МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Чаңгы ярышы 25.02.2026

Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының чаңгы ярышлары узды. Мәктәбебез коллективы әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Физик тәрбия укытучысы Шагидуллина Рәйсә Сәйделхановна 2 урын яулады. Афәрин!
-
Сынап карау имтиханы 24.02.2026

Бүген математика фәненнән сынап карау имтиханы уздырылды
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2026

21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Татар телен һәм әдәбиятын үзләштерүгә кызыксыну уяту, туган телне, милли йолаларны саклау, туган якка мәхәббәт, табигатьне ярату, шәфкатьлелек сыйфатлары, эстетик зәвык тәрбияләү максатыннан “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем!” дип аталган әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр туган тел аша күңелебезгә үтеп керә. Туган телебезгә булган олы ихтирам хисебезне җырлар, шигырьләр аша белдердек.
-
Китап күргәзмәсе 21.02.2026

Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында китапханәдә “Туган телем – иркә гөлем” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда татар теле, аның грамматикасы тарихы, туган телдә аралашу ысуллары, сөйләм культурасы, күренекле шәхесләр һ.б. турында китаплар тәкъдим ителде.
-
" Туган телем- иркә гөлем" - әдәби чара 21.02.2026

21 февраль – Туган тел көне уңаеннан Мәмсә мәктәбендә " Туган телем- иркә гөлем" дигән исем астында әдәби чара үткәрелде. Бәйрәм җырлар, күңелле уеннар белән үрелеп барды.Укучылар туган телебез турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап таптылар. Чара "Туган тел " җыры белән тәмамланды.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән! 21.02.2026

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне унаеннан мәктәбебездә бик матур бәйрәм кичәсе утте. Бәйрәмебез матур җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны ихластан котлыйбыз! Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез.
-
"Күңелле стартлар" ярышы 20.02.2026

Ватанны саклаучылар көненә багышланган айлык кысаларында 1-4 класс укучылары арасында “Күңелле стартлар” ярышы уздырылды.
-
"Туган тел" атналыгы 20.02.2026

"Китаб- әт- тәрбия" китабы - татар халкының гасырлар дәвамында туплаган рухи байлыгының бик кадерле бер өлеше. "Туган тел атналыгы" кысаларында укучыларга Каюм Насыйриның әлеге китаптагы тәрбия нигезләре буенча әхлак дәресләре үткәрелде.
-
" Ягез әле , егетләр!" 20.02.2026

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебез егетләре белән " Ягез әле , егетләр!" дигән уен оштырылды. Егетләребез төрле ярышларда үзләренең көчләрен, төгәллекләрен, җитезлекләрен сынаштылар. Берсеннән - берсе күңелле уеннар һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
"Туган телем - серле дөнья" 20.02.2026

Бүген Арчаның 5 нче гимназиясендә Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелгән "Туган телем - серле дөнья" дип аталган шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабында 3 нче сыйныф укучысы Галәветдинов Хәсән һәм 5 нче сыйныф укучысы Галәветдинов Ихсан катнаштылар. Укучыларыбыз бик матур чыгыш ясап, 2 нче һәм 3 нче урынга лаек булдылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.












