МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 47 Бездә укыйлар: 47 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН! 05.10.2024
Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!
-
Конкурс рисунков “Мои любимые бабушка и дедушка” 04.10.2024
1 октября мы все отмечаем Международный день пожилых людей. В этот день хочется не просто поздравить наших бабушек и дедушек, но еще и от всей души поблагодарить их за терпение, за доброту, за их лучезарные улыбки, за любовь и теплоту, которые они дарят своим детям и внукам на протяжении многих лет. В школе был проведен конкурс рисунков на тему «Мои любимые бабушка и дедушка». Дети нарисовали портреты своих бабушек и дедушек. Все хотели показать в своих рисунках как они их любят.
-
Пушкин картасы буенча – Казан Кремле музейларында 04.10.2024
Бүген мәктәбебезнең 8-9 сыйныф укучылары "Пушкин картасы" программасы нигезендә Кремль буйлап сәяхәт итеп кайтты. «Казан Кремле» музей-тыюлыгының музей һәм күргәзмә залларында булып, тарихи мәгълүматлар белән таныштылар.
Бай эчтәлекле экскурсия, балалар күңелендә матур бер истәлек булып сакланып калыр. -
Тыл ветераннарын котладык 04.10.2024
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мәктәбебез укучылары һәм укытучылары зур хөрмәткә ия булган тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.
-
Классные часы 03.10.2024
В рамках праздника классными руководителями были проведены часы общения на такие темы как: "Люди пожилые, сердцем молодые", “В дела ты добрые вложи все лучшее своей души”, "Что такое доброта", "Доброта в нас и вокруг нас", "Милосердие украшает человека". Педагоги рассказали детям, почему подобным праздникам придается большое значение, как важно оказывать внимание одиноким людям, как это здорово – дарить частичку своего добра. Дети вспоминали своих бабушек и дедушек, рассказывали об их порой очень нелегкой жизни, читали стихи.
-
"Үз кулларыбыз белән бүләк ясадык" 03.10.2024
Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә кадерле өлкәннәребез кулы аша үткән. Яраткан әби-бабайларыбызны котлау өчен без аларга үз кулларыбыз белән бүләкләр ясадык. Хөрмәтле өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, тыныч тормыш телибез.
-
“Туган телем, татлы телем!” 03.10.2024
3 октябрь көнне “Туган телем сагында” исемле акциясе кысаларында “Туган телем, татлы телем!” дип аталган тәрбия сәгате уздырылды. Әлеге чарада укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телне кадерли белү күнекмәләре формалаштырылды. Телебезнең байлыгына, матурлыгына, соклану һәм горурлану хисе уяту максаты куелды.
-
“Картаямени соң йөрәк” 02.10.2024
Кадерле өлкәннәребез!
Сезне барчагызны да бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз!!! Гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы, игелеге телибез.
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт,дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер – безнең горурлык.
Өлкәннәребезне бәйрәм белән котладык. Җылы, җанга рәхәт очрашу булды.
-
Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре 02.10.2024
Укучыларга интернетта утырган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлатылды. “Интернетта куркынычсызлык” исемле презентация күрсәтелде, балалар бергәләп фикер алыштылар, соңыннан әлеге тема буенча викторина уздырылды. Балаларның бу темага карашлары тыңланылды.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2024
1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде. Безнең мәктәбебез дә бу ункөнлек кысаларында бик күп эшләр башкара.
Мәктәбебездә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котладык.