МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Весенний субботник 17.04.2021

В рамках Республиканской акции #ЭКОВЕСНА2021 в МБОУ «Ташкичинская ООШ» состоялся субботник по благоустройству территории школы,в котором приняли участие ученики 2-9 классов, включая учителей и персонала школы.Все с радостью приводили в порядок школьную территорию: собирали мусор, раскидали снег.Субботники учат детей элементарным трудовым навыкам соблюдения чистоты окружающей среды и дисциплине.
-
Бөек Тукай Ватаны син, Арчам! 16.04.2021

Туган як. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Арча төбәгенең табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы,халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.
Арча ягы мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һәм башка бөек шәхесләргә бай як. Ул үзенең бай тарихы, Тукайлары, Бәширләре, Ахуннары белән дан казанган төбәк. Алар турында горурланып сөйләү, кылган гамәлләрен хөрмәтләү, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куелды. Чара “Бөек Тукай Ватаны син, Арча”, А.Ә.Назировның “Арча егетләре”, К.Низаметдиновның “Арча төбәге тарихы” китаплары, презентация белән үрелеп барды. Г. Тукайның иҗаты буенча алган белемнәрен системалаштыру һәм тикшерү, Тукай иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү, укучыларның фикерләү сәләтләрен , сөйләм телләрен үстерү буенча максатчан эш алып барылды. -
«…Язда килгән, язда ул янган…” Әдәби кунакханә 15.04.2021

Әдәби кунакханәнең чираттагы утырыша бөек шагыйрь Габдулла Тукайның вафатына 108 елга багышланда. Укучылар Г.Тукайның Клячкин больницасында яткан көннәре, соңгы иҗат көннәре белән таныштылар. Кичәдә Тукайның бөеклеге, иҗаты белән – Алып, шигырьләре белән – Каһарман булуы искә төшерелде. Тукайны бер күзенә ак төшкән, зәгыйфь бәдәнле, ярты үпкәле, кимсенү чире йоккан кеше итеп түгел, ә мәһабәт гәүдәле итеп күз алдына китерү максатына ирешелде. Онытыламы Тукай? Кечерәяме Тукай? Юк. Бүген Тукай әдәбият сөючеләрне, сәнгать әһелләрен илһамландыручы, яңа биеклекләргә күтәрүче. Иң биек баскыч – Тукай баскычы!
-
"калфаклы сандугач" 14.04.2021

«2021 нче ел — Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар дуслыгы» елы уңаеннан, 14 апрель көнне татар халкының беренче хатын -кыз профессиональ композиторы, актриса һәм җырчы Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби — музыкаль чара уздырылды. 7 класс укучылыары Сара Садыйкованың тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар һәм композиторның музыкаль әсәрләре ( «Сусау», «Туган авылым», «Мин сине шундый сагындым») тыңланылды. Аның катлаулы иҗат юлына багышланган «Яралы язмышлар» дип аталган видеодан өзек каралды.
-
Тапкырларга – табышмак 13.04.2021

Укучыларны халык авыз иҗатының бер төре – табышмаклар белән кызыксындыру максатыннан, башлангыч класс укучылары өчен ”Тапкырларга – табышмак” кичәсе үткәрелде. Бу көч сынашу уенында дуслык җиңде.
-
Ракеталар очырып уйнадык - Полетели ракеты 13.04.2021

Ю.А.Гагаринның космоска очу вакыйгасы мәктәптә истә калырлык итеп оештырылды. Технология укытучысы Р.Г.Камалиев башлангыч класс укучылары белән ракета макетлары ясадылар һәм очырып уйнадылар.
60 летний юбилей полета Ю.А.Гагарина в космос отметили увлекательно. Сегодня обучающиеся начальных классов соревновались в дальности полетов самодельных макетов космических ракет.
-
Рәсем конкурсы - Конкурс рисунков 12.04.2021

Космонавтика көненә багышлап, башлангыч классларда рәсем конкурсы оештырылды.
В школе прошел конкурс рисунков, посвященный к 60 летию полета Ю.А.Гагарина в космос.
-
Макетлар күргәзмәсе - Выставка макетов 12.04.2021

Ю.А.Гагаринның космоска очуының 60 еллыгына карата мәктәптә кулдан эшләнгән макетлар күргәзмәсе оештырылды.
Обучающиеся школы смастерили макеты космических кораблей из различных материалов и организовали выставку.
-
Космонавтика көне - День космонавтики 12.04.2021

Бүген Ю.А.Гагаринның космоска очуына - 60 ел. Шушы вакыйгага багышланган класс сәгатьләре узды.
Сегодня исполняется 60 лет, как первый космонавт Ю.А.Гагарин полетел в космос.
-
Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены 10.04.2021

“2021 нче ел – Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан,Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены уздырылды. Укучыларның Габдулла Тукай турында алган белемнәрен тирәнәйтү, әдипнең иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, туган телне яратуга мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, белемгә омтылыш, үзара дуслык, ярдәмләшү, иптәшләрең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү өстендә максатчан эш алып барылды. Командалар үзара тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынаштылар.












