МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Герой шагыйрь - Муса Җәлилнең тууына 120 ел 15.02.2026

Мәмсә мәктәбендә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби чара үткәрелде. Презентация буенча шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. Шигырьләре сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды. Китапларыннар китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар әсәрләренә рәсемнәр ясап килделәр. Муса Җәлил иҗаты - мәңгелек. Безнең аны онытырга хакыбыз юк.
-
Проект эше 15.02.2026

Укучыларыбыз герой - шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты буенча проект эшләделәр.
-
15 февраль — Әфганчы-интернационалистлар көне 15.02.2026

15 нче февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә. 14 нче февраль көнне Мәмсә башлангыч мәктәбендә «Әфганстан- йөрәк ярасы"дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.
-
“Гомерем минем моңлы бер җыр иде” 14.02.2026

15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Бүген мәктәптә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип аталган әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Әлеге чарада балаларга шагыйрьнең Мостафа авылындагы яшьлеге, сугышка кадәрге әдәби эшчәнлеге, М.Җәлилнең фронтта хезмәт итүе һәм әсирлеккә эләгүе, Моабит төрмәсендә утыруы, анда аның фашизмга каршы яшерен эшчәнлекнең актив катнашучысы булуы, җәзалауларга һәм үлем җәзасына карамастан, шигырьләр язуын дәвам итүе, шагыйрьнең үлемсез булуы турында сөйләнде. Муса Җәлил исеме халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде.
-
Китап күргәзмәсе 14.02.2026

15 февральдә татар шагыйре, Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты М.Җәлилнең татар һәм рус телләрендәге томнары, атаклы «Моабит дәфтәрләре» тәкъдим ителде. М.Җәлилнең шигырьләре дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән.
-
Кар десанты 14.02.2026

6 класс укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелискны кардан арындырдылар.
-
Районда чаңгы ярышында катнашу 14.02.2026

Арча стадионында якташыбыз Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары үтте. Мәктәбебез укучылары да әлеге спорт ярышында актив катнашты.
-
Открытый урок по литературе 13.02.2026

В рамках Недели Русского языка и литературы в 8 классе был проведен открытый урок по литературе. Урок был посвящен изучению творчества М.А.Булгакова и его повести «Собачье сердце». Цель урока осветить жизненный и творческий путь писателя – сатирика, выявить особенности художественного мира Булгакова. Учащимся были предложены задания по изученной теме.
-
,,Муса Җәлил - патриотик шагыйрь” марафонына кушылабыз 13.02.2026

,,Муса Җәлил - патриотик шагыйрь” марафонына укучыбыз Хуҗиев Әмир кушылды.
-
Проверка качества питания 12.02.2026

12 февраля в школе был осуществлён родительский контроль организации горячего питания обучающихся. В ходе контроля было проверено соответствие реализуемых блюд утверждённому меню, санитарное состояние обеденного зала, соблюдение графика приёма пищи. Было отмечено, что рацион питания соответствует меню, процесс приготовления блюд организуется в соответствии с технологическими картами и требованиями к здоровому питанию. Сотрудники столовой соблюдают гигиенические требования при работе в столовой. Замечаний к организации питания детей нет.












