына тантаналы шартларда М.Гайфуллинны утырттылар. Аның тормыш юлы, матур хезмәте турында сөйләделәр. Һәр класс, үзенчәлекле итеп, яраткан укытучыларын котлады.
-
М.Галәү укулары
08.11.2017
Бүген татар әдәбиятында тарихи жанрга нигез салучы М.Галәүнең тууына 131 еллыкны билгеләп үттек. Укучылар М.Галәүнең "Мөһәҗирләр", "Болганчык еллар" әсәрләреннән өзекләр укыдыар, аның иҗаты белән таныштылар.
- Каникул чоры файдалы үтте 07.11.2017 Каникул чорында укучылар өчен төрле чаралар оештырылды. Укучыларның күңелендә калырлык итеп тамашалар Мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә оештырылды.Укучылар каникулның өч көнендә шушы йортта булдылар. Кызыклы уеннар, биюләр, китап укулар оештырылды.
- Спектакльләрдә булдык 03.11.2017 Көзге каникул чорында мәктәп укытучылары Татарстан Республикасы сәнгате белән танышу максатында, К.Тинчурин исемендәге театрда "Ак тәүбә, кара тәүбә" спектаклен карап кайттылар.
-
Каникуллар башланды
30.10.2017
Укучыларның көтеп алган каникуллары башланды. Рәхәтләнеп ял итәргә, теләгән урыннарга барырга, китап укырга мөмкинлекләр артты. Мәктәптә дә укучыларны кызыклы программалар көтә. Каникулны үткәрү планы төзелде. Анда спорт ярышлары, ОГЭга әзерләнү, китапханә, Мәдәният йортында ял итү, күңел ачулар каралган. Каникулның беренче көнендә башлангыч класс укучылары өчен "Күңелле стартлар" ярышлары оештырылды. 9 класс укучылары рус теленнән ОГЭга әзерләнү өчен, белемнәрен тулыландырырга килделәр.
-
Парламент сәгате
28.10.2017
Бүген мәктәптә 1-9 класс укучылары өчен Парламент сәгате узды. Ул Татарстан Республикася төп Законы - Татарстан Конституциясенә багышланды. Бу дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.Р.Хакимзянова оештырды. Дәрестә укучылар төп закон, аны үтәү түрында мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Көзге ярминкә үткәрдек
27.10.2017
Көзләр җитте. Агачлардан яфраккоела. Беренче чирек тәмамлана. Бу чорда "Уңыш бәйрәмнәре" гөрли. Мәктәптә дә шушындый бәйрәм узды. Укучылар алдан әзерләнделәр. Әти-әниләрне дә ярдәмгә чакырдылар. Матур гына бәйрәм оештырылды.
-
Республиканский родительский форум
24.10.2017
Республиканский родительский форум «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции»
Место проведения:
Международная школа Казани ( ул.Мавлютова, д.5 )
Дата проведения:
28 октября 2017 года, 10.00-14.00 ч.Уважаемые родители, здесь вы можете задать интересующие вас вопросы: