МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Ата-аналар җыелышы
02.12.2017
9 класс укучылары өчен быел җитди сынау елы. Имтиханнарга ныклы әзерләнү максатында, әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта ОГЭга әзерлек торышы, алда торган проблемалар турында сөйләшенде. Укучыларның сәламәтлеген саклау, караңгы вакытта йөрү, яктылык кире кайтаручы элементлар куллану турында эшлекле сөйләшү алып барылды.
-
1 декабрь- СПИДка каршы көрәш көне
01.12.2017
1 декабрь көнне "Халыкара СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, классларда төрле чаралар узды. Шуларның берсе "Шәмнәр саны синең үзеңнән тора" акциясе булды. "SMS-дети" группасы укучылары классларда шушы акцияне үткәрделәр, авыруның килеп чыгу сәбәпләрен аңлаттылар, профилактика чаралары турында әңгәмә оештырдылар. Бу группа укучылары "Юк дип әйтергә өйтергә өйрән!", "Мин тормышны сайлыйм!" дип аталган плакатлар эшләделәр.
-
"Мәрҗани" автомарафоны бездә кунакта
29.11.2017
Арча муниципаль районы хакимияте, "Казан арты" тарих-этнографик музее 2017 нче елның 29 ноябрендә Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан автомарафон оештырды. Марафонның беренче тукталышы Ташкичү авылында булды. Ташкичү авылы атаклы галим Ш.Мәрҗани, язучы М.Галәү исемнәре белән данлыклы. Марафонда катнашучыларны Ташкичү төп мәктәбендә Ш.Мәрҗани музеенда каршы алдылар. 7 класс укучысы Гараев Әсхат, тарих укытучысы Р.Р.Хакимзянова Ш.Мәрҗани музее белән таныштырдылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Т.Ахмадуллина марафонда катнашучыларны М.Галәү истәлегенә оештырылган стенд белән таныштырды, иҗаты, фаҗигале язмышы турында сөйләде.
-
7 класста комплекслы эш
28.11.2017
Бүген 7 класс укучылары комплекслы эш башкардлар. Бу комплекслы эш 7 класс укучыларының бирелгән текстны уку, аңлау, текст буенча биремнәр үтәү аша белем компетенцияләрен тикшерүгә багышланды.
-
Минем кадерле әнием!
25.11.2017
"Минем кадерле әнием!" Шушы исем астында Мәмсә башлангыч мәктәбе филиалында әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә әниләрне чакырдык. Әниләребеәгә матур шигырьләр укыдык, җырлар башкардык.
-
Әниләр көне
24.11.2017
Россия Федерациясе президентының 1998 нче елның 30 январенда кабул ителгән 120 нче номерлы карары нигезендә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе "Әниләр көне" дип игүлан ителде. Шушы уңайдан мәктәптә, балалар бакчаларында, әниләр катнашында, бәйрәмнәр оештырылды.
-
Юнармия айлыгы
20.11.2017
Район мәктәпләрендә Юнармия айлыгы бара. Шимбә көнне Юнармия членнары район күләмендә узган волейбол ярышларында катнашты. Шулай ук алар мәктәптә эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү, мәктәпкә килү, кайтуны күзәтәләр. Кече класста укучы балаларга шефлык оештыралар.
-
Сәламәт ана - сәламәт бала
18.11.2017
18 ноябрь көннеТашкичү төп гомуми белем мәктәбенең “ЭКШеN” исемендәге SMS балалар төркеме “Сәламәт ана, сәламәт бала” акциясе уздырдылар . Бүгенге акцияне мәктәптә, урамда, кибеттә һәм колхоз идарәсендә уздырдык. Фойеда ук укытучыларны “SаMоSтоятельные дети” проекты укучылары каршы алдылар. Тәмәкенең, аракының, наркотикларның зыяны турында сораулар биреп бу начар гадәтләргә каршы гаиләдә нинди тәрбия алынып барылуын ачыкладылар. Сорау алышуны урамда да дәвам иттек аннан соң әниләрне котлап үз куллары белән ясаган йөрәкләрне бүләк иттеләр, әниләр кулына кызгылт сары төстәге ленталар бәйләделәр. Ата-аналар үз чиратында балаларга акыллы киңәшләрен бирделәр. Әниләр укучыларны тәрбияләү серләре, бала тәрбияләүдә уңышлы алымнар куллану белән дә уртаклаштылар.
Чара бик эшлекле шартларда узды. Акциядән укучылар зур тәэсирләр белән кайттылар
-
Дус гаилә серләре
17.11.2017
Бүген район мәктәпләре арасында "Дус гаилә серләре" дип аталган. Республика конкурсының район этабы башланды. Безнең мәктәпнең 6 класс укучылары һәм ата-аналарыннан торган команда уңышлы гына чыгыш ясады.
-
Дус гаилә серләре
16.11.2017
Бу көннәрдә 6 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре "Дус гаилә серләре" дип аталучы Республика конкурсының муниципал этабына әзерләнәләр. Бер төркем әти-әни чыгыш ясарга әзерләнә. Бер төркеме - презентация, слайдлар әзерләү, бер төркеме табигый материаллардан күргәзмә оештыру белән шөгыльләнә.